Шəhри Чаллы

Җырлы-моңлы тормыш юллары

1944 елның матур язы. Украинада җимерелгән йортлар күп булса да, табигать ничек гүзәл икән монда. Төрле төсләргә кереп сиреньнәр, каштаннар чәчәк ата. Каты яраланудан әле савыгып җитмәгән рядовой Нәҗип Низамов шуларны күреп хисләнеп, частенә таба бара. Туган якларда да хәзер матурдыр. Өй каршындагы шомыртлары да чәчәккә бөреләнгәндер. Әй, бер кайтып...

1944 елның матур язы. Украинада җимерелгән йортлар күп булса да, табигать ничек гүзәл икән монда. Төрле төсләргә кереп сиреньнәр, каштаннар чәчәк ата. Каты яраланудан әле савыгып җитмәгән рядовой Нәҗип Низамов шуларны күреп хисләнеп, частенә таба бара. Туган якларда да хәзер матурдыр. Өй каршындагы шомыртлары да чәчәккә бөреләнгәндер. Әй, бер кайтып күрәсе иде шуларны. Фронттагы кыенлыклар, һәр көнне үлем белән очрашкан солдат күңеле йомшап китә. Ул әкрен генә бәрхет тавышы белән җыр суза:

"Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,

Сагынам, дуслар, илкәйне..."

Алда ниндидер музыка ишетелә. Аяксыз фронтовик аккордеонда уйный икән. Җыр-музыка яратып үскән Нәҗип шунда атлый. Озак кына хисләнгәннән соң, аңа кушыла.

"Эх, дороги,

пыль да туман.

Холода, тревоги,

Да степной бурьян".

Монысы бетә, урамнарга төрле-төрле җырлар тарала. Очраклы рәвештә барлыкка килгән урам концертын тыңларга йөзәрләгән кеше җыела. Киткәндә ак чәчле полковник яшьләрен сөртә-сөртә:

- Сез кайдан, нинди консерватория бетердегез? - дип сорый.

Нәҗип үзенең гади татар баласы икәнен әйткәч, тегесе ышанмыйча тора. Командир аңа укырга, профессиональ җырчы булырга киңәш итә.

Исән-имин туган җиргә әйләнеп кайткач, кая анда уку, җимерелеп бара торган хуҗалыкны күтәрергә, әти-әнигә булышырга кирәк. Шушы вакытта ул: "Балаларым тугач, аларга, һичшиксез, музыкаль белем бирермен", - дип үз-үзенә сүз бирә.

Сугыш бетә. Нәҗип Низамов туган авылы Тәберле Чаллысына кайтып, Маһинур белән тормыш кора. Котлы Бөкәштәге төзү-монтаж идарәсендә тәэминатчы булып эшли башлый. Әлбәттә, аның катнашыннан башка бер бәйрәм дә үтми. Тормышка ямь өстәп, Илсур туа. Беренче класска кергәч, аңа гармун алып бирәләр. Ләкин малайның уйнарга исәбе булмый. Ә менә хәрәкәтчән Илдус дүрт яшендә үк тузанга баткан тальянга кызыксыну күрсәтә. Матур тавышлар кайдан килә икән дип, гармунның күрекләрен кисеп, эчен карый. Бераз үсә төшкәч, гаебен танып, телләргә баса-баса "Әпипә"не уйнарга өйрәнә. Дүртенче класста укыганда инде мәктәпнең танылган гармунчысына ике рәтле хромка алып бирәләр. Үзе гармун кадәр генә булса да, өздереп-өздереп уйный башлый. Озын тәнәфесләрдә танцылар, клубта концертлар нәни гармунчыдан башка узмый.

Көннәрнең берендә авылдашын тыңларга композитор Фәтхерахман Әхмәдиев килә. Тыңлап торганнан соң, аңа киңәшләрен бирә. Ул чакта популяр булган "Мәңге яшисе килә", "Чистай вальсы", "Бер карадым күзләреңә" җырларын уйнарга өйрәтә. Ике рәтле гармун әйбәт булса да, көйләрнең бөтен нечкәлекләрен ул гына халыкка җиткерә алмый. Шунлыктан, баян алырга кирәк дигән карарга киләләр. Нәҗип уен коралларын сайларга заманында атаклы баянчы Дмитрий Евдокимовка мөрәҗәгать итә. Оста уйный-уйный да, өч баянның берсенә туктала.

- Әти белән Дмитрий ага гармун телләрен юарга калды, мин баянны бәләкәй чанага салдым да өйгә чаптым, - дип искә төшерә Илдус ул чакларны.

Бер атна дигәндә, яшүсмер баянда да уйнарга өйрәнә. Яңа ел бәйрәмендә ул классташларын баянда уйнап биетә.

Урта мәктәпне Илдус якындагы Котлы Бөкәштә көмеш медальгә тәмамлый. Укытучылар киңәшен тотып, башта һөнәрле булырга дип, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика бүлегенә имтихан тота. Ләкин танылган гармунчыга рус телендә сочинение буйсынмый. Шактый гына ялгышлар җибәреп, икеле ала. Аптырап калмый, кайта да сельхозтехника бүлегенә эшкә урнаша.

Аннан - Украинада армия хезмәте. Якташыбыз биредә дә музыкадан аерылмый. Ял вакытларында баянда уйнап, татарча, русча, украинча җырлар башкара. Кайтыр вакыт җиткәч, аңа хәтта музыка училищесына юллама да бирәләр.

Казан музыка училищесына аны авылдашы Фәтхерахман Әхмәдиев алып килә. Имтиханда ул татар халык көйләренә тезмә уйнап күрсәтә. Илдусны укырга кабул итәләр итүен, тик сөенергә әле иртә булып чыга. Чөнки студентларның барысы да музыка мәктәбен бетереп килгәннәр. Нотаны "су урынына эчәләр".

- Миңа Черняев фамилияле педагогны билгеләделәр. Ул минем "белемне" тикшерде дә, бер атна эчендә нота буенча уйнау бурычы куйды. Ничек итеп инде бишьеллык белемне җиде көндә үзләштереп булсын ди. Мин инде кире кайтырга уйладым, - ди Илдус ул заманнар хакында.

Бер көнне халык уен кораллары бүлеге мөдире Роза Әмирханова аның кыяфәтенә игътибар итеп: "Бик ямансу йөрисең, Илдус. Берәр проблема килеп чыктымы әллә?" - дип хәл сораша.

Егет барын да сөйләп бирә. Уйлый торгач, шәфкатьле педагог Илдусны Виктор Седаков карамагына тапшыра. Аның киңәшен тотып, Илдус "Самоучитель на баяне" дигән китапны алып, нотага өйрәнә башлый.

Дүртенче курста ул якташы Рәкыйп Шәфигуллин белән белемле һәм талантлы гармунчы булып җитешә (бүгенге көндә Рәкыйп Татарстанның халык артисты ИлСаф төркемендә музыка җитәкчесе).

Консерваториягә керергә киңәш итсәләр дә, И.Низамов Котлы Бөкәшкә кайтып, мәдәният йортында художество җитәкчесе, аннан аның директоры булып эшли. Тынгысыз егет вакытны бушка уздырмый. Бер төркем яшьләрне җыеп, "Йолдыз" вокаль-инструменталь ансамбле оештыра. Геннадий Марганов, Сергей Сорокин, Геннадий Петров, Хәлим Җәләлов катнашындагы төркем район, республика күләмендә оештырылган конкурсларда җиңү яулый. "Ләйлүлә", "Пар ат", "Уракчы кыз", "Бәрәңге" кебек җырларга заманча музыкаль төсмерләр биреп, тамашачыларның абруен казана. Районда әле яшьләрне үстерергә мөмкинлек чикле була. Шуңа күрә, якташы Илдус Гыйләҗев И.Низамовны Чаллыга килергә өнди. КамАЗның торак-коммуналь хуҗалыгында эш тә белешеп куя.

Илдус Низамов шәһәребездә тулай торакларда яшәүче егетләрне бергә туплап, татар инструменталь ансамбле оештыра. Алар завод цехларында, төзелеш мәйданнарында чыгыш ясыйлар.

80нче еллар азагында сәнгатьтә яңа исемнәр калкып чыга. Аларның күбесе зур сәхнәгә омтыла. Аранжировка остасы Илдус Низамов аларга ярдәм кулы суза. 1989 елда Салават Фәтхетдиновка да Казанга кышкы эстрада конкурсына барырга ярдәм итә ул. Салават биредә беренче мәртәбә зур җиңүгә ирешә. Ике арадагы иҗат дуслыгы тагын да ныгый.

И.Низамов Салават төркемендә сигез ел эшли. Илнең төрле почмакларында булалар. Аларны һәр җирдә уңыш көтә. Гаилә мәшәкатьләре аркасында Илдус башка хезмәткә күчә. Бүгенге көндә ул Тукай районы мәдәният идарәсендә музыка төркеме җитәкчесе.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Низамов композитор буларак та билгеле. Җырлар яза башлавына экскаваторчы Галинур Нәбиев сәбәпче була. Ул үзенең бик көчле шигырьләрен китерә дә: "Баянда яхшы уйныйсың, син болардан җыр язарга тиеш", - ди.

Аның шигырьләре Илдусны шулкадәр тетрәндерә ки, бер-бер артлы "Торналар", "Кем анда" кебек җырларны иҗат итә. Ул теләсә нинди сүзләргә көй яза алмый. Шуңа күрә, сан артыннан кумый.

- Җырлар, күбәләкләр кебек, кыска гомерле булырга тиеш түгел, алар озак еллар кеше күңелендә саклансын иде, - дип сөйли И.Низамов.

"Яшьлек еллары", "Дулкын", "Кайнар чәй", "Талия", "Кыр казлары китте", "Туйга бүләк" - халык арасында яратып җырлана торганнары. "Татар халкы" дигән җыры милли гимныбызга әйләнде.

Илдус Низамов шәһәр кешесе булса да, Әҗмәкәйдә үз куллары белән йорт салып, Казан кызы Рузалия белән тормыш итә. Ике бала, өч онык аларга матур итеп яшәргә көч бирә. Белеп булмый, бәлки алар да, фронтовик Нәҗип бабалары кебек, бәрхет тавышлы җырчы булырлар, композитор Илдус бабалары кебек җырлар язарлар. Һәрхәлдә бәхетле, сау-сәламәт булсыннар алар.

Рахман ШӘФИГУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы якташлар җәмгыяте рәисе, язучы, Чаллының мактаулы гражданы.

Редакциядән. Бу көннәрдә талантлы баянчы, композитор Илдус Низамовка 60 яшь тулды. Без аны бәйрәме белән котлап, сәламәтлек һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: