Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әйдәгез, шигырь укыйбыз!

Без, 13нче китапханә хезмәткәрләре, урамда шәһәр кешеләренә шундый үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать иттек. Нәрсә кызык һәм хәтта бераз гаҗәп тә - берәү дә кире какмады безнең үтенечне. Елмаеп ризалаштылар. Һәм каядыр барган, әлбәттә, ашыккан (без хәзер ашыкмый йөри дә белмибез бит!) җирләреннән туктап, без алып чыккан шигырь китаплары арасыннан күңелләренә хуш...

Без, 13нче китапханә хезмәткәрләре, урамда шәһәр кешеләренә шундый үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать иттек. Нәрсә кызык һәм хәтта бераз гаҗәп тә - берәү дә кире какмады безнең үтенечне. Елмаеп ризалаштылар. Һәм каядыр барган, әлбәттә, ашыккан (без хәзер ашыкмый йөри дә белмибез бит!) җирләреннән туктап, без алып чыккан шигырь китаплары арасыннан күңелләренә хуш килгән авторларны сайладылар.

Татар шагыйрьләреннән халык, чыннан да, Габдулла Тукайга өстенлек бирә икән. Чаллы урамында иң күбе, мөгаен, аның шигырьләре яңгырагандыр. Рус әдипләреннән беренче урынны Сергей Есенинга бирергә була. Көзге көндә күпләр аның моңсу лирикасын урынлы дип санады.

Башта китапның битләрен актарып, үзләренә ошаган шигырьне сайлап алдылар очраклы "артистларыбыз", аннары шуны булдыра алган кадәр матур-сәнгатьле итеп укыдылар. Рус әдәбиятыннан Александр Пушкин, Николай Некрасов, Булат Окуджава, Николай Рубцов, Роберт Рождественскийларны... Яшьләр - Игорь Тальков белән Омар Хайямны, Виктор Цойны...

Яшьләр, дигәннән, безнең әдәби марафон күпчелек өлкәннәрне җәлеп итәр, дип уйлаган идек - алай булып чыкмады. Безнең янга абый-апалар гына түгел, мәктәп укучылары да, студентлар да тукталды. Бер яшь егет әнә француз шагыйре Шарль Бодлер иҗатын ярата, китабын гел түш кесәсендә йөртә икән. Урыс әйтмешли, "так что" яшьләр китап укымый дип мөһер сугарга ашыкмагыз әле!

30 яшьләрдәге ир-ат баласын күтәргән килеш шигырь укыды. Бер юлын әйтә дә: "Әйеме, улым?", - дип малаена эндәшә. Ә тегесенә әле яшь ярымнар гына. Бер карасаң, кызык инде. Шигырь укыганда кеше үзгәреп - йомшарып, тәэсирләнеп китә бит ул. Чын шигырьнең тылсымы бар аның.

Тагын бер күзәтү, тагын бер кызыклы нәтиҗә - безнең Чаллыда җирле әдипләрне яхшы беләләр икән. Татарлардан Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, Айрат Суфиянов әсәрләрен сорыйлар. Руслардан Вера Хәмидуллина, Николай Алешков, Петр Прихожанны... Язучыларның мәктәпләргә, мәдәният йортларына очрашуларга еш йөрүе нәтиҗәседер инде бу.

Кыскасы, "Әдәби марафон"ыбыз бик кызыклы чара булып чыкты. Икенче көнне исә марафонда катнашучыларыбыз бер-бер артлы безгә китап алырга килде. Шулай итеп, исләренә төшердек без китапханәне!

Валентина

Ибраһимова,

китапханә җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев