Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Лилия Муллагалиева авариягә очраган

Лилия сөйләвенчә, бу хәл 29 декабрь көнне 16:20 сәгатьтә булган. "С.Хәким урамындагы боҗрада машиналарга юл биргәндә, артыма килеп керделәр. Арттагы машина шулкадәр көчле бәрелде ки, минем Toyota хәтта 3 метрга алга китте. Машинада ике бала йоклый иде, алар өчен бик нык курыктым. Рульдә булган егеткә ЮХИДИ чакыртырга тәкъдим иттем дә,...

Лилия сөйләвенчә, бу хәл 29 декабрь көнне 16:20 сәгатьтә булган. "С.Хәким урамындагы боҗрада машиналарга юл биргәндә, артыма килеп керделәр. Арттагы машина шулкадәр көчле бәрелде ки, минем Toyota хәтта 3 метрга алга китте. Машинада ике бала йоклый иде, алар өчен бик нык курыктым. Рульдә булган егеткә ЮХИДИ чакыртырга тәкъдим иттем дә, елый башлаган балаларны тынычландыру өчен машинага утырдым. Бу арада теге егет машинасына утырып, авария урынын ташлап качты. Билгеле, артыннан кузгалдым, ләкин арага кергән машиналар аркасында мин аны югалттым", - дип сөйләде Интертатка Лилия. Кызганыч, җырчы авария ясаган машинаның маркасын һәм тулы номерын истә калдыра алмаган. "Бары тик 535 саннарын гына хәтерлим", - ди ул. Видеорегистраторны ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәткәч, Лада Веста яки Киа Рио булырга мөмкин, дигәннәр. Лилия гаепле машина йөртүчене ничек тә табарга тели. "Янәшәдә торган автобусларның видеорегистраторларын, боҗра янындагы бассейнның видеокамерасын да караячакбыз. Минемчә, юньсезләр җәзасын алырга тиеш. Ул авария урыныннан качарга тиеш түгел иде. Яки ул исерек булган, яки аның машинасы иминиятләштерелмәгән. Башка очракта ул качмас иде", - ди Лилия Муллагалиева. Лилиянең Toyota RAV4 машинасына шактый зур зыян килгән. Аның сүзләренчә, машинаның арткы ягы янчелгән, бамперы ярылган. Машинага әле ике ел да юк икән. Узган ел җырчы аны КАСКО буенча иминиятләштергән булган, быел исә ясатмаган. http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев