Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге яллар башлана

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланырга санаулы гына көннәр калды. Инде кемнең кайда ничек ял итәчәге дә мәгълүм. Мәктәп яны лагерьларында быел 8500 бала ял итәчәк. Алар шәһәрнең 51 мәктәбендә оештырыла. Бер мең укучы хезмәт һәм ял лагерьларында хезмәт белән ялны берләштерергә ниятли. Мәктәп яны лагерьларында смена 1 июньнән башлана. Лагерь...

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланырга санаулы гына көннәр калды. Инде кемнең кайда ничек ял итәчәге дә мәгълүм.

Мәктәп яны лагерьларында быел 8500 бала ял итәчәк. Алар шәһәрнең 51 мәктәбендә оештырыла. Бер мең укучы хезмәт һәм ял лагерьларында хезмәт белән ялны берләштерергә ниятли.

Мәктәп яны лагерьларында смена 1 июньнән башлана. Лагерь иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшли. Ата-аналар түләве быел 433 сум тәшкил итә, мәктәптән читтә үткән ял чаралары, әйтик, дельфинарийга, Орган залына яисә кинога, театрга бару һәр елдагыча түләүле. Шул ук вакытта өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән шәһәркүдәм чараларда балалар бушлай катнаша. Хезмәт һәм ял лагерьлары - бушлай.

Шәһәрдән читтәге ял лагерьлары быел 10 мең баланы кабул итә. Юллама бәяләре үткән елгыдан кыйммәт түгел. "Росинка", "Олимпи я" лагерьларында бер көн - 750 сум, "КАМАЗжилбыт" ҖЧҖ лагерьларында (" Солнечный", "Крылатый","Звездный") 900 сум тора. Иң кыйммәтле юлламалар " Бумажник" ка - монда баланың бер көн ялы 1200 сумга төшә. Билгеле, юллама бәяләренең билгеле бер өлешен муниципаль һәм республика бюджеты каплый. Бюджет өлкәсендә һәм мунициаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең балалары "Радуга" санаторие каршындагы " Солнышко" лагеренда һәм "КАМАЗжилбыт" лагерьларында ял итәчәк. Юллама лар 5100 сумга төшә. "Росинка" да һәм "Олимпиядә ял итү 2,5 - 5 мең сум була. Коммерция оешмаларында эшләүчеләргә дә юллама бәяләренең бер өлеше республика бюджетыннан түләнә. Җәйге ял лагерьларына юлламаларның бер өлешен предприятиеләр турыдан-туры сатып ала. Ата-аналар түләргә тиешле сумманы предприятие җитәкчелеге һәм профсоюз комитетлары хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев