Шəhри Чаллы

Юллар “чәчәк ата”...

Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар, дигән бер акыллыбаш. Бүген бу торак пунктларга карата да туры килә торган гыйбарә. Шәһәрләргә, авылларга. Аларның "киемнәре" - юллар. Юлы начар икән, шәһәр турында да шундый фикер кала. Чит шәһәрдә беренче тапкыр булып кайтсам, дус-ишләр: "Ничек соң, ошадымы?" - дип сорыйлар. Минем...

Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар, дигән бер акыллыбаш. Бүген бу торак пунктларга карата да туры килә торган гыйбарә. Шәһәрләргә, авылларга. Аларның "киемнәре" - юллар. Юлы начар икән, шәһәр турында да шундый фикер кала. Чит шәһәрдә беренче тапкыр булып кайтсам, дус-ишләр: "Ничек соң, ошадымы?" - дип сорыйлар. Минем җавап ике сүз белән генә шәрехләнә: "Юллары начар".

Чаллыда юллар мактанырлык түгел, дисәм, ачыш ясамам. Урыны-урыны белән ул юлларны күреп елыйсы килә хәтта. Бигрәк тә Чулман, Мәскәү, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы исемендәге, Р.Беляев, Муса Җәлил урамнары күңелне сыкрата. Ишегаллары юллары хакында әйтеп тә торасы юк. Күңел сыкрау бер хәл, анысы вак мәсьәлә, чөнки акчага бәйлелеге юк, ә менә кемнәрнеңдер хәләл көченә сатып алган машиналарының шул юлларда "аяксызланулары" - монысы проблема. Җитмәсә, күбесе кредитка алынган: түләп бетермәс борын туза дигән сүз. Ә ул "юл тишекләре" машиналарны аерып тормый: кредитка алынганмы, хәләл көч беләнме - барысы бер иш. Тегесен дә җимерә, монысын да вата.

Зур чокырга эләгеп машинаның тәгәрмәче тишелгән, дискы кәкрәйгән, тагын башка җиренә зыян килгән очракта, моны юл төзеклеге өчен җаваплы булган оешма вә идарәләрдән түләттереп була икән үзе. Ансат эш түгел, әмма мөмкин. Иң мөһиме, кем җаваплы икәнен белү зарур.

Бүген машина йөртүчеләр арасында акыллы, белемле, үзләренә кирәкле кануннарның бөтен нечкәлекләрен дә белүчеләр шактый. Белмәсәләр, интернеттан эзләп табып өйрәнүе берни тормый. Шуңа күрә, Чаллы автомобиль юллары предприятиесе үзе дә төрле яклап "һөҗүм уты" эчендә. Интернет-сәхифәдәге мәгълүматларга караганда, әлеге предприятие Чаллыдагы 463 чакрымлык машина юллары, 124 чакрымлык магистраль тротуарлар, 83 трамвай, 215 автобус тукталышы, 28 күпер өчен җавап бирә. Шулай ук бу предприятие белән бергә килешеп эшләүче "Транссигнал" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар. Анысының "канаты астында" - светофорлар һәм юл билгеләре. Ишек алларындагы, йортлар арасындагы юллар өчен исә, җирле идарә ширкәтләре җаваплы.

Ул юллардагы чокырларга эләкмим, дисәң дә кайчак килеп кабасың. Тәҗрибәле йөртүче булу-булмавыңа карап тормастан.

Чокыр-тишекләр машинаның башына җитеп, юлда туктап калсаң, беренче эш итеп нәрсә эшләргә соң? Билгеле ки, башта полиция чакыртырга. Көтәргә иренмәсәң инде, билгеле. Ник дисәң, алар сиңа тиз генә килеп җитәргә тормыйлар әле. Беренче сораулары: "Имгәнүчеләр бармы?" Юк, дисәң, сине инде мөһимлек дәрәҗәсенең аскы рәтләренә төшерәләр (шулай кирәк һәм дөрестер - гаепләү, зарлану нияте юк). Чаллыда юл һәлакәтенә тарып, шулай берничә тапкыр шалтыраткан да булды: "Дүрт-биш сәгатьсез юл иминлеге хезмәткәре килеп җитә алмый, үзегез идарәгә килегез", - дип җавап бирделәр. (Юлларда һәлакәтләр күп булган вакытка туры килгәндер инде, аларның да хәленә керәбез, әлбәттә.) Ике як та үзара килешеп, кемдер гаебен таныса, сүз дә юк, идарәгә килеп була үзе. Тик менә һәлакәткә юлдагы чокыр гаепле булган очракта гына әлеге мәсьәлә бераз кыенрак - арттан "иярми" тегесе. "Мин гаепле, гафу ит", - дип тә әйтә белми. Һәлакәтнең схемасын да төзергә булышмый. Мондый очракларда полиция килгәнен көтүдән ары башка чара калмый, билгеле. Бер сәгатьтән киләме ул, дүрт сәгать тоткарланамы - сабырлык канатың сынганчы көт тә көт шунда. Әгәр дүрт-биш сәгать көтеп тә, полиция килгәч, машина ватылуына китергән чокырның озынлыгы 15 сантиметрдан кыскарак, 60 сантиметрдан таррак булуы, тирәнлеге 5 сантиметрга җитмәве ачыклана икән, сарыф ителгән вакытың җилгә очты дигән сүз. Чөнки чокыр бары шундый очракларда гына рәсми рәвештә "гаепле" санала. (Машина КАСКО буенча иминиятләштерелгән очракта, теләсә нинди "формат"тагы чокырны "гаепләргә" була. Анысы моңа кагылмый.) Шулай ук, моңа өстәп, махсус юл билгесен урнаштырырга да "оныткан" булырга "тиешләр". Гост таләпләре шундый, берни эшләтеп булмый. Шуңа күрә үзең белән һәрвакыт линейка, рулетка һәм башка җайланмалар йөртү зарур. Алдан чокырны үлчәп, видеога яисә фотога төшереп, бер-ике шаһит табып кую да комачау итмәячәк. Боларның барысын да беркетмә төзегән вакытта файдаланган кеше мәхкәмәдә ак сакаллы карт булачак.

Юл өчен җавап бирүче ширкәтләр юл төзексезлеге өчен, нигездә, штрафлата гына җавап бирәләр. Алар әлеге штрафлардан әллә ни "курыкмый". Чөнки күләме зур түгел аның. Ә менә юл төзексезлеге аркасында килгән зыянны каплау предприятие өчен бик үк куанычлы хәл түгел. Ник дисәң, аларның саны да, күләме дә бермә-бер зуррак. Өстәвенә, аларга да мәхкәмә сукмагын таптарга туры килә. Белсәгез, "белә идем инде", диярсез, белмәсәгез, белеп торыгыз: гади кешеләр генә түгел, оешмалар да мәхкәмә сүзен бик үк "яратып" бетермиләр икән.

Ә иң яхшысы һәм ансаты - яз җитүгә "тимер ат"ны вакытлыча саклыкка гаражга кертеп торудыр, мөгаен. Җаның да тыныч, мәшәкате дә аз, кесә ягыннан да файдалы.

Безнең илдә юлдагы чокырлар агач бөресе кебек. Яз җитүгә "шыта", "ачыла", "чәчәк ата" башлыйлар. Белгечләрнең иң акыллы киңәшләре менә шундый. Шуңа күрә ачылып бетсеннәр башта, юллар кипсен, мөмкин кадәр матурласыннар, тигезләсеннәр, аннары "тимер ат"ларны янә "җигә" башларга да була.

Райнур Әгъләметдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: