Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йоклаганда битенә кумак менгән һәм тешләгән

Хатын йокы аралаш аны бәреп төшерергә булган, әмма кумак китәргә ашыкмаган...

Уфада яшәүче 81 яшьлек пенсионер Фәнилә Әхмәтҗанова бүген дәваханәдә. Төнлә, хатын йоклаганда, аның битенә комак менгән һәм маңгаен тешләгән. Хатын аны кулы белән йокы аралаш сугып төшерергә уйлагач, комак аның бармагын да тешләгән.

Хатын дәваханәдә котыру авыруына каршы уколлар курсы ала. Комакны инде тотканнар һәм үтергәннәр, үләксәсен шәһәр ветеринария станциясенә экспертизага җибәргәннәр.

Зыян күрүченең кызы ачыклавынча, аның әнисе гадәти күпкатлы йортта яши. "Бу өйдә комаклар бик күп. Алар күпләргә зыян салырга мөмкин. Нишләп моңа каршы чаралар күрелми?" - ди ул.

Чыганак: Кызыл Таң 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев