Шəhри Чаллы

Үз кояшымны үзем кабыздым

Безнең сәхифәне һәрдаим көтеп алучы кадерле укучыларыбызны бу юлы да кызыклы очрашу көтә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, язмышлар ярында япа-алгызы басып калганнарның йөрәк түрендә нинди хисләр, кичерешләр ята? Гомумән, нәрсә соң ул ялгызлык? Язмышыңа язган халәтме, әллә инде белеп һәм белмичә үз кулларың белән кылган ялгышлыкмы? Аннан котылу чарасы, ягъни дәва...

Безнең сәхифәне һәрдаим көтеп алучы кадерле укучыларыбызны бу юлы да кызыклы очрашу көтә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, язмышлар ярында япа-алгызы басып калганнарның йөрәк түрендә нинди хисләр, кичерешләр ята? Гомумән, нәрсә соң ул ялгызлык? Язмышыңа язган халәтме, әллә инде белеп һәм белмичә үз кулларың белән кылган ялгышлыкмы? Аннан котылу чарасы, ягъни дәва бармы? Язмабыз герое Гөлирә Ф. әнә ялгызлыктан чыгу чарасын да, дәвасын да тапкан.

"36 яшькә кадәр ялгыз яшәмәдем мин. Башта әти-әниләрем белән, аннан соң 9 ел тормыш иптәшем белән гомер кичердек. Һәм менә, һич көтмәгәндә, аерылышу... Мәңгегә бергә булырга дип вәгъдәләр биреп кавышкан газиз ярым мине яшьрәккә, чибәррәккә алыштырды. Бәлки балабыз булмау да сәбәп булгандыр. Тик ничек кенә булмасын, бик авыр кичердем мин аның хыянәтен. Җайга гына аккан тормыш дәрьям бер мизгелдә кубарылып-чайпалып ярларыннан түгелде... Алай да башкалар яши бит әле, тора-бара мин дә күнегермен, ияләшермен әле, дип үз-үземне тынычландырдым.

Тик, ни кызганыч, бөтенләй уема да кермәгән кыенлыклардан башланды ирсез тормышым. Хәтта нинди ризык яратканымны да белмәгәнем ачыкланды. Чөнки беренче көннән бөтен тормыш-яшәешемне аңа гына багышладым, ул яраткан, аның күңеленә хуш килгән ризыкларны гына әзерләдем. Ул минем кояшым да, аем да иде. Һәм шушы яктылык бер мизгелдә гөлт итеп сүнде. Беренче вакытларда кая барырга, нишләргә белмичә бәргәләндем. Йокысызлыктан, көне-төне башымда кайнаган уйлардан нерваларым какшады, панкреатит приступлары башланды. Һәм табиблар миңа парда гына пешкән ризыкларга күчәргә тәкъдим итте. Тагын бер кыенлык: кибетләргә дә ялгыз йөрүдән бизенгән булып чыктым. Чөнки без бөтен җиргә ирем белән бергә йөри идек. Кибеттән, базарлардан атнага җитәрлек продукцияне гөрләшә-гөрләшә сайлап алып кайту бер матур традициягә әйләнгән иде.

Тик барысыннан да кыены ялгызлык булып чыкты. Эш атнасы әле кешеләр арасында, коллегалар белән бергә сизелмичә үтеп китә. Ә менә ял көннәрендәге бушлыктан бүре булып улардай хәлгә киләм. Элеккеге гаилә дуслары белән очрашу да җан тынычлыгы бирми. Чөнки алар барысы да парлы. Ә ялгызым гына каядыр барып, җан тынычлыгы табарга, бәйрәм чараларына йөреп күңел ачарга өйрәнмәгән. Андый ахирәт дусларым да юк. Өйдә үземә юаныч табып, чигеп-тегеп утыра торган кеше дә түгел мин. Китап уку да куандырмый. Иң мөһиме, үземә игътибарым да кимеде. Элек матур итеп киенергә, бизәнергә ярата идем. Иремә охшар, аны яраттырыр өчен. Ә хәзер кем өчен матур булырга тиеш соң әле мин дигән төшенкелек, битарафлыкка бирелдем. Хәсрәт йотып, ябыгып калган гәүдәмдә элекке киемнәрем капчык кебек салынып тора башлады. Ә кибеткә барып, яңасын сайлап алырга күңелем үсми...

Үз-үземне кызгану, кимсенү хисләре белән бергә бәхетле гаиләләрдән көнләшү дә барлыкка килде. Иң беренче чиратта элекке иремә һәм аның яңа мәхәббәтенә карата. Ачуымнан альбомда сакланган бөтен фоторәсемнәрне, безнең бәхет мизгелләрен искә төшереп торган сурәтләрне барысын да җыеп яндырдым. Хәтта ул бүләк иткән истәлек әйберләрен дә утка аттым... Тик канәгатьләнү хисе алмадым. Ял көннәрендә елап диванда яту көндәлек халәтемә әйләнде. Тора-бара бөтенләй үз эчемә бикләндем. Беркемне дә күрәсем килмәде. Хәтта телевизордагы тапшыруларга да үртәлә башладым. Эштә дә юктан кызып китүемне коллегаларым өнәми башлады. Шулай үз-үземне "ашап яшәү" сәламәтлегемне тәмам какшатты. Башымның авыртуына түзеп булмый башлады. Ашказанымда яра ачылды. Тәнем аллергияле тимгелләр белән капланды. Иң аянычы, шушы халәтемдә мин инде эшли алмый башладым. Баш хисапчы булып озак еллар бергә эшләгән Фәния апага рәхмәт. Каршысына утыртып, әниләрчә (үз әнием мин институтны тәмамлаган елны дөнья куйды) сабыр итагатьлек белән үгет-нәсихәт бирде. Айнытырлык итеп, усал да, акыллы да дәлилләр китереп аңлатты. Һәм, ышанасызмы, шушы апа минем яшәү программасын 360 градуска үзгәртте дә куйды.

Ниһаять, шушы "бәхетсез" халәтемнән мине бары үзем генә тартып чыгара аласымны аңладым. Дәвалау курслары узганнан соң, эшкә мин бөтенләй икенче кеше булып чыктым. Гәүдәмә килешеп торган матур костюмнан кабинетка килеп керүгә, коллегаларым барысы да аһ итте. Мин үзем дә яңа халәтем белән бик горур һәм бәхетле идем. Шул көннән баш-аягым белән эшкә чумдым. Җитәкчемә рәхмәт: заданиеләрне өеп кенә торды. Эшем күп булу, беренчедән, психологик яктан чыныктырса, икенче яктан, матди хәлемне ныгытты. Башта бөтен гардеробымны яңарттым. Аннан соң машина йөртергә өйрәндем. Җыйнак кына хатын-кыз машинасы алып җибәрдем. Эшкә дә шуның белән йөрим. Гомумән, яшәешкә, кешеләргә карата мөнәсәбәтем үзгәрде. Иң мөһиме, үз-үземне яратырга өйрәндем. Ял көннәрендә матур итеп сервизлап үземә-үзем бәйрәм өстәле әзерлим. Иртәләрен көн саен гимнастика ясыйм, бассейнга йөрим. Якшәмбе көннәрендә гаилә дусларым, аларның балалары белән гөрләшеп чаңгыга чыгабыз. Коллегаларым белән концертларга йөрим. Барлык дусларым белән мөнәсәбәтләремне яңарттым. Алар бүгенге көндә пыр тузып миңа тиң пар эзлиләр. Мин каршы түгел. Эчми торган, яхшы холыклы һәм хатын-кызның кадерен белә торган кеше белән нигә әле тагын бер тапкыр бәхетемне сынап карамаска! Миңа бит әле 36 гына яшь.

P.S. Әле онытып торам: күптән түгел урамда элеккеге иремне очраттым. Ул миңа нәкъ яшь чактагыча "син шулкадәр матур" дип, комплимент әйтте. Бәхетсезлегенә зарланды, кабат кайтасы килүен әйтте, елап гафу үтенде. Тик мин аның өчен җанымны бирергә дә әзер торган элекке Гөлирә түгел шул инде. Үз кояшымны үзем кабызган бүгенге бәхетле тормышымда аңа урын юк. Рәхмәт әйтеп елмайдым да китеп бардым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: