Шəhри Чаллы

Җыр мәгънәле булырга тиеш!

Шушы көннәрдә генә Чаллының "КамАЗ" мәдәният сараенда Салават Фәтхетдинов концерты узды. Узган елгы тамашасы инде ул аның. Әмма шулай булуына карамастан, халык белән зал тулы иде. Тамаша хатын-кызлар өчен 8 мартка менә дигән бүләк булгандыр, мөгаен. Ул концертка моңарчы барган булмасам да, ишеткәнем бар иде инде минем. Казанда караган иптәшләр...

Шушы көннәрдә генә Чаллының "КамАЗ" мәдәният сараенда Салават Фәтхетдинов концерты узды. Узган елгы тамашасы инде ул аның. Әмма шулай булуына карамастан, халык белән зал тулы иде. Тамаша хатын-кызлар өчен 8 мартка менә дигән бүләк булгандыр, мөгаен.

Ул концертка моңарчы барган булмасам да, ишеткәнем бар иде инде минем. Казанда караган иптәшләр дә, Чаллыныкылар да сөйләде. Тамашаның эчтәлеген белүчеләр бер мин генә түгел, ярты Чаллы халкыдыр шәт. Салават анда үзенә һәйкәл ача икән, ниндидер урамга үз исемен дә бирдертә икән, дип колак төбендә шактый чыңладылар. Чынлап та һәйкәл ачамыни? Дөрестән дә урамга үз исемен бирдертәмени? Барысын да үз күзем белн күрәчәкмен хәзер дип җыендык концертка...

Юк, билгеле, болар барысы да гап-гади шаяру гына булып чыкты. Салават концертында асылда тулы программа шаяруга корылган була бит. Монысында да менә үзенә ачасы урынга һәйкәлне Илһам Шакировка ачып куйдылар, ә урам дигәне бер йортлык тыкрык булып чыкты. "Шуңа "Салават тупигы" дип исем кушыйк әйдә", - дип сәхнәгә шыр ярды Салават конертларының алышыргысыз алып баручыларының берсе Таһир Гайнуллин. Халык егыла-егыла көлә. Алып баручының шушы сүзләрен әйтәчәген алдан ук белсәләр дә көләләр...

Тамаша турында тулаем сөйләп торуның кирәге юктыр, мөгаен. Аның кызык та, шул ук вакытта сагышлы мизгелләр белән дә үрелеп баруы инде ничә еллар дәвамында Салават концертларының нигезенә салынган. Өстәвенә узган ел сезон ачылыр алдыннан да, ачылганнан соң да тамашаның эчтәлеге, сәяси рух белән сугарылуы, "СҖТП" фиркәләре турында бик күп чәйнәлде. Кеше чәйнәү бер төрле, үзең чәйнәсәң башкачарак икән үзе. Тәмен белеп чәйнисең дигәндәй...

Салават ул һәр җырын җырлый башлар алдыннан кечкенә генә нотык тотып ала. Чиләгенә күрә капкачы булгандай, җырына карап нотыгы да шундый. "Пүчтәк" җыр икән, димәк, шаяру-мәзәкләр белән үрелә, мәгънәле икән - мәгънәле сүзләргә төрелә. Гел мактап, мактанып та утырып булмый. Илдә, җөмххүрияттә проблемалар да җитәрлек. Шул проблемаларның Салават авызыннан әйтелгән җер-икесеншә тукталып үтәсем килә.

Татарны бизәми торган күренеш - узган ел Рәсәй буенча Татарстан иң күп аерылышулар теркәлгән төбәк булып чыккан. Салават әйтмешли, "рәхәткә чыдый алмаучылар" иң күбе Апаста һәм Лаешта икән. Берсендә 50 процент гаилә таркалган, икенчесендә - 30. Шушы күңелсез мәгълүмәттән соң җыры да шундыйрак яңгырады - мәгънәле, җылыйсын китерә торган - Нияз Акмал сүзләренә язылган: «Арттан икәү килә атлап. Безнең ялгышларны кабатлап..."

Илһам Шакировка һәйкәл ачу тамашасының да мәгънәсе зур, әлбәттә. Бездә зур сәләт ияләрен, кешене ул үлгәннән соң гына зурлыйлар бит. Урамга нидидер шәхеснең исем бирер өчен дә, ниндидер зур бүләккә ия булу өчен дә башта аңа үлеп күрсәтергә кирәк. Менә Илһам Шакировка матур гына урамын да табып куйганнар, барысы да әзер, тот та бүген үк исем куш кына инде менә. Тик үлми генә, ди, һаман... (шаяру билгеле) Нурсолтан Назарбаевка рәхмәт! Ярый әле ул үрнәк күрсәтте. Исән килеш тоттылар да Казанның зур гына бер урамына аның исемен ягып куйдылар. Димәк, юл ачык: Шакировка да рәсми рәвештә һәйкәл торгызырга була. Менә Салават торгызып маташа да инде... Монда, җәмәгать, юморы да, ирониясе дә, сарказмы да - җаның ни тели барысы да бар.

Ни генә дисәң дә Салаватны ярата инде халык. Җырларын да, тамашаларын да. Ниндидер яңалык, кызык, шул ук вакытта мәгънә эзләп килә ул әлеге тамашаларга. Бәлки, бөтен очракта да өчесен бергә алып бетерә алмый торгандыр. Әммә аның, дөресен генә әйткәндә, бүгенге татар эстрадасында, чагыштырып булырлык, каршы тора алырлык көндәшләре дә юк шул...

Райнур Әгъләметдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: