Җәйге лагерь: файдалы һәм кызыклы
Җәй – ул үзе бер тормыш.
Җәй – ул үзе бер тормыш. Баласының бу тормышын истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үткәрү ата-анадан тора. Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралаша торган чоры.
Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, әби-бабасында ял иттерергә, диңгез буена алып барырга тырышалар. Су коену, саф һавада йөрү, әби-бабайга бакча эшләрендә булышу яңа уку елына яңа көчләр тупларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә балаларын төрле юнәлешләрдә эшләүче җәйге лагерьларга җибәрүчеләр дә күп. Мондый ял урыннары балаларның һәм үсмерләрнең сәламәтлеген ныгытуда һәм тәрбияләүдә үзенчәлекле роль уйный.
Быел җәй көне безнең районда төрле юнәлешләрдә берничә лагерь үз эшчәнлеген алып бара. Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» лагере өч сменада – август ахырына кадәр эшли. Спорт сменасы тәмамланды, алга таба бирегә сәнгать яратучылар һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүчеләр киләчәк.
Җәй башында Калмия мәктәбе базасында «Чемпион» палаталы лагере эшләде.
18-23 июньдә Яңа поселогы урман массивында урнашкан «Робинзон» палаталы лагере эшли. Бу лагерь туризм юнәлешен үстерү, балаларны табигатьтә актив ялга җәлеп итү, кыр шартларында тормыш алып бару, куркынычсызлыкны сакларга өйрәтү максатларын күздә тота. Биредә 30 бала ял итә.
Лагерьларның файдасы һәм өстенлекләре
Баланың уңышка ирешүе (аерата 9-14 яшьләрдә) күп очракта аның тирә-яктагы шартларга яраклаша белүеннән һәм социаль элемтәләр урнаштыра алуыннан тора. Каникуллар вакытында ял лагерьларына бару мөстәкыйльлеккә ирешү, үзеңдә җаваплылык булдыру һәм яңа дуслар табу өчен иң шәп мөмкинлек.
Дисциплина
Һәр лагерьның үз кагыйдәләре бар. Аларда көннең һәр сәгате һәм минуты бүленгән. Йоклау, ашау, зарядка ясау, җыештыру, төрле шөгыльләрдә катнашу, уеннар, дискотека өчен махсус вакытлар билгеләнгән. Әгәр ул җәйге смена икән, биредә үткәргән 21 көн үзеңне режим буенча яшәргә өйрәтү өчен тулысы белән җитә. Ул режимны аннары өйгә кайткач та үтисең. Вакытында йоклыйсың, торасың, тукланасың, зарядка ясыйсың, спорт белән шөгыльләнәсең...
Үзара аралашу
Сезгә үзегезне һәм балагызны социаль челтәрләрсез һәм кәрәзле телефонсыз күз алдына китерү читендер. Ә күзгә-күз аралашу ничек? Лагерьда балалар үзара аралашып кына калмыйлар, бер территориядә яшәргә, шкафларын, тумбочкаларын, бүлмәләрен бүлешергә күнегәләр.
Шулай итеп, балалар компромисс табарга, бәхәсләрне чишәргә өйрәнәләр. Бергә яшәү бүлешергә, киңәшләшергә, килешергә, кайдадыр юл куярга, кайдадыр үз фикереңне якларга өйрәтә. Психологларның билгеләп үтүенчә, яңа урында яшәү иң йомык малайлар һәм кызларны да ачылырга, үз сәләтләреңне һәм мөмкинлекләреңне күрсәтергә өйрәтә.
Мөстәкыйльлек һәм җаваплылык
Монда ботинка шнурларын бәйләргә, арттан киемнәрне җыярга әни дә, әби дә юк – барысын да үзеңә эшләргә туры килә. Урын-җирне җыештыру, киемнәрне юу, шкафта тәртип булдыру – болар үз-үзеңне карауның бик аз өлеше генә. Әти-әни яныннан китеп, ирек алып, бала мөстәкыйльлеккә генә өйрәнеп калмый, үз эше өчен җавап тотарга да күнегә.
Сәламәтлекне ныгыту
Баланы диңгез, күл, елга буйларындагы яки урман зонасындагы санатор-сәламәтләндерү лагерьларына җибәргәндә бу урынның климаты аның сәламәтлегенә ничек тәэсир итәсен уйларга кирәк. Ләкин бик күп лагерьларда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен төрле процедуралар, спорт чаралары уздырыла. Болар бала организмына бары тик файдага гына була. Телевизор һәм компьютер мониторы булмау күзләрне яхшыртачак.
Балагызда яңа сәләтләр ачылса – аптырамагыз
Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә һәм конкурсларында гадәттә бар отряд катнаша. Кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер рәсем ясый, кемдер шаян күренешләр уйлап таба, шаян шигырьләр яза. Кем белә, бәлки балагыз лагерьдан кайткач сездән тегү, робот техникасы яки театр түгәрәгенә яздыруыгызны сорар.
Кызыклы ял
Иң мөһиме – лагерьда ял итү файдалы һәм кызыклы. Үзегез теләгән юнәлешне һәм тематик сменаны һәрвакыт табарга була. Хәзер спорт, лингвистикадан кала, компьютер, фәнни, иҗади юнәлешләрдәге лагерьлар да бар.
Лагерь сменасы вакытында балаңнан аерылып тору үз-үзен аклый. Чөнки син балаңны шәхес булырга, мөстәкыйль яшәргә өйрәтәсең. Балалар бит лагерьда төрле яктан файдалы ял алалар. Сабыеның лагерьдан кайткач шат йөзен күрү ата-ананың бар шикләрен юып төшерә.
ЛАГЕРЬГА БАРЫР АЛДЫННАН СТРЕССНЫ ҖИҢҮ ҺӘМ ЯҢА МОХИТКӘ ИЯЛӘШҮНЕҢ БЕРНИЧӘ СЕРЕ БАР:
1 Әгәр балагыз бик тыныч һәм оялчан һәм сез аны үзен генә җибәрергә куркасыз икән, сыйныфташлары, күршегез яки туганнарыгыз белән белән җибәрегез.
2 Лагерьның программасын яхшылап өйрәнегез һәм балагызга анда ни белән шөгыльләнәчәген ныклап аңлатыгыз.
3 Үсмер бала өчен анда нинди мөмкинлекләр (яңа танышулар, яңа урыннар, мөстәкыйльлек һәм башкалар) буласын төшендерегез.
4 Лагерь башланганчы анда барып, яңа урын, балалар һәм педагоглар белән танышырга мөмкин.
5 Үзең белән ниндидер яраткан әйбереңне – уенчыгыңны, китабыңны алырга була.
6 Кайбер лагерьларда әти-әниләргә балалары янына килеп хәл белергә дә рөхсәт ителә.
Үз территориягездән – өегездән читкә чыгарга курыкмагыз, лагерь тормышы күпкә кызыклырак бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев