Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Юлларыбыз имин булсын!

    2014 елның 8 аенда Татарстан Республикасы территориясендә 864 җәяүле юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. 85енең гомере өзелде. Тагын 817 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 298 кеше җәяүле кичүен чыкканда машина астына эләкте. Әлеге юл һәлакәтләрендә 15 кешенең гомере өзелде, 299 кеше тән җәрәхәтләре алды. Кагыйдә буларак, көзге айларда юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең...

    2014 елның 8 аенда Татарстан Республикасы территориясендә 864 җәяүле юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. 85енең гомере өзелде. Тагын 817 җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. 298 кеше җәяүле кичүен чыкканда машина астына эләкте. Әлеге юл һәлакәтләрендә 15 кешенең гомере өзелде, 299 кеше тән җәрәхәтләре алды.

    Кагыйдә буларак, көзге айларда юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең саны бермә-бер арта. Моңа, нигездә, транспорт һәм җәяүлеләр агымы арту, шулай ук якты көн озынлыгының кыскаруы сәбәп була. Әйтик, узган елның сентябреннән ноябрьгә кадәр чорда юлларда 72 кешенең гомере өзелгән иде. Шуларның 13е җәяүле кичүен чыккан чакта һәлак булды. Быелгы ситуация тагын да киеренкерәк. Июнь, июль һәм август айлары арасында гына 35 җәяүле тапталып үлде. Шул исәптән, 6сының гомере җәяүле кичүен чыкканда өзелде. Кагыйдә буларак, кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәтләре (71%ы) тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

    Җәяүлеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләрне булдырмау максатында, 1 октябрьдән 10ысына кадәр чорда бөтен республика территориясендә "Җәяүле кичүе" дигән чара уза.

    РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.18 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәтендә өстенлек хокукы булган җәяүлегә юл бирмәгән автомобиль йөртүче 1500 сум күләмендә штрафка тартыла. Ел башыннан республиканың ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан шундый 53 мең хокук бозу очрагы теркәлгән.

    Җәяүлеләр гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Узган 8 айда шундый 345 очрак теркәлде. Әлеге аварияләрдә 55 кешенең гомере өзелде, 302се тән җәрәхәтләре алды. Иң аянычы, зыян күрүчеләрнең күпчелеге юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан.

    РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле кисәтелә яки 500 сум күләмендә административ штраф салына. Узган 8 айда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 76 мең хокук бозу очрагы теркәлде.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр машина юлын бары тик җәяүле кичүе булган урыннан гына чыгарга тиеш. Ә юл чатларында - тротуарлар линиясе буйлап һәм юл кырыйлап кына чыгарга рөхсәт ителә. Җәяүле кичүе һәм юл чаты артык ерак булган очракта, юлны машина юлының кырыена туры почмак ясап, бүленеш полосасы булмаган һәм койма тотылмаган урыннардан гына чыгу рөхсәт ителә. Тик әлеге юл участогы автомобиль йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиеш. Җәяүле дә әлеге юл өлеше хәвефсез икәненә инангач кына, урам аша чыга ала.

    Ә тәүлекнең караңгы вакытында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында, җәяүлеләргә киемнәренә яктылыкны кайтаручы элементлар (браслетлар) тагарга киңәш ителә. Әйтик, фараның якын уты белән җәяүлене 25-30 метрдан гына күрергә була. Ә инде җәяүленең киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булган очракта, әлеге ара 130-140 метрга кадәр ерагая. Фараның ерактагы яктылык уты 400 метр арадагы җәяүлене күрү мөмкинлеген бирә. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүле катнашындагы юл һәлакәтләрен 65 процентка кадәр киметү мөмкинлеген бирә, диләр инспекция белгечләре. РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча дәүләт автоинспекциясе ел саен "Яктыр!" дигән акция оештыра. Аның барышында 65 меңнән артык беренче сыйныф укучысы яктылык кайтаргыч беләзекләр белән тәэмин ителде.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучы барлык автомобиль йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра. Чыннан да, юл ялгышлыкны гафу итми. Ә сакланганны Аллаһы да саклап йөртә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: