Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ранил Нуриев: "Моны үз күзләрең белән күрергә кирәк!"

Җырчы Ранил Нуриев Мәскәүдә узган "Муз-ТВ" музыкаль премиясен тапшыру тантанасында булып кайтты. Казан-Мәскәү юлын еш таптаучы Ранил бу концертка ничек барып эләккән? - Ранил, Мәскәүдә "Муз-ТВ" премия тапшыру тантанасына түләп кердеңме? - Россия шоу-бизнесында һәм "Муз-ТВ" телеканалы җитәкчелеге арасында дусларым шактый. Тантанага алар чакырды. - Бу чараның масштабы нинди? -...

Җырчы Ранил Нуриев Мәскәүдә узган "Муз-ТВ" музыкаль премиясен тапшыру тантанасында булып кайтты. Казан-Мәскәү юлын еш таптаучы Ранил бу концертка ничек барып эләккән?

- Ранил, Мәскәүдә "Муз-ТВ" премия тапшыру тантанасына түләп кердеңме?

- Россия шоу-бизнесында һәм "Муз-ТВ" телеканалы җитәкчелеге арасында дусларым шактый. Тантанага алар чакырды.

- Бу чараның масштабы нинди?

- Бик зур! Барлыгы 30 мең тамашачы җыелды. Илнең мөһим чарасында була алуыма бик сөендем.

- "Муз-ТВ" премиясен татар музыкаль премияләре белән чагыштырып буламы?

- Безнең эстрадага үсәсе дә үсәсе әле. Шомартыр яклар күп. Ләкин бу без кабатланырга, нәкъ шулай эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Аерманы күрү, белү өчен мондый чараларга йөрергә, үз күзләрең белән күрергә, тоярга кирәк. Татар эстрадасының үз "йөзе", үзенчәлеге бар. Мин, мәсәлән, зур чараларга барсам, һәрвакыт чагыштыра башлыйм. Беренчедән, әлбәттә, масштаб. Һәм башка төрле аспектлар бар. Дөресен генә әйткәндә, "Муз-ТВ" премиясе, гомумән, шоу-бизнес турында бик озак сөйләргә була. - Рус эстрадасында кайсы артистлар ошый сиңа?

- Соңгы вакытта мин Лобода, "Серебро" төркеме һәм Макс Барскихка мөкиббән.

Эльвира ШАКИРОВАhttp://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/66261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев