Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югары процентка ышанмагыз!

Радио, телевидениедә төрле финанс оешмаларының югары процентка халыктан кертемнәр кабул итүе, займнар бирүе, кредитларны түләргә булышуы турында игъланнар еш яңгырый, алар газета битләрендә дә күп. Кесәсендә бераз акчасы булган кешеләр, аларның югары процент вәгъдә итүенә ышанып, мошенникларның кармагына эләгә. Запас акчаларыннан тәмам колак каккач кына алар ярдәм сорап, хокук саклау...

Радио, телевидениедә төрле финанс оешмаларының югары процентка халыктан кертемнәр кабул итүе, займнар бирүе, кредитларны түләргә булышуы турында игъланнар еш яңгырый, алар газета битләрендә дә күп.

Кесәсендә бераз акчасы булган кешеләр, аларның югары процент вәгъдә итүенә ышанып, мошенникларның кармагына эләгә. Запас акчаларыннан тәмам колак каккач кына алар ярдәм сорап, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр.

Чаллы эчке эшләр идарәсендә узган чираттагы брифинг финанс пирамидаларына, дөресрәге, финанс-икътисадый җинаятьләргә багышланды. Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлек башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин әйтүенчә, халыктан кергән гариза нигезендә, быел "Ипотека-Инвест", "Сфера-Плюс", "Мобайлтрейд Групп", "Древпром" һәм "Росфинансинвест Групп" оешмалары җитәкчеләренә карата җинаять эше кузгатылган. "Алар Россия Үзәк банкының рефинансланган процентыннан югары процентка минималь суммадан халыктан акча җыялар. Шулай итеп, клиентларны үзләренә җәлеп итәләр. Гадәттә, финанс оешмалары банкротлыкка чыгар алдыннан, югары процентлы кертемнәр белән, үзләренә акча җыеп калалар", - ди ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәмзис Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, "Ипотека-инвест" кооперативыннан 479 кеше зыян күргән. Алар бу оешманың 35-120%ына кызыгып, 220 млн сум акчаларыннан колак какканнар. Бу оешмага карата җинаять эше кузгатылган инде. "Сфера плюс" оешмасы халыктан 33-35%ка акча җыйган. 350 кертемче 50 млн сум акчасын югалткан. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, зыян күрүчеләр берничә оешмага акчаларын салганнар. Финанс оешмалары гадәти кертемчеләргә караганда, лаеклы ялдагы кешеләргә, инвалидларга югары процентлар тәкъдим итәләр. Башта процентларны түлиләр дә, аннары тагын да күбрәк процент белән яңа килешү төзиләр. Шулай итеп, вакыты чыккан саен килешүләрне яңарталар. Ахыр чиктә кеше акчасын ала алмый.

Әлеге финанс-кредит оешмаларының күбесе халыктан акча җыю белән генә шөгыльләнә, ә кайберләре тәүлегенә 1-3%лы микрозаймнар да бирә. Зыян күрүчеләр арасында 3-4 кооперативка миллионнар салучылар да бар. Кертемнәрнең минималь күләме - 1000, максималь күләме - 2-3 млн сум. Кызганычка каршы, алар ахыр чиктә акчаларын кайтара алмыйлар.

2014 елның мартында "Ипотека-инвест" кооперативына карата җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүчеләрнең акчаларын тапшырган оешмаларга "Акчабызны бирерләр" дип ышануы аркасында мондый җинаять эшләре бик озакка сузыла. Һәр кертемче белән җентекләп тикшерү эшләре алып барыла. Төп максат - зыян күрүчеләрнең барысын да ачыклау, халыкны алдаучы финанс оешмаларының хуҗаларын табып, җаваплылыкка тарту. "Финанс пирамидалары" оештырып, халыкны алдау авыр икътисадый җинаятьләрдән санала. Моның өчен җинаятьчеләр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, халыкка акчаларын кайтару өчен аларның милекләре дә конфискацияләнә.

"Кара көн"гә дип җыйган акчагыздан колак кагасыгыз килмәсә, югары процентлы кертем тәкъдим итүче банкларга, кооперативларга ышанмагыз. Югыйсә, ярык тагарак янында калуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев