Яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләре. Психиатр аңлатмасы
Ләйлә Шәйдүкова сүзләренчә, яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башланган.
Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый.
Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова ,Андрей Кузьминга биргән интервьюсында, яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын сөйләгән.
"Ата-анага бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга һәм аның аралашу даирәсенә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына төрле «модалы» куркыныч мавыгулар нәкъ менә шуннан башлана", - дип аңлаткан Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова.
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев