Шəhри Чаллы

«Yзгәреш җиле» фестивале

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башланган «Yзгәреш җиле» беренче татар җыры фестиваленә елдан артык әзерлек бара. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар эстрада җырының киләчәге турындагы мәсьәләнең куелышы 2015 елда Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева юбилеен бәйрәм иткән көннәргә туры килде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты "Татар-информ"га әңгәмәсендә шул көннән җырлар һәм башкаручылар сайлап алына башлады дип белдерде.

"Былтыр минем юбилеемда Президент кабул иткәндә татар эстрада җырының киләчәге турында мәсьәлә кузгатылды. Җыр үзенчәлекле яңгырасын, кызыклы, планетадагы һәркемгә аңлаешлы булсын өчен нәрсә эшләргә? Бу мәсьәлә күп кешене борчыгандыр дип уйлыйм. Һәм шуннан соң репертуар, башкаручылар сайлау буенча эш башланды. Бик күп җыр тыңланды. Башка җырчылар тарафыннан алар шәп итеп башкарылгандыр, бәлки. Әмма хәзер тормышка ашырылачак яңа проектта алар шулай ук итеп кабатлап җырлана дигән сүз түгел. Ул җырларга яңа тормыш биреләчәк: аранжировкасы яңа, әсәрләр симфо-джаз-оркестрга кушылып башкарылачак. Бу уникаль сәхнә күренеше, музыкантлары да... Җыеп кына әйткәндә, әкияттәй килеп чыгачак дип уйлыйм. Шуңа күрә проект атамасын да үзенчәлекле булырлык итеп уйлап таптык - "Үзгәреш җиле". Бу проектны без фестиваль, музыка-җыр фестивале буларак күзаллыйбыз", - диде Венера Ганиева.

Ул күпсанлы халык җырлары һәм 20, 30, 40 ел элек популяр булган профессиональ һәм үзешчән композиторлар әсәрләре арасыннан иң-иңнәр сайлап алынганлыгын әйтте. "Башкаручылар республиканың танылган эшлеклеләре тарафыннан сайлап алынган, алар арасында композиторлар, дирижерлар, шагыйрьләр, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, җырчылар да бар. Аларны нәкъ менә коллектив белән сайлап алдык ", - диде Венера Ганиева. "Проектта катнашучыларның күбесе минем укучыларым булуы белән горурланам, чөнки укучының уңышлары - укытучы өчен шатлык. Алар минем йөземә кызыллык китермәс дип уйлыйм", - диде педагог. Алар татар җырын лаеклы тәкъдим итәр дип ышана ул. Башкаручылар җырлау сәләте буенча сайлап алынган, чөнки алар проектта симфо-джаз-оркестры аккомпанементында тере тавыш белән генә җырлаячак.

Фестивальдә катнашучы 24 башкаручы да титуллы һәм танылган башкаручылар, тамашачылар аларны бөтенләй көтелмәгән амплуада күрәчәк. Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов һ.б. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры сөйләгәнчә, фестиваль концертларында яшь вокалчылар да чыгыш ясаячак. "Бу проектка "Голос" проектында катнашкан Язилә Мөхәмәтованы һәм Румия Ниязованы да җәлеп иттек", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. - Тамашачылар бик канәгать калыр дип уйлыйм. Алар могҗизалы сәнгать дөньясына чумачак".

Казан дәүләт мәдәният институтының ялгыз җырлау кафедрасы мөдире яшь җырчылар фестивальдә катнашу өчен акча түләмәячәк, ә оештыручылар аларга чыгышлары өчен гонорар билгеләде, дип ышандырды.

Венера Ганиева "Татар-информ" агентлыгына проектның башка үзенчәлекләре хакында да сөйләде. "Сайлап алу ни рәвешле үткәрелде? Тыңлап карау буенча тур булдымы?" дигән сорауга ул: "Җырчылар сайлауга бик җитди якын килдек. Бу мәсьәләдә тавыш мөмкинлекләре, артистның тышкы кыяфәте беренче урында карала. Шушы проектка кадәр татар җырының тәмен белгән башкаручыларны сайларга тырыштык. Мелизматика ул җырларның җаны булып яши. Җырлар яңа форматта башкарылса да, тамашачылар аларны, артистларны кебек, яңадан ачачак әле дип уйлыйм", - диде.

Педагог сүзләренчә, репертуар сайлау аеруча җитдилек белән башкарылган. "Миңа зур миссия тапшырылган иде. Ни әйтсәң дә, мин инде 35 ел буена сәхнәдә. Теге яки бу җырчыга кайсы җыр туры килгәнен, аларның тавышын, аларның мөмкинлекләрен беләм. Гамәлдә без репертуарны коллегиаль сайладык, ләкин, нигездә, җырчыга менә бу җыр туры килә, дип, мин тәкъдим иттем. Иң мөһиме - тыңлаучыга туган телебезне дә җиткерү, аның дөрес яңгырашына ирешү. Шул рәвешле, бик күп хезмәт таләп иткән эш башкарылды. Хәер, яшьләр үзләрен ни көткәнен белә иде инде. Алар энтузиазм белән өйрәнделәр, текстны тиз ятладылар. Җыеп кына әйткәндә, оркестр белән репетицияләргә без инде әзер килеш керештек: текст та, көй дә өйрәнелгән иде. Мин проектта катнашучылардан СМСлар алдым: мондый яңгыраш турында без хыяллана да алмаган идек, шундый әйбәт аранжировкалар, сәхнәдә шундый музыкантлар! Яшьләрнең нәкъ менә беренче сайлап алуга эләгүе, чыннан да, әйбәт булды: алар - тәүге "Үзгәреш җиле" проектының беренче катнашучылары. Бу үзенә күрә ноу-хау. Республикабызда аның кебек проект юк. Аллаһ кушып, ул дәвамлы булсын иде, "Үзгәреш җиле" проекты тамашачыларыбызның күңеленә хуш килсен, ул үзенең тамашачыны елдан-ел күбрәк җәлеп итсен иде", - дип, фикерләре белән бүлеште Венера Ганиева.

Тулаем алганда, проектны тормышка ашыруда гаять зур һәм бердәм команда эшли, диде ул. "Без Президентыбыз Рөстәм Нургали улы йөкләмәсенең бөтен җаваплылыгын тоеп эшлибез. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык бирсен. Чыннан да, татар җырына без бөтенләй башка төсмерләр кертәбез, аның башкача яңгырый алуына барысы да инаныр дип уйлыйм. Кемнәр өчендер татар җырының симфо-джаз-оркестрга кушылып, Европача яңгырый алуы ачыш булырга мөмкин. Команда гаять зур, әмма мин күпме кеше икәнен санамадым. Музыкантлар гына да 100ләп исәпләнә. Барлыгы 200 тирәсе бардыр. Төгәл генә әйтә алмыйм да икән. Миңа, репетицияләрне тиешле дәрәҗәдә үткәрсеннәр өчен, җырчылар белән эшләү мөһим булды. Без, билгеле, булдыра алырлармы дип бик курыктык, дулкынландыргыч иде ул. Без болай гадәтләнгән: гармун, фонограмма, "плюс"ка җырлау. Ә биредә алай түгел, - "тере" тавыш, симфо-джаз-оркестр, шәп дирижёр. Сәхнәдә барысы да ләззәт тоеп эшләде. Үзем, гомумән, укучыларымны шуңа өйрәтәм: сәхнәдә син үзең чыгышыңнан ләззәтләнү тоймасаң, тамашачының да аны тоюы икеле. Аллага шөкер, алар мине аңлады. Минем мәктәбемне алар халыкка чыгара дияргә була.

Искәртеп үтик, «Үзгәреш җиле» фестивале концертлары 5-6 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры залында узачак. Билетлар 6 сентябрьдә сатыла башлый.

«Татар-информ» МА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: