Шəhри Чаллы

Юыну өчен кулланылучы чараларда куркыныч кушылма табылган

Галимнәр йорт һәм шәхси гигиена предметларын юу өчен кулланылучы чараларда 2 куркыныч кушылма булуы хакында хәбәр итә. Экспертларның игътибарын аммоний кушылмалары үзенә җәлеп иткән.

Алар микробларга каршы көрәшә һәм антистатик үзлеккә ия. Менә шуның өчен аларны зарарсызландыру чараларына, кер юу порошокларына һәм кер юганда кулланылучы кондиционерларга кушалар. Алар, шулай ук, шәхси гигиена чараларында консервантлар рәвешендә кулланыла: мәсәлән, шампуньда, чәчләр өчен кондиционерда һәм күзгә сала торган тамчылар составында. Үткәрелгән тәҗрибәләр кысаларында экспертлар ADBAC (алкилдиметилбензиламмоний хлориды) һәм DDACның (дидецилдиметиламмоний хлориды) тәэсирен тикшергәннәр. Ана һәм ата тычканнарга әлеге кушылмаларны азык белән биргәннәр. Шулай ук, галимнәр бүлмәләрне әлеге кушылмалар белән эшкәртеп, шунда кимерүчеләрне керткәннәр.

Икенче ысулның тумыштан килүче тайпылышларга ешрак китерүе ачыкланган. Тайпылышлар кимерүчеләрнең балаларында көмәнлекнең 10нчы һәм 18 көнендә үк барлыкка килгән. Мисалга, тайпылышлар нерв трубкасында (яралгының баш һәм арка мие, умыртка сөягендә) күбрәк күзәтелгән. Ата-ананың тик берсенә генә кушылмалар тәэсире булса да, яралгыда тайпылыш теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: