Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яз бәхетсезлек китермәсен!

Шәһәрдә язгы ташу буенча комиссия оештырылып, махсус план төзелде. Шулай ук язгы ташуга әзерлек паспорты эшләнде. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көн саен Түбән Кама сусаклагычының югары һәм түбән бьефындагы кар катламының һәм бозның калынлыгын үлчәп тора. Боз бик көпшәк, өстенә су җыелганга күрә юкара бара, ярыла. Шуңа да...

Шәһәрдә язгы ташу буенча комиссия оештырылып, махсус план төзелде. Шулай ук язгы ташуга әзерлек паспорты эшләнде. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көн саен Түбән Кама сусаклагычының югары һәм түбән бьефындагы кар катламының һәм бозның калынлыгын үлчәп тора. Боз бик көпшәк, өстенә су җыелганга күрә юкара бара, ярыла. Шуңа да карамастан, үз тормышларын куркыныч астына куйган балыкчылар булуы аяныч. Хәтта көннәр суыткан очракта да, елгага кермәү хәерле.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясе эшчеләре дә суырткыч насос станцияләрен, бойлерлы, котельный биналарын кардан чистарту, яңгыр сулары коеларын, каналларын ачу белән мәшгуль.

"Чаллы су каналы" ЯАҖендә эчә торган суның сыйфаты начарланган очракта, зарарсызландыручы матдәләр запасын әзерләп куйганнар. 17 022 кое чистартылган инде.

Юллардагы су коеларын чистарту шәһәр автомобиль юллары предприятиесе җаваплылыгында. Барлык предприятиеләр дә аеруча су күп җыела торган урыннарны билгеләп, саклык чараларын күргән. Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре карны шәһәр читенә чыгару белән мәшгуль. Бүгенге көндә 249 мең куб. метр кар түгелгән инде. Моннан тыш, әлеге предприятие хезмәткәрләре тукталыш павильоннары түбәләрен кардан һәм боздан чистарталар.

"Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы" һәм "Челныкоммунхоз" предприятиеләрендә дежур бригадалар көчәйтелгән эш режимына күчкән. Идарә итү компанияләрендә дә язгы ташу чорында 133 махсус төркем булдырылган.

Белгечләр әйтүенчә, Чаллы һәм Тукай районында социаль яктан әһәмиятле учреждениеләр, сәүдә һәм сәнәгать объектлары, балалар бакчаларына куркыныч янамый.

Челнинка белән Мәләкәс елгалары аша салынган күперләрдә эрегән кар суларының биеклеген үлчәү өчен махсус билгеләр куелган. Вакытлыча 4 күзәтү пункты булдыру планлаштырыла. Су басулар булса, кешеләрне һәм техниканы күчерү өчен 6 йөзү чарасы, 2 янгын-насос станциясе, 8 янгын автомобиле әзерләп куелган.

Язгы ташу вакытында ел саен күңелсез хәлләр килеп чыга. "Хөрмәтле шәһәрдәшләр, ата-аналар, яз көне елгаларны, бозларны читләтеп узыгыз, балаларга карата игътибарлы булыгыз", - ди шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев