Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәгебезне тыңлыйк...

Рос­си­я­дә ел са­ен һәр 100 мең ке­ше­нең 490ы ин­фар­кттан үлә. Шул исәп­тән, 330ын - ир­ләр, 154ен ха­тын-кыз­лар тәш­кил итә. 2015 ел­да гы­на йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан Та­тар­стан­да - 615,1; Яр Чал­лы­да 409,3 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­де. Та­гын да ачык­лаб­рак әйт­сәк, рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча үлем-ки­тем­нең 51,1 %ы, Яр Чал­лы­да 47,7%ы шу­шы ка­те­го­ри­я­гә ту­ры ки­лә....

Рос­си­я­дә ел са­ен һәр 100 мең ке­ше­нең 490ы ин­фар­кттан үлә. Шул исәп­тән, 330ын - ир­ләр, 154ен ха­тын-кыз­лар тәш­кил итә. 2015 ел­да гы­на йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан Та­тар­стан­да - 615,1; Яр Чал­лы­да 409,3 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­де. Та­гын да ачык­лаб­рак әйт­сәк, рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча үлем-ки­тем­нең 51,1 %ы, Яр Чал­лы­да 47,7%ы шу­шы ка­те­го­ри­я­гә ту­ры ки­лә. Сүз дә юк, кү­ңел­ле сан­нар тү­гел. Ку­әт­ле ди­аг­нос­ти­ка, юга­ры дә­ва­лау тех­но­ло­ги­я­лә­ре за­ма­нын­да ни сә­бәп­ле шу­шы ка­дәр ха­лык­ның үле­ме­нә юл ку­е­ла?

Дө­рес, күп­тән тү­гел ге­нә ТР Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­тын­да уз­ган бри­финг­та ТР Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­т­ры Га­дел Ва­фин ха­лык­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­ты. Йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры­на кар­шы кө­рәш елын­да үлем-ки­тем­не 0,5%ка ки­ме­тү мөм­кин бул­ды, ди­де. Лә­кин бер миз­гел­дә ка­дер­ле­дән-ка­дер­ле­сен югалт­кан га­и­лә­не про­цент­лар тү­гел, үлем­гә ки­тер­гән сә­бәп­ләр кы­зык­сын­ды­ра. Әл­бәт­тә, күп­ләр та­биб­лар­ны га­еп­ләр­гә ты­ры­ша. Лә­кин, чын­лык­та, иң юга­ры ка­те­го­ри­я­ле та­биб та яр­дәм күр­сә­тә ал­ма­ган, аның һө­нә­ри тәҗ­ри­бә­се­нә бәй­ле бул­ма­ган сә­бәп-оч­рак­лар да җи­тәр­лек. Әй­тик, бер оч­рак­та ашы­гыч яр­дәм күр­сә­тү ма­ши­на­сы тот­кар­лан­ган. Икен­че­сен­дә, бер­ни­чә тап­кыр "ки­сә­тү" бу­лу­га ка­ра­мас­тан, па­ци­ент та­биб­ка мө­рә­җә­гать ит­мә­гән, тик­ше­ре­лү­не су­зып кил­гән. Ә ка­бат­тан хә­ле на­ча­ра­ю­га, го­ме­рен ми­нут­лар хәл ит­кән...

Хә­ер, кай­сы­быз гы­на сә­ла­мәт­ле­ген чын­лап то­рып кай­гыр­та? Дө­рес итеп тук­ла­на, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ра? Дө­рес итеп тың­лый һәм "ише­тә" бел­сәң, Еле­на Ма­лы­ше­ва­ның "Сә­ла­мәт­лек" тап­шы­ру­ла­рын­да да йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры ха­кын­да ни­ка­дәр ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат җит­ке­ре­лә. Дә­ү­ләт дә­рә­җә­сен­дә ха­лык­ның сә­ла­мәт­ле­ген тик­ше­рү­гә игъ­ти­бар би­рел­ми, ди­яр­гә дә тел әй­лән­ми. Соң­гы ел­да гы­на рес­пуб­ли­ка­да­гы бар­лык ши­фа­ха­нә­ләр­дә, да­ру­ха­нә­ләр­дә кан ба­сы­мын үл­чәү при­бор­ла­ры ку­ел­ды. Дис­пан­сер­лык прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да күп­ме авы­ру­лар­га үз ва­кы­тын­да тө­гәл ди­аг­ноз ку­е­лып, го­мер­лә­рен сак­лап ка­лу мөм­кин бул­ды. Бу нис­бәт­тән, Та­тар­стан­ның баш кар­ди­о­ло­гы Аль­берт Сәр­вәр улы Га­ля­вич­ның фи­кер­лә­ре игъ­ти­бар­га ла­ек.

- Та­тар­стан кар­ди­о­лог­ла­ры куй­ган хез­мәт­кә күз йо­мар­га ки­рәк тү­гел. Соң­гы ике ел­да гы­на йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан үлем-ки­тем­не 2,6%ка ки­ме­тү­гә иреш­тек. Иң мө­һи­ме, рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан бү­ле­нә тор­ган яр­дәм­нең ике тап­кыр­га ар­туы нә­ти­җә­сен­дә, ин­сульт ди­аг­но­зы ку­ел­ган па­ци­ент­лар­ны дә­ва­лау өчен 17 үзәк оеш­ты­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә 3 млн па­ци­ент дә­ва­ла­ну һәм тер­нәк­лә­нү курс­ла­ры уза. Шу­лай ук рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле шә­һәр­лә­рен­дә юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле 7 кар­ди­о­ло­гия үзә­ге эш­ли. Иң мө­һи­ме, за­ман­ча ап­па­ра­ту­ра бе­лән җи­һаз­лан­ган ре­а­ни­мо­биль­ләр без­нең хез­мәт­не бер­мә-бер җи­ңе­ләйт­те. Са­лон­да ук бе­рен­че яр­дәм­не күр­сә­тү ар­ка­сын­да, күп­ме го­мер­ләр­не ми­о­кар­да ин­фарк­тын­нан һәм ин­сульт­тан сак­лап ка­ла­быз! Әле­ге ка­те­го­ри­я­гә ка­ра­ган авы­ру­лар­ның үзен­чә­ле­ге дә - па­ци­ент­ның го­ме­рен сак­лап ка­лу­ны ми­нут­лар-се­кунд­лар хәл итү.

Чын­нан да, ме­ди­ци­на бер урын­да тор­мый, та­биб­ла­ры­быз да ел­дан-ел ка­мил­лә­шә. Лә­кин зур масш­таб­лы про­ект­лар­дан баш­ка ме­ди­ци­на­ны үс­те­рү мөм­кин тү­гел. Бу нис­бәт­тән рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт­ле кар­ди­о­лог­лар. Соң­гы ел­лар­да гы­на ин­сульт ди­аг­но­зы ку­ел­ган авы­ру­лар­ны дә­ва­лау, тер­нәк­лән­де­рү мак­са­тын­да, 17 кан та­мыр­ла­ры үзә­ге оеш­ты­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә әле­ге үзәк­ләр­дә 3 млн па­ци­ент бер­ке­тел­гән. Рес­пуб­ли­ка­да юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле 7 кар­ди­о­ло­гия үзә­ге эш­ли. Әле­ге кли­ни­ка­лар­да баш­ка­рыл­ган уни­каль опе­ра­ци­я­ләр рес­пуб­ли­ка­ны бө­тен дөнь­я­га та­ныт­ты. Уз­ган ел­да гы­на йө­рәк та­мыр­ла­ры­на стент (мах­сус плас­тин­ка) кер­тү бу­ен­ча 3000нән ар­тык опе­ра­ция ясал­ды. Бү­ген без­нең кар­ди­о­лог­лар ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү сый­фа­ты бу­ен­ча "ал­тын" стан­дарт­ка җа­вап би­рә. Ягъ­ни авы­ру баш­лан­ган ми­нут­тан юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле кой­ка­га яки опе­ра­ци­я­гә ка­дәр ки­те­реп җит­ке­рү ва­кы­тын ашы­гыч яр­дәм күр­сә­тү бри­га­да­ла­ры ике сә­гать­тән дә арт­тыр­мый.

Тәм­ле­рәк аша­ган са­ен, күб­рәк авы­рый­быз

Лә­кин, ал­га­рыш­лар ту­рын­да күп­ме ге­нә сөй­лән­мик, йө­рәк- кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын­нан үлем-ки­тем һа­ман да бе­рен­че урын­да ка­лу­ын дә­вам итә. Иң ая­ны­чы, сә­бәп­нең иң мө­һи­ме үзе­без­дән то­ра. Ягъ­ни яшәү рә­ве­ше­без­не һәм тук­ла­ну­ны дө­рес итеп оеш­тыр­мау­га бәй­ле. Юга­ры кан ба­сы­мы да, кан сос­та­вын­да глю­ко­за­ның һәм хо­лес­те­рин­ның микъ­да­ры ар­ту да, ар­тык си­ме­рү дә - дө­рес тук­лан­мау, тә­мә­ке тар­ту, спирт­лы эчем­лек­ләр бе­лән ма­вы­гу, бик аз хә­рә­кәт­лә­нү нә­ти­җә­се. Әй­тик, бәй­рәм­нәр­дә аш ка­за­ны­быз­ны шып­лап ту­тыр­ган ка­мыр аш­ла­ры, май­лы һәм тат­лы ри­зык­лар, ма­йо­нез­лы са­лат­лар­ның бер­се дә сә­ла­мәт­лек­кә фай­да ки­тер­ми.

Дө­рес, соң­гы ел­лар­да, кай­бер­лә­ре­без сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен сай­лый, спорт бе­лән шө­гыль­лә­нә. Га­и­лә­лә­ре бе­лән ве­ло­си­пед­та йө­рү­че­ләр, ял­ла­рын та­би­гать ко­ча­гын­да үт­кә­рү­че­ләр кү­бәя. Та­бын­нар­да да җи­ләк-җи­меш, яшел­чә­ләр өс­тен­лек ала. Га­лим­нәр дә ар­ты­гын ашау­ның зы­ян­га гы­на икә­нен күп­тән рас­ла­ды. Кө­не­нә күп­ме энер­гия са­рыф итә­сең - ри­зык та шул кү­ләм­нән арт­мас­ка ти­еш, ди­ләр ди­е­то­лог­лар да.

- Ме­ди­ци­на ел­дан-ел үсә, ка­мил­лә­шә, лә­кин ул бер­кай­чан да та­би­гать­тән ку­әт­ле­рәк һәм зи­рәг­рәк бул­ма­я­чак. Шу­ңа кү­рә без­гә та­би­гать бү­ләк ит­кән иң ка­дер­ле бү­ләк­не - сә­ла­мәт­ле­ге­без­не һәм го­мер дә­ва­мын­да һич тук­та­мый эш­ләп, без­гә го­мер бү­ләк итү­че йө­рә­ге­без­не күз ка­ра­сы­дай сак­лыйк, - ди баш кар­ди­о­лог.

Ир-егет­ләр­не кот­ка­рыйк

Йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­рын соң­гы ел­лар­да ир­ләр­нең эрек­тиль дис­функ­ци­я­се бе­лән дә бәй­ли кар­ди­о­лог­лар. Ир­лек үз­ле­ге, ягъ­ни по­тен­ция юга­лу 92% оч­рак­лар­да ин­фар­ктка яки йө­рәк өя­нә­ге­нә ки­те­рә. Әй­тик, 40 яшь­тә ир-егет­нең по­тен­ци­я­се бе­лән проб­ле­ма ту­ган икән, бер­ни­чә ел­дан аны йө­рәк авы­руы кө­тә ди­гән сүз. Әле­ге проб­ле­ма­ның Дә­ү­ләт Ду­ма­сын­да кү­тә­ре­лүе дә оч­рак­лы гы­на тү­гел. Бү­ген­ге көн­дә 8 млн ир-егет нә­сел дә­вам итү­гә сә­ләт­сез. Та­биб­лар бу нис­бәт­тән, өй­лә­не­шер ал­дын­нан яшь­ләр үз проб­ле­ма­ла­ры ту­рын­да бер-бер­се­нә ачык­тан-ачык әй­тер­гә ти­еш­ләр, ди­гән фи­кер­дә. Де­пу­тат­лар фи­ке­рен­чә, "Реп­ро­дук­тив сә­ла­мәт­лек пас­пор­ты"н га­мәл­гә кер­тү, "Яшь га­и­лә" сер­ти­фи­ка­ты бу­ен­ча тү­лә­ү­сез тик­ше­рү уз­ды­ру хак­лы­рак бу­лыр.

- Ир-егет­ләр­нең эрек­тиль ни­заг­ла­рын ва­кы­тын­да дә­ва­лау, бе­рен­че­дән, күп­ме яшь га­и­лә­ләр­не тар­ка­лу­дан сак­лап ка­ла­чак. Икен­че­дән, бө­тен рес­пуб­ли­ка, ил кү­лә­мен­дә ир­ләр­нең ин­фаркт һәм ин­сульт­тан үле­мен бер­мә-бер ки­ме­тә­чәк. Иң мө­һи­ме, де­мог­ра­фия ях­шы­ра­чак, - дип, әле­ге фи­кер­не ту­лы­сын­ча хуп­ла­вын бел­дер­де шә­һә­ре­без­нең та­ныл­ган уро­лог-ан­дро­ло­гы, ме­ди­ци­на фән­нә­ре кан­ди­да­ты Аб­де­сә­лим Аб­ду­рах­ма­нов.

