Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Әйе!Юк! димәскә..."

Яки ничек телефон аша безгә кредит рәсмиләштерәләр. Соңгы берничә елда, банк хезмәткәре буларак шалтыратып, карта номерларын сораучылар күбәеп китте. Ни кызганыч, аларга ышанып, бик күп суммада акча югалтучылар да аз түгел.

Мошенникларның алдау төрләре дә көн саен яңарып тора. Хәзер аларга “голосовой помощник» дип аталучы роботлар да кушылган. Аларга сезнең нибары сезнең “әйе, юк, раслыйм” дигән сүзләрегез генә кирәк.

 Яр чаллы буенча эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 26 сентябрь көнне Тукай районында яшәүче 34 яшьлек ханым нәкъ менә шундый кырыкалдарлар корбаны булган. Ул шалтыратучыларга үзе турында да, банк карталары турында да бернинди дә мәгълумәт җиткермәгән. Бары тик телефон трубкасын алгач, “әйе” дип җавап биргән, һәм сөйләшү барышында “юк, раслыйм” кебек сүзләр кулланган. Кызганыч, күпмедер вакыттан соң, әлеге хатын үзенең исеменә 350  мең сум күләмендә кредит алуларын белгән.
Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, гражданнар турында мәгълумәтне мошенниклар интернет магазин платформаларыннан сатып алалар  икән . "2020 елның августында интернет челтәрендә шундый бер базадан фамилияләре, исемнәре, адреслары, телефон номерлары, тулы булмаган карта номерлары һәм кайбер Россия банклары клиентларының банк карталары гамәлдә булу вакыты булган 55 мең язма урнаштырылган” ди хәбәр итә чыганак.
Исегездә тотыгыз, 900, 495, 499 саннарына башланган номерларны алмагыз һәм таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкән вакытта “Әйе, Юк, Раслыйм” кебек сүзләр кулланмагы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X