Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әйдә барыйк, Дөнья чемпионатын карыйк.

Казанда уза торган су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына Чаллыдагы оешма-предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләрен сәфәргә җибәрә башлады. Билет бәяләрен үзләре түләп, оешма хисабыннан бирелгән автобусларга төялеп Кәгазь-катыргы комбинатының 96 эшчесе барып кайтты. Дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларны барып карар өчен КАМАЗ җәмгыяте дә 100 хезмәткәренә билетлар сатып алды. 50 эшче инде шушы көннәрдә...

Казанда уза торган су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатына Чаллыдагы оешма-предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләрен сәфәргә җибәрә башлады. Билет бәяләрен үзләре түләп, оешма хисабыннан бирелгән автобусларга төялеп Кәгазь-катыргы комбинатының 96 эшчесе барып кайтты. Дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларны барып карар өчен КАМАЗ җәмгыяте дә 100 хезмәткәренә билетлар сатып алды. 50 эшче инде шушы көннәрдә генә барып кайтты, тагын 50 кеше 29 июльдә барып тамаша кылачак.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатка билетларны ticketkazan2015.com сайтында сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X