Рос­си­я­дә бү­ген 66 млн ир-егет­кә 76 млн ха­тын-кыз ту­ры ки­лә. Та­тар­стан­да 2015 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча, 1 783 000 ир­гә - 2 072 037 ха­тын-кыз, Яр Чал­лы­да 240 169 ир­гә 284 275 ха­тын-кыз ту­ры ки­лә. "Бул­ган­на­ры­ның да һәр икен­че­се эч­ке­че яки тә­мә­ке тар­ту­чы, һәр өчен­че­се - ар­тык си­мер­гән, һәр дүр­тен­че­се - им­по­тент" Бу­сы - ки­я­ү­гә чы­гу яше­нә җит­кән кыз­лар фи­ке­ре. Ди­мәк, ки­чек­мәс­тән, ир-егет­ләр­не кот­ка­ру эше­нә ке­ре­шер­гә ва­кыт. Та­биб­лар ал­ды­на ку­ел­ган бу­рыч кы­на тү­гел бу. Ил­кү­ләм әһә­ми­ят­кә ия проб­ле­ма. Шу­лай бул­гач, эш­не бе­рен­че чи­рат­та, яшь­ләр­не спирт­лы эчем­лек­ләр һәм нар­ко­тик­лар бе­лән ма­вы­гу­дан ара­лар­га, икен­че­дән, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ру бе­лән кы­зык­сын­ды­рыр­га. Өчен­че­дән, ва­кы­тын­да тик­ше­ре­нү һәм дә­ва­ла­ну­ның бә­хет­ле га­и­лә ко­ру һәм сә­ла­мәт ба­ла­лар үс­те­рү­нең төп ал­шар­ты икә­нен кү­ңел­лә­ре­нә иң­де­рер­гә ки­рәк.

Тың­лый бел­сәң, йө­рәк тә "ише­тә"

Соң­гы ел­лар­да йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры авы­ру­ла­ры­ның мо­ңар­чы бил­ге­ле бул­ма­ган төр­лә­ре ачык­лан­ды. Әй­тик, ми­о­кар­дит­тан үлем-ки­тем оч­рак­ла­ры ешай­ды. Сә­бә­бе - ва­кы­тын­да дә­ва­ла­нып бет­мә­гән рес­пи­ра­тор авы­ру­лар һәм ви­рус­лы ин­фек­ци­я­ләр­нең йө­рәк мус­кул­ла­ры ял­кын­сы­ну­га ки­те­рүе. Шу­лай ук симп­том­сыз ин­фар­ктлар­дан го­мер өзе­лү оч­рак­ла­ры да җи­тәр­лек. Иң мө­һи­ме, үз ор­га­низ­мың­ны тың­лый бе­лер­гә, аз гы­на үз­гә­реш си­зү­гә, та­биб­ка мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк, дип ис­кәр­тә баш кар­ди­о­лог. Симп­том­сыз ин­фаркт еш кы­на эч авыр­ту, тын бе­тү, баш әй­лә­нү­дән баш­ла­ныр­га мөм­кин. Бу биг­рәк тә ха­тын-кыз­лар­га хас. Ә ир­ләр­дә­ге симп­том­нар бө­тен­ләй баш­ка: ки­нәт ке­нә сал­кын тир бә­реп чы­га, күк­рәк­не кы­сып-кы­сып ал­ган авыр­ту тын алыр­га ирек бир­ми. Ка­гый­дә бу­ла­рак, ин­фаркт нә­сел­лә­рен­дә шун­дый авы­ру­лар бул­ган өл­кән яшь­тә­ге ке­ше­ләр­гә яный. Го­му­мән, ки­нәт ке­нә хәл­сез­лә­нү, сал­кын тир бә­реп чы­гу, ага­ры­нып ки­тү, тын кы­сы­лу, күк­рәк­нең чән­чеп-ян­ды­рып авыр­тып алуы- бо­лар­ның ба­ры­сы да йө­рәк-кан та­мыр­ла­ры эш­чән­ле­ген­дә җит­ди тай­пы­лыш бу­лу­ын ки­сә­тә. Ки­чек­мәс­тән та­биб­ка мө­рә­җә­гать ите­гез, дип ис­кәр­тә кар­ди­о­лог­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев