Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яз - витамилны булсын!

Урамда яз. Яз белән бергә авитаминоз килә. Көне буе йокымсырап йөрисең, хәлсезлек, арыганлык бетми, тән тиресе корый, һаман нидер ашыйсы килә. Кыш дәвамында сарыф иткән витаминнарны яңадан туплый башларга вакыт. Витамин җыя башлау - ул супермаркет киштәләрендә ялтырап яткан, тәме булмаган алмаларга, химик матдәләр сибеп, глюкоза кадап үстерелгән экзотик җиләк-җимешләргә...

Урамда яз. Яз белән бергә авитаминоз килә. Көне буе йокымсырап йөрисең, хәлсезлек, арыганлык бетми, тән тиресе корый, һаман нидер ашыйсы килә. Кыш дәвамында сарыф иткән витаминнарны яңадан туплый башларга вакыт.

Витамин җыя башлау - ул супермаркет киштәләрендә ялтырап яткан, тәме булмаган алмаларга, химик матдәләр сибеп, глюкоза кадап үстерелгән экзотик җиләк-җимешләргә ташланырга дигән сүз түгел, ди табиблар. Җәй көне үз бакчаңда өлгергән җиләкләргә җитми. Ә кибеттәге матур җиләк-җимешләрдән витамин эзләмәгез. Әйтик, С витамины цитруслыларга караганда кипкән гөлҗимештә 5 тапкыр күбрәк. Көн саен бер аш кашыгы гөлҗимеш төнәтмәсе иммунитетны ныгыту өчен җитә. А, В, Д, Е витаминнарына да кибет яшелчәләре түгел, ә ит, бавыр, йомырка, атланмай, үсемлек мае, эре итеп тарттырылган оннан пешкән ипи, карабодай, солы, тары, көрән дөге ярмалары кебек калорияле ризыклар бай.

Иң гади юл - синтетик витаминнар кабул итү. Әмма даруханәдән витамин алганда игътибар белән карап, составында һәр витаминның гомуми күләме яки тәүлек нормасы процентларда күрсәтелгәнен алыгыз. Шунысын да онытмаска кирәк, авитаминоз җәй көне булмый дип әйтеп булмый. Аны вакытында дәваламасаң, ел әйләнәсе дәвам итүе бар. Тагын бер ләкин бар: организмымны витаминга баетам дип, зинһар, артыгын кыланмагыз. Артык күп күләмдә кергән витаминнар авырулар китереп чыгарырга, хәтта яман шеш күзәнәкләрен дә "уятырга" мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев