Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Җыеннардан читтә калма!

    Башка еллардан аермалы буларак, үзара салым җыю программасына катнашу мәсьәләләре буенча референдумнар быел бары тик дүрт урында – Бәтке, Кече Шилнә, Мусабай Завод hәм Кнәз авыл җирлекләрендә генә узачак. Калганнарында әлеге программада катнашуга кагылышлы җыеннар үтә. Авыл халкы аларда үзара салым күләмен билгели, аны нинди максатларда тотарга кирәклеге турында карар кабул итә. Мондый эшлекле очрашу Калмия авыл җирлегенә караган Кырныш авылында да узды.

    Кырнышта бүген 100дән артык кеше яши. Шуның нибары 79ы гына биредә теркәлгән. Йорт хуҗаларының күпчелеге – шәhәрдән килүчеләр. Алар гүзәл табигать кочагында урнашкан авылга кызыгып, биредә берсеннән-берсе матур йортлар төзи. Шул сәбәплеме, аларның авыл тормышына бик «исләре китми».
    Халык җыенына да шушында гомер итүче җирле халык кына килде. Алар авыллары өчен актуаль булган сорауларны уртага салып сөйләште. Гомер буе монда яшәгән кешеләр проблемаларны да төгәл белә.
    Үзәк урамда яшәүче 60 яшьлек Нина Соколова урамда «лежащий полицейскийлар» урнаштыру кирәк дип саный. Бу – җәяүлеләр куркынычсызлыгы өчен. Ә машиналар урамнан зур тизлектә хәрәкәт итә, кисәтүләргә колак салмый.
    Набережная урамында яшәүче Лилия Гайнетдинова да актив кешеләрнең берсе. Ул авылда фельдшер-акушерлык пункты булуын тели. Шулай ук ул бәйрәм чараларын үткәрү урынын да хәл итүне сорый.
    Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов авыл халкы тәкъдиме белән килешә, сүз дә юк, ФАП төзү кирәк, ди ул. Тик үзара салым акчасына аны төзеп булмый, монысы факт. Шуңа күрә ул ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевка пунктны торгызу турында ярдәм сорап хат әзерләгән. Авыл халкының әлеге мөрәҗәгатькә кул куюы соралды. Халык ышанычлысы ярдәме белән хөкүмәт программасына керү мөмкинлеге бар.
    Җыенда катнашучылар авыл зиратында мөселманнар hәм христианнар мәйданнарын ызанлау кирәклеге турында сүз кузгатты. Яз җитү белән авыл чишмәсе территориясен тәртиптә тоту өчен бергәләп өмәгә чыгуны оештыру турында да килештеләр. Кайбер авылдашларының үз белдекләре белән Кама елгасы пляжына керү территориясенә урнаштырылган шлагбаумнар куюы хакында да сүз булды. Рөхсәтсез куелган җайланмалар өчен закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралган. 
    Җыенда катнашучы Әлфинур Идрисова авыл зиратына илтүче юлны ясап бетерү кирәк дип саный. Әлеге эш узган ел Калмия авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчасына башланган булган. «Юлның 400 метры ясалды, әле тагын шуның хәтле ясыйсы бар», – дип раслый авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов. Фикер алыша торгач, халык бертавыштан быелгы үзара салым акчасын да шушы мөhим мәсьәләгә юнәлтергә, аның күләмен кеше башына 500 сумнан җыярга дигән карар кабул итте. «Үзара салым акчасын ел да тапшырабыз. Бу акча авылыбызны төзекләндерү өчен тотыла. Аны ел саен тормышка ашырырга кирәк. Өстәвенә, республика җыелган hәр 1 сумга 4 сум өстәп кайтаргач...» – ди Әлфинур апа.
    – Үзара салым җыю программасы авыл җирлекләренә реаль ярдәм итә. Ул җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән елга бер тапкыр җыела торган акча. Үзара салым акчасының күпме күләмдә җыелуын, аның нәрсәгә тотылачагын авылдашлар үзләре хәл итә. Җыеннарда халык каршында һәр тиен буенча исәп тотыла. Үзара салым акчасының файдасын үз авылларыбыз мисалында күрдек. Быел да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска иде. Бу программада пропискада булганнарның hәммәсе катнашсын иде, – дип тели Равил Гарипов.
    Җыенда катнашучы активистлар исә авылга килеп урнашкан шәhәр кешеләрен дә бу программадан читтә калмаска чакыра. Авылның төзеклеге, уңайлыгы хәзер алар өчен дә мөhим бит.

     

     

     

    http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/yennardan-chitt-kalma

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: