Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЮХИДИ кабат кисәтә

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Республикада һава торышы бозылу сәбәпле, шушы берничә көндә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда һәм аның башкаласында юеш кар ява, көчле җил исә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре пәйда булырга мөмкин. Шуңа да машина йөртүчеләргә тизлекне сәгатенә 40...

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

Республикада һава торышы бозылу сәбәпле, шушы берничә көндә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда һәм аның башкаласында юеш кар ява, көчле җил исә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре пәйда булырга мөмкин. Шуңа да машина йөртүчеләргә тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырырга киңәш ителми. Югары тизлек һәлакәткә сәбәп булырга мөмкин, диелә. Шулай ук алдагы һәм яндагы транспорт чаралары белән тиешле араны да сакларга кирәк. Ә җәяүле кичүенә, юл чатларына, тукталышларга якынлашканда аеруча игътибарлы булырга кирәк, диелә мөрәҗәгатьтә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев