Шəhри Чаллы

Үз фатирларына кайттылар

53/28 йорты шартлау нәтиҗәсендә аеруча күп зыян күргән 20 кеше, ниһаять, үзләренең фатирларына кайтты. Алар йортта төзекләндерү эшләре барган вакытта "Камазжилбыт" җаваплылыгы чикләнгән оешма кунакханәсендә яшәделәр.

"Төзекләндерү эшләрен ашыктырмадык. Төзүчеләр сыйфатлы һәм төгәл эшләделәр. Диварларның тышкы конструкцияләрен ныгыттылар. Хәзер йорт яшәү өчен куркыныч түгел. Башкарма комитет үз алдына куйган бурычларны үтәде. Аеруча күп зыян күргән гаиләнең һәр теркәлгән кешесенә 55 мең сум матди ярдәм түләнде. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үзендә эшләүче зыян күргән һәр гаиләгә 500 меңәр сум акча бирде", - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.

37нче фатир хуҗасы җитәкчеләр һәм журналистлардан торган делегацияне фатирына кертте. "КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәге хезмәткәре Сәрия ханым үз фатирына кайтуларына шат. Шулай да ул ремонттан соң фатирының 7 квадрат метры югалуына борчыла.

- Моның өчен компенсация каралмаган, әмма фатирның күләме күрсәтелгән яңа техник паспортны алачаксыз, - диде Ринат Абдуллин. Ул шулай ук йорт шартлауның резина шланг ярылу нәтиҗәсендә көнкүреш газы чыгудан килеп чыкканын әйтте. "Резин шланг газ компаниясе тарафыннан тикшерелми. Алар кранны, газ плитәсен тикшерәләр... " - диде башкарма комитет җитәкчесе. Димәк, әлеге йорт шартлауда гаепле кеше дә, җавап бирүче дә булмаячак. Шәһәребездә мондый бәла -казалар башка булмасын иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: