Шəhри Чаллы

Җәйгә бер көн калды, җылытачак...

31 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, җиңелчә. Төнлә минималь һава температурасы - +2..+7; көндез максималь температура +13..+18 градус булыр дип көтелә. 1 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен көтелә....

31 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, җиңелчә. Төнлә минималь һава температурасы - +2..+7; көндез максималь температура +13..+18 градус булыр дип көтелә.

1 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Җил көньяктан, уртача. Шул ук вакытта иртән һәм көндез тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар. Җәйнең беренче көнендә төнге минималь температура - +5..+10, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: