Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилейга – 500 мең суыткыч

Чаллыда Haier компаниясе өч еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан, завод конвейерыннан 500 меңенче суыткыч төште. 3 ел дәвамында заводта бик күп эшләр башкарылган.

Тан­та­на­лы ча­ра­да шә­һәр ха­ки­ме урын­ба­са­ры Фле­ра Ан­дре­е­ва, Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­сар­ла­ры На­та­лия Кро­по­то­ва һәм Эль­дар Ти­мер­га­ли­ев кат­наш­ты. Шу­лай ук, мәр­тә­бә­ле ку­нак­лар ара­сын­да Haier ком­па­ни­я­се­нең Рос­си­я­дә­ге вә­кил­ле­ге баш­лы­гы Люд­ми­ла Ро­ма­но­ва, «Ха­йер Рус» ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Сунь Чжэнь­хуа һәм «Ха­йер Фридж Рус» ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Ван Шоу­жун бар иде. Ча­ра­ның тан­та­на­лы өле­ше ал­дын­нан ку­нак­лар­га көн­кү­реш тех­ни­ка­сы җи­теш­те­ре­лә тор­ган мәй­дан­чык буй­лап экс­кур­сия оеш­тыр­ды­лар. Бәй­рәм ча­ра­сын­да шу­лай ук ком­па­ни­я­нең парт­нер­ла­ры да кат­наш­ты. Бу Haier сә­нә­гать пар­кы өчен мө­һим де­таль­ләр бе­лән тә­э­мин итү­че­ләр.

Haier за­во­дын 3 ел­лык юби­лее бе­лән шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев һәм шә­һәр Со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры исе­мен­нән Фле­ра Ан­дре­е­ва кот­ла­ды: “Күп­тән тү­гел су­ыт­кыч­лар җи­теш­те­рү бу­ен­ча юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле, яңа за­вод тө­зү ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­гән иде. Ә бү­ген ин­де без Чал­лы­да җы­ел­ган 500 ме­ңен­че су­ыт­кыч­ны кар­шы ала­быз. Бу көн­не без Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы җи­тәк­че­ле­ге­нә, шәх­сән Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка их­лас рәх­мәт сүз­лә­рен җит­ке­рә­без. Көн­дәш­лек зур бу­лу­га ка­ра­мас­тан, за­вод тө­зү өчен нәкъ ме­нә Яр Чал­лы сай­лан­ды. Шу­лай ук, ком­па­ни­я­гә хез­мәт ха­кы, эш урын­на­ры, со­ци­аль па­кет­лар өчен дә чик­сез рәх­мәт бел­де­рә­без. Без­нең бу дөнья ком­па­ни­я­се бе­лән ки­лә­чәк­кә җит­ди план­нар бар”, – ди­де ул.

Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­та­лия Кро­по­то­ва бил­ге­ләп үт­кән­чә, 2016 ел­ның 16 ма­ен­да ал­га кит­кән со­ци­аль-икъ­ти­са­дый үсеш тер­ри­то­ри­я­сен­дә Haier ком­па­ни­я­се бе­рен­че ре­зи­дент ста­ту­сы­на ла­ек бул­ды. “Без бик күп дә­рә­җә­ле за­вод­лар һәм ин­дус­т­ри­аль парк­лар тө­зи ала­быз. Шә­һәр­дә бул­ды­рыл­ган әле­ге мо­хит өчен ком­па­ни­я­гә рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә. Әле­ге мо­хит ида­рә­дә дә, җи­теш­те­рү­дә дә, яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­дә дә, шул исәп­тән кор­по­ра­тив эти­ка­да да”, – ди­де ул. Кы­тай ком­па­ни­я­се җи­тәк­че­ле­ге дә, үз чи­ра­тын­да, күр­сә­тел­гән яр­дәм өчен ил, рес­пуб­ли­ка һәм шә­һәр җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт бел­дер­де.

“Өч ел эчен­дә без­нең җи­теш­те­рү һәм са­ту кү­лә­ме өч тап­кыр­га арт­ты. Кон­ве­йер­лар эш­ли баш­лау­га, бе­рен­че 8 ай эчен­дә, 70 мең да­нә су­ыт­кыч җи­теш­те­рел­де. Ә бер ел эчен­дә бу сан 210 мең­гә ка­дәр үс­те. Бы­ел исә без елы­на 300 мең­гә якын җи­һаз җи­теш­те­рү­не үзал­ды­быз­га план итеп куй­дык. Шу­ны­сын да ис­кәр­теп үтә­сем ки­лә, Haier Рос­си­я­дә эре көн­кү­реш тех­ни­ка­сы са­ту ба­за­рын­да өчен­че урын­да то­ра. Өс­тә­ве­нә, бу ком­па­ни­я­нең Рос­си­я­дә бе­рен­че ин­вес­ти­ци­он про­ек­ты. Бу без­нең ур­так җи­ңү. Са­ту һәм җи­теш­те­рү ко­ман­да­сы­ның үза­ра хез­мәт­тәш­ле­ге, рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те һәм шә­һәр ад­ми­нис­т­ра­ци­я­се, бе­лән ты­гыз хез­мәт­тәш­лек нә­ти­җә­се», – ди­де Сунь Чжэнь­хуа.

Хә­зер­ге ва­кыт­та су­ыт­кыч җи­теш­те­рү­че за­вод эш­чән­ле­ген арт­ты­ру өс­тен­дә эш­ли. Күп­тән тү­гел за­вод мо­дель рә­тен дә яңарт­ты, киң­ле­ге 70 сан­ти­метр бул­ган су­ыт­кы­чын җи­теш­те­рә баш­ла­ды. Шу­лай ук, агым­да­гы ел­ның өчен­че квар­та­лын­да кы­тай­лы­лар кер юу ма­ши­на­ла­ры җи­теш­те­рү за­во­дын ача­чак. Бәй­рәм ча­ра­сы дә­рә­җә­ле ку­нак­лар та­ра­фын­нан ча­ган агач­ла­рын утыр­ту бе­лән тә­мам­лан­ды.

 

 

Миләүшә Зәкиева фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X