Җырчы Чулпан Йосыпованың бертуган сеңлесе каты авырый
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Чулпан Йосыпованың бертуган сеңлесе каты авырый

«Бу юлы ярдәм сорамыйча булмый», - ди артист.

Җырчы Чулпан Йосыпова халыктан ярдәм сорый. Аның бертуган сеңлесе Энҗедә яман шеш авыруы. Хатын-кызга Мәскәүгә химиятерапия үтү өчен зур суммада акча кирәк. 

«Дуслар, бу – минем бертуган сеңлем Энҗе. Инде 5 ел шушы чир белән көрәшәбез. Беркая язганым, чыгарганым булмады. Бу юлы ярдәм сорамыйча булмый», – дип язган җырчы.  

Ярдәмне кызларның әниләре Илсөяр Минзяновна исеменә күчерергә мөмкин. Җырчы әнисенең карта номерын һәм телефонын күрсәткән.

4276 6200 3036 3836 
8 -927-448-17-27 (Сбербанк)

 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев