Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асия Әхмәтшина: “Татарлар, берләшегез!” җырын елый-елый өйрәндем"

 Дистәләгән автобуслар белән Казанга барып кыю төстә мәйданнарда җырлап йөрдек без. Моңа бит нинди инану,  кыюлык кирәк!

Чаллыны милли үзаң бишеге, диләр. Туксанынчы  елларда милли күтәрлеш монда  башланды. Милләтебезнең нык рухлы, актив   вәкилләре  республикабызның бәйсезлеген даулап мәйданнарга чыкты.   Алар арасында татар милли хәрәкәтенең йөрәгенә әйләнгән милләтпәрварлар- Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар бар иде. Берсе  – җырчы, икенчесе  – композитор.  Асия  Әхмәтшина башкаруындагы  “Татарлар берләшегез” дигән  җыр – гимн  ул елларда күпме кешенең күңелендә милли хислэр кабызып, дәрт өстәгәндер?! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге  һәм Россиядә халык санын исәпкә алу елында әлеге җырның мәгънәсе зур көчкә ия. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина белән әңгәмәбез әлеге җыр тарихын искә төшерүдән башланды.

- “Татарлар берләшегез” җыры безнең республикабыз бәйсезлегенең  чордашы. 1990 елларда безнең  күңелләрдә тарихи Ватаныбызны  азат итеп күрү теләге көчле иде. Без бердәм булып Мәскәү алдында таләпләр куйдык – тарихыбызны, телебезне кайтарырга, милләтебезнең үзбилгеләнешен үзебез хәл итәргә. Башкортстанда танылган язучы Айдар Хәлимнең Чаллыга күченеп килүе милли хәрәкәт  учагына тагын да кайнарлык өстәде.  Бик күп язучылар, сәясәтчеләрнең алдынгы фикерләре халыкка рухландыргыч тәэсир ясады ул чакта. Айдар Хәлимнең “Книга печали” китабын укыгач, бездә милли горурлык хисе уянды. Вәсим Әхмәтшин Айдар Хәлимнең 50 яшьлек юбилеена  аның  “Татарлар берләшегез!” дигән шигыренә көй язды.  Мин  бу шигырьнең сүзләрен елый-елый өйрәндем. 

"Җавап тотар заман килде,
кыйблага тезләнегез.
Иман нуры булып тамсын
Коръәнгә күз яшебез.
Азатлык өчен җанны да
кызганмый көрәшегез,
Татарлар берләшегез,
таңнарда серләшегез,
татарлар берләшегез", - дигән юллар иң элек безнең җаныбызны актарып салды.  Нинди осталык, чын йөрәктән чыккан сүзләр! Беренче тапкыр әлеге җырны  милли хәрәкәт активистлары  алдында башкардым. Аннан  соң безне  бер  милли чарадан да калдырмый башладылар. “Татарлар берләшегез!”  җыры белэн  Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Пермьдә, Чиләбедә һәм татарлар күп яши торган  башка төбәкләрдә булдык. Аннары без Айдар Хәлим белән иҗатташ һәм гаилә дуслары булып киттек, Вәсим аның сүзләренә “Хәтерләүләр көне”, “Без исән!” дигән җырлар язды. Халыкны уятуда, тәрбияләү, берләштерүдә аларның әһәмияте зур булды.

- “Татарлар берләшегез” җырын җырлаганда Сезне "Ирек" мәйданында  узган милли чараларның берсендә видеога төшереп алганнар. Ул хәзер дә интернет киңлекләрендә популяр.

- Хокук саклау хезмәткәрләре дә төшерде. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә истәлеккә төшереп алганнар. Без Казанга Татар иҗтимагый үзәге корылтаена барган идек.  Җырны урамда дәртләнеп җырлап йөрибез. Безнең янга халык җыела. Кайберәүләр безнең яннан көлеп тә киткәләделәр.  Ул чагында алар безне акылсызлар дип аңлыйлар, шулай кабул итәләр иде. Ә без чаллылылар  суверенитет өчен чын күңелдән җан атып йөрүчеләр идек.  Дистәләгән автобуслар белән Казанга барып кыю төстә мәйданнарда җырлап йөрдек без. Моңа бит нинди инану,  кыюлык кирәк!

- Хәзер Фирдүс Тямаев “Татарлар” дигән җыр иҗат  итте. Ул да милли хисләргә кагыла. Сез аны ничек бәялисез?

- Фирдүснең ул җырын тыңлаганым  юк. Бер көнне “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Һәм безне 1990 елларда борчыган  мәсьәләләрне күтәрде. “Афәрин, шулай дәвам ит”, - дип СМС җибәрдем. Артур Исламов башкаруындагы “Татарлар алга” җыры безгә ошады.

- Асия апа, фатирыгыз бик матур, һәр почмагынан татар рухы бөркелеп тора.

- Чөнки бу фатирда Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллин, Шаһинур Мостафин һәм башка язучылар, Хәмдүнә, Хәния, Салаватлар булды. Элегрәк улларыбыз фатирыбызны “Нокрәт” тулай торагы дип йөртәләр иде. Менә бу зал идәнендә бөтен татар эстрадасы артистлары тәгәрәшеп йоклап чыкты! Фатирыбызның бер бүлмәсендә  Вәсим җырлар иҗат итә. Музыкаль инструментлар төзәтә. Монда артистлар, язучылар белән төшкән фотолар да күп иде. Вәсим 38 альбом ясады. Аларның кайсысын Казанга, кайсысын авылга кайтардык. Салават Фәтхетдинов та бездә еш кунды.

- Тамашачы сезнең белән тәүге тапкыр Мамадышның “Нократ” ансамблендә танышты бит.

- Мин башта Мамадышның спирт заводы  клубы директоры булып эшләдем. Аннары 1977 елда “Нокрәт” ансамбле оештырдык. Ул чорда вокаль-инструменталь музыканың бик популяр чагы иде. Без дә тиз арада халык мәхәббәтен яуладык.

- Вәсим абыйның 1978 елда язган “Кошларым” җыры хәзер дә популяр. Бу  җыр сезгә дә зур уңыш китерде бит?

- Әйе, 1978 елда Казанда “Кышкы эстрада” җыр фестивалендә “Кошларым”ны җырлап, лауреат исеме алдым. “Нокрәт” исә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җыр халык арасында да зур популярлык казанды. 1982 елда Болгариядә Халыкара фестивальдә “Кошларым”җыры өчен безне бронза медаль белән бүләкләделәр.  Анда: “Ансамбль “Нократ” исполняет песню “Кошларым”. Советский Союз!” – дип игълан иткәч, хисләремә тулышып, яшьләремне көчкә тыеп җырлаган идем...

- Бу җырны сездән соң Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Гөлсирин...  башкарды. Сезнеңчә, иң уңышлы башкарганы кайсысы?

- Һәр кеше җырны үзенчә тоемлый бит, шуңа күрә кемнедер аерып әйтү ярамыйдыр да. Шулай да җырның кушымта өлешен, иң үзәк өзгеч урынын җиренә җиткерә алмаучыларга борчылган чакларым булгалады.  Минемчә, яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина аны яңадан терелтеп җибәрде. Аның башкаруында әлеге җыр “Болгар” радиосының милли музыка премиясенә лаек булды.

- Күп еллар элек сез башкарган “Бас әле” җыры узган елда “Болгар” радиосының милли премиясен алды.

- Вәсим аны 30 ел элек иҗат иткән иде. Без аны Рифат Зариповка бирдек. Әмма ул аны җырламады. Салават Миңнеханов җырыбызга икенче тормыш бүләк итте.

- Асия ханым, татар эстрадасында җырчылар арасында кемнәрне  яратып тыңлыйсыз?

- Күбен күп алар, ләкин икебез дә “музыкаль” колак булсак та, кайберләрен тавыштан таный алмыйбыз, чөнки барысы да бертөсле сыман.  Ә бит һәр җырчының тавышы кабатланмас булырга тиеш. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәнәви Шәйдуллин, Венира Ганиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновны беркем белән дә бутап булмый бит. Дөрес, Филүс Каһиров, Раяз Фасихов,  Илназ Бах кебек үзенчәлекле тавышлар да бар. Бу куандыра.

- Улларыгыз ни белән шөгыльләнәләр? Белеүмчә, алар да музыка юлыннан китте.

- Олы улыбыз  Эдуард башта Чаллы музыка училищесында укыды. 3нче курста укыганда укытучылары аңа: “Бездән аласын алып бетердең, сиңа алга таба укырга кирәк”, – диделәр. Эдуард Петербургта джаз остасы, мәшһүр саксофончы Геннадий Гольдштейнда укыды. Аны тәмамлагач, Эдуардны АКШка чакырдылар. Инде 28 ел  Америкада яши. Берничә колледжда музыка дәресләре бирә, җырлар да иҗат итә. “Хьюстон шәһәренең алтын саксофончысы” дигән титул иясе. Джаз иле  булган Америкада мондый танылуга ирешү зур казаныш. Америка музыкантлары Эдуардның музыкасында, уйнау стилендә ниндидер сихри үзенчәлек бар диләр икән. Бу, бәлки,  улыбыз  иҗатында татар моңы, чагылышыдыр.  Күптән түгел ул  әбисенә багышлап яңа җыр язган иде. Аны тыңлаган татар җырчылары, дусларыбыз: “Америкада яшәсә дә, татарча, моңлы итеп иҗат итә. Афәрин!”, - диделәр. Бу - безнең өчен зур горурлык.   Кечесе Айдар консерватория тәмамлады.  Бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши. Җырлар да яза, бик көчле аранжировка остасы да. Төпчегебез абыйсыннан да талантлырак. Татар музыкасында үз сүзен әйтәчәк әле ул, Аллаһы боерса!   Айдар хатыны Ләйсән белән өч бала үстерә. Быел Салаватыбыз беренче сыйныфка бара. Диляна белән Камилә балалар бакчасына йөриләр.

- Асия ханым Чаллыны сезнең гаиләдән башка күз алдына китереп тә булмый. Нигә Казанга китәргә булдыгыз?

- Яшь барган саен, сәламәтлек какшый. Соңгы вакытларда йөрәкнең көе китеп тора. Шуңа күрә балаларга якынрак булыйк дип, Куюки бистәсеннән йорт алдык. Азат Хөсәенов, Илназ Бах, Вил Усманов - бик күп артистлар, язучылар шунда яши. Бу Чаллыдан чын китү булырмы? Анысын  тәгаен гына әйтә алмыйм әле. Китәсе килми дә бит...

Шагыйрь Илдар Юзеевның сезгә багышлап:

“Каян килә моңнар? Минзәләдән?

Мамадыштан, Сарман?.. Кай яктан?

Сез икән бит безне һәм халыкны

Җырлап уяткан һәм йоклаткан!” - дигән шигырь юллары бар.  Туган телләр елында Вәсим абыйның милләтебезне уйландырырлык тагын  бер милли җырын ишеттем...

Ул - Вәсимнең  шагыйрь Факил Сафин сүзләренә  күптән түгел генә иҗат иткән “Татар теле” дигән җыры.  Туган телебезнең бөтен матурлыгын, моңын ачып бирә торган җыр булды ул.

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният