Социаль хезмәткәр Алия Абдуллина: "Җылы сүзебез дә – өлкәннәргә олы дәва"
Социаль хезмәткәрләр өчен бәйрәмнәр дә, ял көннәре дә гадәти эш көне. Чөнки хезмәтләре шундый. Бүгенге язма шушы игелекле һөнәр ияләренең берсе – Чаллының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәткәр булып эшләүче Алия Абдуллина турында.
– Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә мин шәхес буларак карыйм. Аларның һәркайсының үз язмышы, үз үткәне... Инвалид коляскасындамы ул, тумыштан авырумы – боларның берсе дә мөһим түгел. Мин аларны сәламәт итеп күрәм. Алар мине белеп бетерделәр инде, үзем дә аларга ияләштем. Шул әби-бабайлар белән рәхәтләнеп утырып сөйләшсәң, үзеңнең кызыксынуыңны күрсәтсәң – алардан да бәхетле кеше булмаячак. Картлар һәм инвалидлар йортында бүген 58 кеше яши. Аларның бөтенесен дә беләм. Иртән килү белән хәлләрен белешеп чыгам. Ә бүтәнчә булдыра да алмыйм, – дип сөйли 20 ел социаль хезмәткәр булып эшләүче Алия Мөсәвировна.
Ул 1999 елда социаль хезмәткәрләр әзерләүче көллияткә укырга керә. 2002 елда аны тәмамлый һәм «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына эшкә урнаша. Анда биш елдан артык хезмәт куя. «Балалар, бигрәк тә аларның гаиләләре белән эшләү авыр иде. Балакайларның әти-әниләре исерек, сабыйлары кирәк түгел... Бала үз-үзенә йомылган. Шундый вакытта тиешле ярдәм күрсәтергә, баланы бу баткаклыктан саклап калу юлларын эзләргә кирәк», – дип искә ала әңгәмәдәшем «Асылташ»та эшләгән елларын.
2007 елда Алия Абдуллина картлар һәм инвалидлар интернат-йортына эшкә килә.
– Әби-бабайлар нәкъ сабый бала төсле. Күптән түгел интернат-йортта Сабантуй уздырдык. Инде сөенүләрен күрсәгез! Әйтеп бетереп булмый! Моннан тыш, алар белән шәһәр буйлап экскурсияләргә, театр-концертларга йөрибез, җәйләрен пикникларга чыгабыз. Әби-бабайлар өчен моннан каядыр чыгып китү – үзе бер олы вакыйга. Алай гына да түгел, интернат-йортыбызга атказанган табиб Александр Зотов җитәкчелегендәге Чаллының инициатив төркеме һәрдаим килеп йөри. Алар да безнең әби-бабайлар белән төрле чаралар уздыралар, саф һавага чыгып китәләр. Бер елны безнең әби-бабайларга махсус трамвай да бирелгән иде. Без шулай шәһәр буенча экскурсиядә йөрдек, бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Табиб Зотов белән шулай ук Чаллының актив әби-бабайлары килә. Бездә яшәүчеләр белән алар скандинавча да йөриләр. Үзләренә энергия, көч җыеп кайталар, – дип сөйли Алия Мөсәвировна.
Социаль өлкәдә байтак кына эш стажы булган белгеч интернат-йортта өлкәннәр өчен махсус терапия уздыруын да әйтте.
– «Истәлекләр, хатирәләр терапиясе» дигән төшенчә бар. Аның кысаларында әби-бабайлар белән фотосурәтләр карыйбыз. Алар үткәннәрен сөйлиләр, хәтер сандыкларын ачалар. Өлкәннәрнең ничек кызып-кызып сөйләүләрен күрсәгез! Алар бит өр-яңадан туган шикелле булалар. Бу алар өчен аеруча мөһим. Инде, Аллага шөкер, әби-бабайлар монда ялгыз түгел дим. Үзләрен ялгыз хис итәргә бирмибез. Дөрес, күңелне тырнап тора торган нәрсәләр дә күптер... – ди Алия ханым.
– Үзегезне башка өлкә кешесе итеп күз алдына китерәсезме? Сезнең өчен социаль хезмәткәр булу нәрсә ул?
– Бу инде минем өчен күптәннән эш кенә түгел! Социаль хезмәткәр булу – вакытыңны, бар көчеңне әлеге хезмәткә бирү генә түгел, бөтен барлыгың белән шул өлкәдә кайнау ул. Бу вазифада теләсә кем эшли алмый. Әби-бабайларга безнең җылы карашыбыз, ягымлы сүзебез дә олы дәва. Ә өлкәннәрнең бәхетле елмаюын күрү – үзе бер сөенеч. Һичшиксез, мин үз урынымда. Һәм эшләгәнем миңа рәхәтлек китерә, – ди Алия Абдуллина.
Чыннан да, моңа инанып кайттым. Әбекәйләр Алия Мөсәвировна янына туктап хәлләрен белешәләр, аннары ашыга-ашыга үз хәлләрен сөйлиләр. Үзе дә өлкәннәргә ягымлы эндәшә, ипле генә сөйләшә. Монда аны яраталар, чиксез хөрмәт итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев