Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдыз тапкан егет

Ул үзенең ачык йөзле, киң күңелле булуы белән үзенә тартып тора торган кеше. Аны нигәдер кояшка охшатам мин. Элек-электән белсәм дә, очрашкан саен акыллы киңәшләре, төпле фикере белән гаҗәпкә калдыра ул. Бер урында озак еллар эшләгән кешеләр сирәк. Разиф Шәяхмәт улы Фазлыев та шундыйлардан. Ул "Бигеш" аэропортында 40 ел хезмәт...

Ул үзенең ачык йөзле, киң күңелле булуы белән үзенә тартып тора торган кеше. Аны нигәдер кояшка охшатам мин. Элек-электән белсәм дә, очрашкан саен акыллы киңәшләре, төпле фикере белән гаҗәпкә калдыра ул. Бер урында озак еллар эшләгән кешеләр сирәк. Разиф Шәяхмәт улы Фазлыев та шундыйлардан. Ул "Бигеш" аэропортында 40 ел хезмәт куя. Чөнки шушы коллективны, хезмәтен, самолетларны ярата. Аэропорт инде аның өчен туган йорты кебек.

Әйе, Разиф биредә һава аланы эшли башлаганнан бирле тәртип һәм закон сагында. Кечкенә чакта очучы булырга хыялланганмы, юкмы, әмма аны язмышы һәрвакыт күккә якын урыннарда йөртә.

Башкортстанның Дүртөйле районы Мәскәү авылында туа. Алты малай үсәләр, тормышның бөтен кыенлыкларын җиңеп, ялгыз әниләренә ярдәм итеп, чын ир-егетләр булып җитешәләр. Авылда булган бөтен авыр эшләрне Фазлыевлар күмәк башкаралар. Бер-берсен яклап, башкаларны көнләштереп, чыныгып, сау-сәламәт булып, армия сафларында хезмәт итеп кайталар.

Разиф бәләкәйдән үзенең акыллы фикер йөртә белүе белән аерылып тора. Аның үз максатына һәрвакыт ирешүе тормыш тәҗрибәсе туплаганда зур роль уйный. Урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә "Бойконур" космодромына эләгә. Җитмәсә, старт мәйданчыгына! Биредән галәмгә җибәрелгән һәр ракета аның күз алдында була. Аның вазыйфасы - өлкән механик.

- Галәмгә очыш алдыннан бөтен кешеләрне, хәрбиләрне очыш мәйданыннан егерме километрга читкә алып китәләр. Без ракеталарның китүен үз күзләребез белән озатып кала идек. Кызыклы да, җаваплы да иде безнең хезмәт, - ди Разиф Шәяхмәтович шул вакытларны искә алып.

Ул "Бойконур"да күп космонавтлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшә, җитмәсә, автографлар да алып кала әле. Кулында һәрвакыт кәгазь булмаганлыктан, аның комсомол билеты битләре геройларның имзалары белән тула. Леонов, Комаров, Николаев, Феоктистов, Волков һәм башка космонавтлар белән кул биреп күрешкән егет ул!

Хәрби хезмәтне тутырып, 1971 елда туган якларына кайтып төшә Разиф. Аңа, типсә тимер өзәрдәй егеткә, комсомол юлламалары тоттыралар, сайлап ал: "Норильск-Никель"гә, КАМАЗга яисә БАМга барасыңмы? Ул туган ягыма да якынрак, якташларым да шунда дип, Яр Чаллыга, гигант төзелешкә юл тота. "Камгэсэнергострой" берләшмәсе кадрлар бүлегенә килгәч, аны СМУ-2 идарәсенә эшкә алып, "Татэлектромаш" төзелешенә җибәрәләр. Егетнең тырыш, уңган булуын тиз арада күреп алган җитәкчеләр аны Әлмәткә монтажчы һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр.

Разиф Фазлыев яңа һөнәр үзләштереп, Чаллыга кайтып төшә. Көндезләрен төзелештә тир түксә, кичләрен БКДга (хәрби комсомол дружинасына) йөри. Аңа тәртип саклау бик ошый, хулиганнар белән чәкәләшеп, аларны акылга утырта. Шулай яшьлек дәрте, романтик рух белән яшәп ятканда, Разифны шәһәр комсомол комитетына чакырып алалар. "Синең кебек кыю, көчле, максатчан яшьләрне җыеп, милиция сафларына кабул итү башланды, шунда чакырабыз", - диләр аңа. Ике дә уйлап тормый Разиф Фазлыев, риза була, чөнки балачактан ук хокук саклау органнарына хөрмәт белән карый, үзендә шушы җаваплы урында эшләргә көч барын тоя.

1973 ел була бу. Шәһәр милициясендә эшли башлагач, үзенең шушы хезмәт өчен яратылганын кабат аңлый. Чаллы урамнарында салкын, буранлы көннәрдә, яңгырлы төннәрдә постовой булып йөрү җиңел булмаса да, Разиф хезмәтеннән зарланмый. Чаллы аэропортында да тәртип саклый. Хәзер Мәләкәс аръягы урнашкан бистәдә ул чакта самолетлар очып төшү өчен аэродром бар иде. Соңрак, "Бигеш" һава аланы төзелеп сафка баскач, биредә автовокзал булды.

1975 елда Урта Идел эчке эшләр идарәсенә каршында юл-транспорт милициясенең аэропортта бүлеге ачылу турында боерык игълан ителә. Аңа җитәкче итеп Иван Шелекович исемле өлкән лейтенант билгеләнә. Разиф Фазлыев та "Бигеш" һава аланына хезмәткә күчә. Башта тәртип сагында постовой булып йөрсә, соңрак, 1977 елда досмотр хезмәте ачылгач, шунда эшли башлый. Ул чагында милиция аэропорт карамагында була, ягъни хезмәт хакын хезмәткәрләргә үзе түли. Ә 1987 елда юл-транспорт милициясе СССР Эчке эшләр министрлыгына турыдан-туры буйсына башлый. Ә Разиф тырыш хезмәте белән һәрвакыт башкаларга үрнәк: кече сержант хәрби әзерлек буенча да, практикада да алда бара. Оператив дежурный вазыйфасыннан башлап, өлкән инспекторга кадәр үсә, аннан тикшерүче булып эшли, очышка керү алдыннан тикшерү төркеме җитәкчесе, өлкән оперуполномоченный кебек җаваплы хезмәтләрне башкара. Ул башкарган эшләр һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсе үтә җитдилек сорый торган. "Бойконур"да хезмәт иткән егет самолетлар очышының иминлеген тәэмин итә, үз хезмәтен яратып башкара. Ул торган саен югарырак күтәрелә, майор дәрәҗәсенә кадәр үсә. Аның һәр хезмәт көне маҗаралар белән тулы. Җинаятьчеләрне генә тоту түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашу, аралашу, досмотр вакытында самолетка тыелган әйберләрне алып керүчеләр белән үткәрелгән чаралар Разифның тормыш тәҗрибәсен тагын да арттыра. Ул Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведев кебек хөкүмәт җитәкчеләрен дә каршы алып, озатып җибәргән кеше.

Аэропорт каракларны үзенә тартып торган урын икәнен дә белә ул, чөнки юлга җыенган кешенең багажы бай була. Караучысыз калган сумкаларны эләктереп качу бурларга җиңел. Бигрәк тә Себергә эшкә очучы вахтачылар игътибарсыз: әйберләрен теләсә-кая калдырып йөриләр, аракы белән дус булганнары да шактый. Разиф Шәяхмәтович үз гомерендә йөздән артык каракны тоткандыр. Ул аларны эзләп, Себергә хәтле җитә, башка зур шәһәрләргә кадәр барып, "трофее" белән бергә тотып алып кайта. Шул вахтачыларны самолетка утыртканда, көмешкә белән тоткарлаганы да хәтерендә аның. Соңыннан Горбачевның "коры закон"ы вакытында нефтьчеләрнең өйләренә барып, самогон куу аппаратларын алу очраклары да булган.

Аэропортта хезмәт кызыклы да, күптөрле дә, террорчылык буенча да һәрвакыт уяу булырга кирәк. Мәскәү һава аланында шартлатулар булган вакытларда аларга "Бигеш"тә атна буе өйгә кайтмый кизү торырга туры килә. Җитмәсә, тәүлегенә очышлар саны да күп. КАМАЗ заводлары төзелә башлаган елларда ул 50-60 рейс булса, соңгы ун елда 25-28 самолет безнең аэропорттан зәңгәр күккә күтәрелә.

Лаеклы ялга чыккач та Разиф Шәяхмәтович Фазлыев туган аэропортыннан аерылмый, авиация куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе урынбасары булып күчә. Эш тә, хезмәткәрләр дә - барысы да танышлар, тәҗрибә җитәрлек. Ул бер погонны икенчесенә генә алыштыра.

- Минем өчен коллектив үзгәрмәде, милициядә ничек эшләсәм, шул ук юнәлештә эшемне дәвам итәм, - ди ул.

Авиация куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе Вячеслав Гильман Разиф Шәяхмәтовичта үзенең остазын да, ышанычлы хезмәттәшен дә күрә, аның белән киңәшеп, эзлекле эш алып бара. Шунысы хәзер яхшы: заманча техника - интероскоплар пассажирларның багажындагы самолетка алып керергә ярамаган бөтен әйберләрне ачык күрсәтә, инспекторларга эшне җиңеләйтә. Очыш полосаларында чит кешеләр, техника булмавы, самолетларны саклау кебек җаваплы гамәлләр барысы да куркынычсызлык хезмәте өстендә.

Бүген Разиф Шәяхмәтович кайгыртучан әти, биш оныгына сөекле бабай. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстерделәр. Аның уллары да әтиләре юлыннан китте, барысы да хокук саклау органнарында хезмәт итәләр. Милиция майоры аларга үз тормыш тәҗрибәсеннән дәресләр, киңәшләр бирә, кешелекле булырга өйрәтә.

Разиф Фазлыевның күкрәген хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән дүрт медаль бизи: "Тугрылыклы хезмәт өчен" медаленең өч дәрәҗәсенә дә ия ул, "Эчке эшләр министрлыгына 200 ел" медале һәм күптөрле күкрәк тамгалары, мактау кәгазьләре, дипломнар, рәхмәт хатлары санап бетергесез.

Туган якларына туганнары янына Разиф Фазлыев еш кайтып тора. Балачагы үткән сукмакларда йөреп, малай чагын сагына, көтү көткән болыннарда җан тынычлыгы таба. Аның күңеле түрендә әнкәсе салып калдырган игелек ята. Милициядә эшләгәндә ул гадел булды, шул игелек белән кешеләрнең хәленә керде. Космонавтлар хакында йолдыз тапкан егет, диләр. Разиф Шәяхмәтович турында да шулай дип әйтәсе килә. Аның милиция погоннарында да, гражданнар авиациясе киемендә дә алтын йолдызлар балкый. Бүген ул тормыш дәрте ташып торган кеше, дәртләнеп эшли, яшәү ямен татып гомер итә. Шулай күп еллар дәвам итсен иде. Шуңа күрә аңа бер генә теләк: исән-сау бул, иптәш майор!

Мирһади Разов,

Хәниф Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X