Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йогышлы чир белән авыручылар өчен – 1200 урын

Бу хакта бүген журналистлар белән пресс-конференция бары-шында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

­Чал­лы­да Та­тар­стан­ның бө­тен төнь­як-көн­чы­гыш өле­шен­нән йо­гыш­лы чир бе­лән авы­ру­чы­лар­ны ка­бул итү өчен 1200 кой­ка бул­ды­рыл­ган. Хә­зер 1000ләп кой­ка­да авы­ру­лар дә­ва­ла­на. Бу хак­та бү­ген жур­на­лист­лар бе­лән пресс-кон­фе­рен­ция ба­ры­шын­да шә­һәр­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев хә­бәр ит­те.
«Бу сан
үз­гә­рү­чән. Ул ар­тыр­га да, ки­мер­гә дә мөм­кин, чөн­ки көн са­ен ка­бул итү, па­ци­ент­лар­ны чы­га­ру алып ба­ры­ла», дип тә­га­ен­лә­де ул.
Шу­лай ук
, ул бил­ге­ләп үт­кән­чә, пан­де­мия ба­ры­шын­нан бир­ле шә­һәр­дә ла­бо­ра­то­ри­я­дә рас­лан­ган яңа ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се ди­аг­но­зы бе­лән 882 оч­рак тер­кәл­гән, 708 ке­ше сә­ла­мәт­лән­гән, 26 ке­ше ва­фат бул­ган. ИВЛ ап­па­рат­ла­ры­на хә­зер 12 па­ци­ент то­таш­ты­рыл­ган.

«Хә­зер­ге ва­кыт­та се­зон­лы ОР­ВИ­ның үсе­ше кү­зә­те­лә. Бу хас­та­ха­нә­гә мө­рә­җә­гать­ләр са­ны­ның ар­ту­ы­на ки­тер­де. Та­биб­лар­ны ча­кы­ру­лар са­ны арт­ты. Бө­тен мед­пер­со­нал мак­си­маль мо­би­ли­за­ци­я­лән­гән. Хас­та­ха­нә­ләр­дә ки­чек­тер­ге­сез яр­дәм­нең өс­тә­мә ка­би­нет­ла­ры ачы­ла. Тех­ник мөм­кин­лек бул­ган җир­дә ха­лык агы­мын мак­си­маль бү­лү өчен ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә өс­тә­мә ке­рү урын­на­ры оеш­ты­ры­ла».

Грипп­ны про­фи­лак­ти­ка­лау мак­са­тын­нан Чал­лы­да вак­ци­на­лаш­ты­ру үт­кә­ре­лә. Шә­һәр­нең ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­на фе­де­раль бюд­жет­тан 320 303 до­за вак­ци­на ке­рү план­лаш­ты­рыл­ган, шу­лар­ның 231 013 – зур­лар чел­тә­ре­нә һәм 89 290ы – ба­ла­лар­га.

Хә­зер­ге ва­кыт­та 105 мең­нән ар­тык при­вив­ка ясал­ган, бу го­му­ми план­ның 33 про­цен­тын тәш­кил итә: «Вак­ци­на­ның бе­рен­че пар­ти­я­се ту­лы­сын­ча кул­ла­ныл­ган. Уз­ган ат­на ахы­рын­да ба­ла­лар вак­ци­на­сы кайт­ты. Ба­ла­лар­ны вак­ци­на­ци­я­ләү дә­вам итә. Ки­лә­се ат­на­да без өл­кән­нәр өчен вак­ци­на­лар ки­лү­ен кө­тә­без, алар­ны вак­ци­на­ци­я­ләү дә дә­вам итә­чәк», ди­де ида­рә баш­лы­гы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X