Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилейга – спектакль

Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Хушыгыз" спектаклен сәхнәгә куя башладылар. Әлеге данлыклы әсәрне театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов сәхнәләштерә. Театр әлеге спектальне Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахмановага багышлый.

Эш шунда театрда 1993 елдан бирле эшләүче актриса быел үзенең чираттагы юбилеен билгеләп үтә. "Без бу спектакльне коллективыбызның әйдәп баручы, үзенең берсеннән-берсе матур рольләре белән тамашачылар күңелен яулаган артисткабыз Гөлфия Фәйзерахмановның юбилеена бүләк итәргә җыенабыз. Премьера декабрь башында булып дип торабыз",- ди театр директоры Рашат Фәйзерахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев