Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Юнармия” бәйрәм итте

Юнармия 2016 елда Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы буенча оештырылган иде.  Шул ук елның 28 маенда хәрәкәт уставы расланды. Нәкъ менә шушы дата оешманың туган көне дип санала да инде, аны тантаналы рәвештә билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.

Юнармия бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте чираттагы туган көнен бәйрәм иттә. 28 майда бөтен ил буенча  әлеге хәрәкәтнең туган көненә багышланган бәйрәм җыелышлары, концертлар, бәйгеләруза. Быел коронавирус пандемиясе сәбәпле барлык тантаналар да онлайн-режимга күчерелде. Республиканың яшь армиячеләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы Юнармия Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ штабы башлыгы, генерал-майор Александр Бородин котлады.

 Шул уңайдан шәһәребезнең координаторлары һәм яшь армиячеләре котлау видеосы төшерделәр, яшь армиячеләр хәрәкәтенә уңышлар теләделәр. Бәйрәм уңаеннан 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яшь армиячеләре тантаналы ант кабул иттеләр.

Юнармия 2016 елда Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы буенча оештырылган иде.  Шул ук елның 28 маенда хәрәкәт уставы расланды. Нәкъ менә шушы дата оешманың туган көне дип санала да инде, аны тантаналы рәвештә билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Чаллыда “Юнармия” хәрәкәте 2016 елның 25 ноябрендә оештырылган. Хәзерге вакытта отрядлар 64 уку йортында формалашкан. Катнашучылар саны 1256 кешене тәшкил итә. Чаллы бүлекчәсе халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр күләмендәге чараларда даими катнаша, “Җиңүгә тигезләшү” халыкара яшь патриотлар слеты, Яшьләр мактаулы каравылларының төбәкара конкурсы, “Яшь армиячеләр алга!” республика хәрби-спорт уены  һәм башка бик күп конкурсларда җиңүче һәм призер булып тора.  

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев