Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл бәяләре артты. Халык бу турыда ни уйлый?

5 февральдән Чаллыда автобусларда, трамвайларда юл йөрү бәясе 20 сумга күтәрелде. Дөресрәге, кеше йөртү белән шөгыльләнүче оешмаларга билет бәясен арттырырга мөмкинлек бирелде. Ә бу нәрсә дигән сүз? Әгәр теләсәләр, бәяне түбәнрәк итеп тә билгели алалар. Мәсәлән, халыкны үзенә күбрәк җәлеп итү өчен. Бер күтәрелгән бәянең яңадан төшүе бик шикле, әлбәттә,...

5 февральдән Чаллыда автобусларда, трамвайларда юл йөрү бәясе 20 сумга күтәрелде. Дөресрәге, кеше йөртү белән шөгыльләнүче оешмаларга билет бәясен арттырырга мөмкинлек бирелде. Ә бу нәрсә дигән сүз? Әгәр теләсәләр, бәяне түбәнрәк итеп тә билгели алалар. Мәсәлән, халыкны үзенә күбрәк җәлеп итү өчен. Бер күтәрелгән бәянең яңадан төшүе бик шикле, әлбәттә, әмма чынлыкта андый мөмкинлек барыбер саклана...

Шәһәрдәшләребез, бер ияләнгән гадәт буенча, автобус йөртүчеләргә әле һаман да 17 тәңкә акча суза. Шуның өчен кайбер автобусларның тәрәзәсенә үк яңа бәяләр "элеп" куелган. Бу инде кондукторларга кеше 17 тәңкә акча суза калса: "Күзең чыкканмы әллә? 20 тәңкә дип синең ишеләр өчен язылып куелган бит анда!" - дип кычкыру өчен саллы бер сәбәп. Әмма кызып, ашыгып, нәтиҗәләр ясарга кирәкми. Бигрәк тә балалар белән саграк булу зарур. Ник дисәң, аларга кайбер әти-әниләр акчаны юл өчен тиенләп исәпләп бирә. Кайберләренең, дөрестән дә, акчалары очын очка ялгарлык кына, ә кемдер баласы кирәкмәгәнгә акча туздырмасын өчен "тәрбияви" максаттан шулай эшли. Әмма эш анда түгел. Эш автобус, трамвай хуҗаларының халыкның хәленә керү-кермәвендә. Чөнки Чаллы халкына яңа бәяләргә ияләшер өчен вакыт кирәк. "Юлчылар ташучы оешма" җитәкчеләре: "Халык куркып качмаса ярый инде бездән", - дип шик-шөбһә белдерә. Әмма шул ук вакытта мыек астыннан гына елмая да торганнардыр. Ник дисәң, беркем дә качмаячагын алар бик яхшы беләләр. Эшенә бер үк трамвай яисә автобус белән барырга, кайтырга гадәтләнгән кеше ул, билет бәясе өч тәңкәгә артты дип, яңа машина да алып куймаячак, очкычта да оча башламаячак. Җәяү йөрергә була үзе, әмма шәһәрнең бер башында яшәп, икенче башына эшкә баручыларга аның өчен оста йөгерешчеләрнең көнлек нормасын да уздырырга туры киләчәк. Шуңа күрә халык тешен кысып, эчтән сукрана-сукрана булса да, шул ук трамвайга кереп утырачак, шул ук автобуслардан файдаланачак. Нәтиҗәдә, "кеше ташучылар" бер нәрсә дә оттырмаячак, ә отачак кына. Алар өчен куанырга, ә халыкка нәрсә эшләргә - анысы билгесез.

Йөртүчеләрнең хезмәт хакларын арттырачаклар, ә план шул ук калачак, дигән яңалык та бар әле - җәмәгать транспорты хуҗаларының берсе авызыннан чыккан сүзләр. Әгәр сүзләр хак булса, ошбу хәбәр йөртүчеләрнең үзләренә генә түгел, ә җәмәгатьчелек өчен дә әзме-күпме яхшылардан санала аладыр. Сәбәбе гади: бәлки, нәкъ менә хезмәт хаклары артканнан соң, йөртүчеләр шәһәр юлларында саграк йөри башларлар дигән өмет барлыкка килергә мөмкин. Югыйсә, кайбер йөртүчеләрнең "чамадан тыш осталыклары"н күреп, әби-апалар гына түгел, яшьләр дә тел шартлаталар. Җәмәгать транспорты катнашындагы кеше бәрдерү очраклары ай саен артып тора - шулай ук бер дәлил. Трамвайларга сүз әйтеп булмый анысы. Алар тәртипле. Чөнки "тәртипкә утыртылганнар" - билгеләнгән юлларыннан үзләре теләгән вакытта сулга да, уңга да каерып чыгып китә алмыйлар. Ә менә автобусларның тукталыштан ук кебек атылып чыгуларына җәяүлеләр дә, башка йөртүчеләр дә әле һаман ияләнеп бетә алмый. Кайчак шундый хис туа: әйтерсең, ахырзаман җитеп, барча халык кырылып беткән, Чаллы урамнары буп-буш, җәмәгать транспортыннан кала, юлларда бүтән бер техника да калмаган! Автобус йөртүчеләрнең кайберләре шулай уйлыйдыр сыман...

Халыкның җәмәгать транспортында йөрү хакы артуга кагылышлы фикерләре төрле. Кемнеңдер: "Бөтен нәрсәгә бәяләр артканда, монысы гына күтәрелмичә калмас", - дип, әллә ни исләре китми. Өлкәннәр, билгеле ки, зарлана. Һәм аларның зарлары аңлашыла да. Мәсәлән, Зәйтүнә әби белән сөйләшеп тордык. Ул безнең күрше йортта гына яши. Ярты гомерен заводта эшләп уздырган. Кем булып эшләгәнен белмим, әмма саннар белән бик зирәк кылануын исәпкә алсак, хисапчы-мазар кебек һөнәр иясенә дә охшаган. "Ул бит бер утырып барганда гына аерма өч тәңкә кебек. Ә ай буе йөргәннәрне саный башласаң, чыгым 200-300 тәңкәгә җыела. Ә ел буена 3 мең тәңкәдән дә артып китә. Ул акчага Чаллы кешесе берничә ел кыш чыгарлык яхшы аяк киеме алып куя алыр иде", - дип, мин бармакларны бөгеп санап интеккән арада, җитез генә нәтиҗәсен дә чыгарып куйды 71 яшьлек Зәйтүнә әби...

Мәктәп укучыларыннан да сораштырдым. "Мәгънәсез сораулар"ымнан куркып качканнарын санамаганда, ун укучы үз фикерләре белән бүлеште. Яртысының бәяләр артуга исе китмәде: "Әни күпме бирә, шуны түлибез инде", - дип кенә чикләнделәр. Ә калганнары, өлкәннәргә хас акыл билгеләре күрсәтеп, "Кая тәгәрибездер, белмим?" дигән булды. Әллә үзләренең башында шундый уйлар бөтерелә, әллә әниләренең сүзләрен кабатлыйлар - анысы шәхсән миңа билгеле түгел.

Ниндидер нәтиҗә көтәргә кирәк булса, гадәттә, без вакыт төшенчәсен кыстырырга яратабыз. "Алга таба ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер" ягъни мәсәлән. Монда да искәрмәләр юк, билгеле. Чаллыдагы юлчыларны ташу белән шөгыльләнүче оешма җитәкчеләренең берсе әйткәнчә, "Карап карыйк: халыкның яңа бәяләргә йогынтысы нинди булыр?". Бу сүзләрдән соң, инде ниндидер нәтиҗәләр дә ясалыр, дип өмет итәргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев