Шəhри Чаллы

Язучылар берлеге татар телен укытуга кагылышлы мөрәҗәгатен Россия Президентына юллады

Язучылар берлеге президиумы татар телен укытуга кагылышлы мөрәҗәгать кабул итте. Мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга адресланган. Бу хакта Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгать Россия Президентының 28 августта милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде диелә. Инде хәбәр ителгәнчә, бу утырышта Россия халыкларының телләре гражданнарның теләге буенча гына укытыла диелгән иде.
«Бу фәрман җәмәгатьчелекне кузгатты, республикада формалашкан социаль-сәяси вәзгыятькә куркыныч тудырды», - диелә.
"90нчы еллар башында республикада тел проблемасы хакында кызу фикер алышулар үткәрелүен күпләр хәтерли әле. Акыллы сәясәт алып бару нәтиҗәсендә, уртак фикергә киленде - Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре итеп билгеләнде. Бу Татарстан Республикасы Конституциясендә дә беркетелде.
Республикалардагы дәүләт телләренең гражданнарның теләге белән генә өйрәтелүе хакында йөкләмәләр исемлеге игълан ителгәннән соң, татар телен мәҗбүри укытудан баш тарту турында гаризалар язучы ата-аналар да табылды. Бу - башкаларның күңеленә дә коткы сала. Барлык гаризалар да бер-берсеннән күчереп язылган кебек, кемдер әлеге вәзгыятьтән бик оста файдалана.
Безне түбәндәге мәсьәләләр аеруча борчый: бу вәзгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына нишләргә, балаларның расписаниедә башка фәннәр белән беррәттән укытылырга тиешле татар теленә карата мөнәсәбәте нинди булачак? Ничек инде тынычылыкны бозучы кечкенә генә бер төркемнең сүзенә карап кына радикаль адымнар ясарга - телне укыту процессыннан төшереп калдырырга мөмкин. Бу аның алга таба бөтенләй юкка чыгуына китерәчәк. Республика мәктәпләрендә булган кешеләр яхшы белә: балалар һәм яшьләр туган телен югалта бара, әмма рус телен бик яхшы белә. Республика укучыларының рус телен өйрәнүдәге уңышлары һәркемгә билгеле, рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы буенча алар ел саен Россиядә әйдәп баручы позицияләрне били. Бу тагын бер мәртәбә татар телен укыту рус теленә зыян китермәве хакында сөйли. Биредә мәсьәләнең куелышы ук (янәсе, туган телне өйрәнү башка телләргә зыян сала) дөрес түгел.
Дәүләт теле буларак татар телен мәктәп программасындагы мәҗбүри фәннәр исемлегеннән төшереп калдыру татар язуы, әдәбияты һәм татар мәдәниятенең юкка чыгуына китерәчәк. Моннан тыш, йөкләмәләрне гамәлгә ашыру башка халык вәкилләренең мәктәптә укытыла торган фән буларак татар теленә генә түгел, ә шушы телдә сөйләшүчеләргә дә кимсетеп, өстән каравына китерәчәк, республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең нигезен какшатачак.
Күпмилләтле Россия анда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләр байлыгы белән көчле. Сез бу хакта күп тапкырлар әйттегез, Россиядә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү өчен, барлык шартларны тудыру турында йөкләмәләр бирдегез. Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар да моны гарантияли.
Россия Федерациясе Конституциясе (68 маддә, 2 пункт) аның субъектларына үзләренең дәүләт телләрен билгеләү хокукын бирә. «Мәгариф турында»гы Федераль закон (14 маддә, 3 пункт) гомумбелем бирү оешмаларында республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеген күздә тота.
Хөрмәтле Владимир Владимирович! Россия - хокукый дәүләт, Сез ил Конституциясе һәм аның законнары үтәлешенә гарант булып торасыз. Социаль-сәяси тотрыклылыкны, Россия Федерациясе республикалары телләренең дәүләт статусына һәм Россиядә яшәүче халыкларның туган телләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне саклау өчен, Сезне Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләрен тулы күләмдә, конституцион һәм закон нигезендә файдалану мөмкинлеге бирергә чакырабыз", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: