Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәге тулы шәфкатьлелек

Тормышта шундый кешеләр була. Алар кешеләргә ярдәм итүдән ямь һәм тәм табып яшиләр. Һәм моның өчен үзләренә әлләни игътибар да сорамыйлар. Шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Кама ком-мерция банкының идарә рәисе Розалия Габдуллина шундыйларның берсе.

ммм

Миһербанлы, изге күңелле, ярдәм сорап килгән кешеләргә мөмкинлегеннән чыгып булыша торган шәфкатьле шәхес ул. Аның мөлаем йөзе, ке-шеләр белән гади һәм матур итеп сөйләшүе үзенә игътибарны җәлеп итеп тора. Розалия ханым белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп була. Ул икътисад, банк эшчәнлеге, мәдәният-сәнгатькә кагылышлы әңгәмәләрдә үзенең төпле фикерен әйтеп гаҗәпләндерә. Зыялы, игътибарлы булганга гаиләсендә дә, үзе эш-ләгән коллективында да, шәһәрдәшләребез дә, милләтебезнең зыялылары да, сәнгать әһелләре дә хөрмәт итә, ярата. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева: “Мин Аллаһы Тәгаләгә үземне Розалия Мирзаевна ке-бек олы җанлы, мәрхәмәтле, иманлы кеше белән очраштырган өчен гомерем буена рәхмәтлемен. Аның белән әдәбият, театр, дин, әхлак, тәрбия темаларына сөйләшеп ләззәтләнәсең. Аның игелекле гамәлләре генә түгел, үзе, фикерләре дә кешеләргә ярдәм итә, авырлыкларны җиңеп, тормышта дөрес юлны табарга булыша. Розалия ханымны кешеләргә туры юл күрсәтүче маяк дисәм дә ялгыш булмас”, – ди.

Розалия Мирзаевна гади, эчкерсез, тәрбияле, тырыш, ярдәмчел. Бу сыйфатлар аңа гаиләсеннән, әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Юкка гына язмам герое алар белән горурланып яшәми. Тумышы белән ул Татарстанның Буа районы кызы, ә балачак һәм яшүсмер еллары Таджикстанда үткән. “Урыннары җәннәттә булсын. Әти-әнием хезмәт сөючән кешеләр иде. Әтиемнең куллары алтын иде. Ул – Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, атказанган төзүче. Бик күпләргә булышты. Бала тудыру йортында эшләгән әниебез дә күпләргә ярдәм итте. Таджикстанда үзебезнең йортыбыз, хуҗалыгыбыз, бакчабыз бар иде. Яз көне Урта Азиядә аеруча матур: тауларда лаләләр чәчәк ата, саф һава. Таджикстан халкының дустанә, бер-берсенә карата җылы мөнә-сәбәттә булуы һаман да күңелемдә саклана,” – дип искә алды ул үзенең яшьлек еллары.

Таджикстанда рәхәт булса да, Татарстан, туган як сагындырган күрәсең. Розалияне дә туганнары Татарстанга югары уку йортына чакырган. Мәктәптә тырышып укыган кыз үзе теләгән уку йортына керәчәгенә шикләнмәгән. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга кергән. Тырышлык, максатчанлык биредә дә ташламаган аны. Уку алдынгысы булган, югары стипендия алып укыган. Саннар белән эшләргә, анализларга аеруча яраткан ул. Уку йортының җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Профсоюз комитеты рәисе буларак, җәмәгать эшләрен җигелеп тарткан. Көз көне авылларга бә-рәңге, кишер, чөгендер алырга барганнар, буш вакытларын концерт, театрларга, язучылар, артистлар белән очрашулар багышлаганнар.

Күңелле студент еллары сизелми дә үтеп китә. Розалия дә 1975 елда институтны тәмамлагач, бүленеш буенча Әлмәт районының “Октябрьнең 50 еллыгы” исемендәге совхозына баш икътисадчы булып эшкә кайта. Бер елдан соң, Чаллыга килеп урнаша. Яшь кыз Чулман буендагы шәһәрдә “КАМАЗ”ның капиталь төзелеш бух-галтерия берләшмәсендә өлкән хисапчы булып эшкә урнаша. Һәм тарихи вакыйга - конвейердан беренче “КАМАЗ” машинасы төшүенең шаһиты була. Биредә 20 елга якын баш хисапчы булып эшләгәннән соң, тырыш, җаваплы Розалия Габдуллинаны Кама коммерция банкына баш хисапчы итеп чакыралар, һәм 2001 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр идарә рәисе булып хезмәт итә. Бүгенге көндә ул җитәкләгән коллектив ныклы адымнар белән тотрыклы эшчәнлек алып бара. Язмам героеннан, коллективның уңышлы эшләвенең сере нидә дип сорыйм. “Үзеңә йөкләнгән эшне күңел биреп, яратып, җаваплылык белән башкарсаң, уңышка ирешеп була. Әлбәттә моның өчен тырышлык һәм белем дә кирәк. Мин үземнең белемнәремне арттыру өс-тендә даими эшлим, чөнки норматив актлар, кануннар даими үзгәреп, яңарып тора. Аларны белергә һәм эштә дөрес итеп, ахыргы нәтиҗәне күз уңында тотып кулланырга кирәк. Чөнки без предприятиеләр һәм халык ак-часы белән эшлибез, бу җаваплылыкны берничә тапкыр арттыра”, - ди ул. Бүгенге көндә 40 меңнән артык кеше кертемен Кама коммерция банкында саклый. Моннан тыш, юридик затлар һәм эшмәкәрләр дә әлеге финанс оешмасы белән берлектә эшчәнлеген алып бара. Камкомбанкның 11 шәһәрдә бүлекчәсе, Казанда һәм башка шәһәрләрдә өстәмә офислар һәм операция кассалары бар. Аллага шөкер, алар барысы да тотрыклы эшли. Халык алар эшеннән канәгать. “Без торак-коммуналь хезмәтләргә шунда түлибез. Бу банкта ниндидер рәхәтлек бар. Хезмәткәрләре ягымлы, булышырга әзер торалар. Моның өстенә “Шәһри Чаллы” газетасын да бүләк итәләр”, - ди ГЭС бистәсендә яшәүче шәһәрдәшебез Гөлзада Солтанова.

 

Ахыры газетабызның 6 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев