Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ольга Бузова ике кабыргасын сындырган.

Ул хәтта сулый алмый

Блогер, телетапшырулар алып баручы, җырчы Бузованың тимераякта шуып егылуы һәм аңын югалтуы мәгълүм иде. Арытаба медицина үзәгендә булганда, аның куркыныч имгәнүләрен ачыклаганнар һәм бозга чыгуны тыйганнар.

- Ольга безгә килгәч, сулый алмый иде. Без аны тиз арада рентгенга җибәрдек. Ул аның ике кабыргасы сынганлыгын күрсәтте, - дип сөйләделәр клиника хезмәткәрләре.

Табиблар белдерүенчә, йөкләнешләр булганда, кабыргалар үпкәгә начар йогынты ясый. Бу җитди имгәнүләргә китерергә мөмкин. Әгәр Ольга тагын бер тапкыр бозга чыга икән, ул инде үз сәламәтлеген генә түгел, гомерен куркыныч астына куячак.

Чыганак: Кызыл Таң

Фото progomel.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев