Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Зәлилә тавышсыз калган?!

Ваһапов фестивале лауреаты Зәлилә соңгы арада югалып торды. Баксаң, җырчының тавышы өзелгән икән. Бу хакта безгә Ваһапов фондының продюсеры һәм PR белгече Айбикә Фәттахова хәбәр итте.

“Декабрь башында бер репетиция вакытында, кызганыч ки, Зәлиләнең тавышы өзелде. Җырларга кирәк иде, әмма ул җырлый алмады, ахырдан хәтта сөйләшүе дә кыенлашты. Зәлилә ике айга якын дәвалану курслары үтте. Фониатор белән шөгыльләнде. Әмма җырчының без ияләнгән тавышын кайтарып булмады, хәзер аның тавышы бераз үзгә, - диде Айбикә. - Зәлиләгә киләчәктә уңышлар телибез! Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса!"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев