Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Гүзәлем путёвка сатучы Дубай блогерлары турында

«Алар өчен дә, очып китә алмаган туристлар өчен дә, барысы да яхшы булсын дип, дога кылачакбыз», - ди җырчы.

Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә белән Раушан Миңнегалиевлар бөтен Россиягә танылды. Тик яхшы яктан гына түгел. Аларны мошенниклыкта гаеплиләр. Зыян күрүчеләр саны 700 кешегә җитә. Әле болары үз проблемалары турында сөйләгәннәре генә. Алардан башка кул селтәп калучылар күпме икән?! 

Исегезгә төшерәбез, Илүсә белән Раушан бер ел элек Дубайга күченеп китте. Анда алар арзан бәягә турлар сату буенча бизнес оештырды. 1 кешегә путевка нибары 30 мең сумга төшә. Акчаны сөйләшкән көнне үк түләтәләр. Рәсми килешү дә, страховка да юк. Сәяхәт көне якынлашкач, горизонттан югалалар - проблема килеп чыгуы турында хәбәр итәләр. Блогерлар эшчәнлегеннән Чаллы гаиләсе дә зыян күрде. Бу хакта моннан укый аласыз. 

Җәй башында Илүсә белән Раушаннан путевка алып җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә ял итеп кайтты. Ул вакытта алар хис-тойгылары белән социаль челтәрләрдә сөйләде. Андагы матурлык, уңайлы апартаментлар, чип-чиста диңгез... кызыгып караучылар күп булгандыр. 

Туристлар Илүсә белән Раушанны мошенниклыкта гаепли башлагач, журналистлар җырчы Гүзәлемгә язды. Аның фикерен сорады. Җырчы шәхси аккаунтында зур пост урнаштырды. 

«Без Дубайга барып ял итеп кайттык. Үзегез дә күреп тордыгыз. Әмма аларның алга таба гамәлләре өчен без җавап бирмибез. Мин бернинди гарантияләр дә бирә алмыйм. Шуның өстенә аларның рәсми килешүләре, страховкалары юк. Дөрес, сезгә гади туристлык агентлыгы да «сез ял итәргә очып китәчәксез, китә алмаган очракта, акчаларыгызны кире кайтарачаклар» дип гарантия бирми. Шуңа күрә, мондый путевка белән ялга барыргамы-юкмы икәнлеген һәр кеше үз хәл итә...

Мин ул кешеләр турында берничек тә начар әйтә алмыйм. Моның мошенниклык булуы турында әлегә рәсми суд карары чыкмады. Аларның сәяхәт туры турында начак сүзләр әйтергә хакым юк. Безгә бу темага кагылышлы бик күп сораулар бирәләр. Кисәтеп куясым килә: кем дә булса безне аларның бизнесы белән бәйләнешле булуда гаепләп, намусыбыз һәм абруебызга тап төшерергә уйласа, без шунда ук РФ 152нче маддасе нигезендә полициягә мөрәҗәгать итәчәкбез. Без – калганнар кебек үк гап-гади туристлар.

Без бу кешеләр өчен чын күңелдән борчылабыз. Алар өчен дә, очып китә алмаган туристлар өчен дә, барысы да яхшы булсын дип, дога кылачакбыз.

Алар аша ял итәргә барган бер генә кеше дә тискәре фикер белән кайтмады. Без булганда башка туристлар да ял итте. Бөтенесе дә бәхетле һәм канәгать калды», – ди Гүзәлем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев