Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз зарыбыз да чиктән ашкан...

Телевидение каналының кайсын гына ачсак та, Донецк, Луганскидагы атыш-үтерешне күрсәтәләр. Украина Радасында власть бүлешү, кара тәнле афро-америкалыларның баш күтәрүе турындагы бәхәс-дебатлар тынып тормый. Сүз дә юк, әлеге проблемаларның әһәмиятен беркем дә инкарь итми. Хөкүмәт җитәкчеләренең сәяси амбицияләре аркасында кырылган гади халык, хатын-кызлар һәм балалар бик тә кызганыч. Ләкин, үз проблемаларыбыз...

Телевидение каналының кайсын гына ачсак та, Донецк, Луганскидагы атыш-үтерешне күрсәтәләр. Украина Радасында власть бүлешү, кара тәнле афро-америкалыларның баш күтәрүе турындагы бәхәс-дебатлар тынып тормый. Сүз дә юк, әлеге проблемаларның әһәмиятен беркем дә инкарь итми. Хөкүмәт җитәкчеләренең сәяси амбицияләре аркасында кырылган гади халык, хатын-кызлар һәм балалар бик тә кызганыч. Ләкин, үз проблемаларыбыз да чиктән ашкан бит. Нигә бераз гына булса да шулар хакында да сөйләшмәскә!

Эмбаргодан, санкцияләрдән курыкмыйбыз, үзебездә үстерелгән үзебезне туйдырырга җитәрлек дип, күкрәк кагып мактанырга ярата безнең җитәкчеләр. Ә чынлыкта хәлләр шактый мөшкел бит. Кибет киштәләре бүген дә чит илдә үскән җиләк-җимеш, яшелчә, хәтта... бәрәңге белән тулы. Элек-электән яратып алган Алабуга консервасының да тәмен оныттырдылар. Аны бүген Бразилиядән тонналап кайтарган очсыз сыер итеннән ясыйлар. Гомумән, кибетләргә озакламый музейга барган кебек кенә йөрергә калмагае. Азык-төлекнең кайбер төрләренә бәяләр борынгы экспонатларның эшләнгән чорын хәтерләтә... Шушы ситуация хөрмәтле депутатларыбызга үзләренең төп вәкаләтләре хакында искәртә түгелме? Беркемгә кирәк булмаган (шул ук Донбасс халкына да) сәяси дебатларда төкерек чәчә-чәчә сафсата сатсыннар дип түгел, илебезнең абруен, халык мәнфәгатьләрен яклый торган законнар кабул итсеннәр дип сайладык без аларны!

Инде Яңа ел алдыннан "менә сезгә тагын бер сюрприз" дигәндәй, кайбер предприятиеләрдә "кыскарту"лар башланды. КАМАЗ 4 көнлек эш режимына күчте, төзелеш оешмаларының күпчелеге яңа проектлардан баш тартты. Шәһәрдә урта һәм кече эшмәкәрлекне алып бару да кыенлашты.

Сентябрь ахырында КАМАЗның тулы булмаган эш атнасына күчүен күпләр вакытлы гына хәл буларак кабул иткән иде. Ләкин бер ай да үтмәде, завод эшчеләрен тәмам борчуга салып, яңа хәбәр игълан ителде. "Авыр йөк автомобильләре базарындагы тотрыксыз ситуация һәм әзер продукцияне сатуның кыенлашуы белән бәйле рәвештә, 26 һәм 27 ноябрьләрдә КАМАЗ эшләмәячәк. Бу көннәр өчен уртача хезмәт хакының өчтән ике өлеше күләмендә түләнәчәк", дип искәртте предприятиенең матбугат хезмәте. Аннан соң "йөк автомобильләрен җыю читтән кайтарыла торган запас частьләргә бәйле. Бигрәк тә долларга сатып алына торганнары белән проблема" дигән хәбәр өстәлде.

Монысы, чыннан да, урынлы сорау уята: даны кайчандыр бөтен дөньяга таралган автогигантның узган 40 ел эчендә үз автомобильләрен җиһазларлык запас частьләр җитештерерлек база да төзи алмавын ничек аңлатырга соң? Заманында миллиардлаган суммалар "акты" бит КАМАЗга!

Ә фаразларга килгәндә, алар әлегә куандырырлык түгел. "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Романюк әйтүенчә, 29, 31 декабрь көннәрендә дә завод эшләмәскә мөмкин. Чөнки заказларның артуы күзәтелми. Аннан соң КАМАЗ бер айлык "кышкы каникуллар"га китә. 4 көнлек эш көне исә 2015 елның беренче кварталында да дәвам итәргә мөмкин. "Алай да өметне өзмибез. КАМАЗның кризислардан "арына алу" тәҗрибәсе җитәрлек. Бүгенге кыенлыкларны да җиңеп чыгарбыз дигән ышаныч бар", ди баш белгеч.

Завод эшчеләре генә түгел, бүген бөтен шәһәр халкы КАМАЗның "тернәкләнгәнен" көтә. Башкача мөмкин дә түгел. Чаллыбызның яшәеше, бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры автогигант эшчәнлегенә бәйле бит. Шәһәр бюджетын, нигездә, КАМАЗ формалаштыра.

Шәһәрнең башка предприятиеләрен дә үзгәрешләр көтә. "Татпроф" ЯАҖенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марина Ломаева әйтүенчә, предприятие 2015 елдан 3 көнлек эш режимына һәм хезмәткә яңача түләү системасына күчә. "Окладлар кими, кызыксындыру түләүләре вакытлыча туктатыла. Персонал бу хакта 2 ай алдан искәртелде. Боларның барысы да предприятиене саклап калу максатында эшләнә бит", диде ул.

Әле кайчан гына шәһәр базарына "майлаган таба"дай килеп кергән Кытай бизнесы да кыенлык кичерә. "Безнең продукция әлеге дә баягы долларга бәйле. Ә ул инде җәйге чор белән чагыштырганда, 35%ка артты. Товарларның бәясен күтәрә алмыйбыз, болай да юньләп сатылмый. Шуңа күрә ярты персоналны кыскартырга туры килде. Эшләр болай барса, бизнесны бөтенләй туктатырга туры килмәгәе. Инде чарасыздан сәүдә мәйданнарын арендага бирә башладык", дип борчылуын җиткерде Кытай заводының Чаллыдагы рәсми вәкиллеге җитәкчесе. Ә минем бу нисбәттән: "Ай-һай, алай тиз генә китәрләр микән?" дип шик белдерәсем килә. Кибетләрдәге товарның (текстиль, савыт-сабаны әйткән дә юк) 80%ы Кытайныкы бит. Базарда инде күптән "Италия маркасы" белән Кытай аяк киемнәре сатыла. Сыйфатына ышанмасак та, очсызлыгына кызыгып алабыз бит...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотованың эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында да куандырырлык саннар юк. Узган 9 айны 128 предприятие 5,2 млрд сумлык гомуми табыш белән төгәлләгән. Калган 48 предприятие, киресенчә, 3,9 млрд сумлык зыянга эшләгән. Гомумән, 2014 елның әлеге чорында зыянга эшләүчеләр барлык оешмаларның 26,4%ын тәшкил иткән. Бу, нигездә, җитештерү, төзелеш, шулай ук күчемсез милек белән эшләү өлкәләренә кагыла.

Хәер, чиновник китергән кайбер саннар уңай тенденция хакында сөйли. Чаллыда уртача хезмәт хакы 1 сентябрьгә 10,9%ка арткан һәм 27363 сум тәшкил иткән. Тик, кемнәрнең хезмәт хакыннан җыела икән соң әлеге суммалар? Бүгенге көндә иң авыр хезмәтләрнең берсен башкаручы урам җыештыручы уртача 10 мең сум ала. Хастаханәләрдәге санитаркалар 7 меңгә эшли. Басма матбугатта эшләүче хезмәткәрләрнең оклады да 7 мең сумнан артмый. Әлеге акчага кеше ничек итеп гаиләсен туйдырырга, балалар үстерергә тиеш! Дөрес, күптән түгел җитәкчеләр белән үткәргән җыелышта РФ Премьер-министры Д.Медведев бюджет оешмаларында һәм сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак, дип игълан итте. Ләкин "бәйдән ычкынган" бәяләр фонында әлеге артудан сизелерлек файда булырына гына ышаныч юк...

Димәк, тагын шул ук мәсьәләгә әйләнеп кайтабыз. Сәнәгатьне баштанаяк үзгәртми торып, икътисадны аякка бастыру мөмкин түгел. Запас частьләр юк дип, завод кадәр заводны туктату бит гомергә булмаган хәл. Дакар ярышларында җиңү яулаган шанлы "КАМАЗ"ларның баштанаяк чит илдә эшләнгән запас частьләрдән торуы завод җитәкчелегенә дә, илебезнең автомобиль төзелеше өчен җавап бирүче галимнәргә дә абруй өстәми!

P.S. Шушы көннәрдә Чаллы шау-гөр килеп, Россия хөкүмәте рәисен каршылады. КАМАЗның 45 еллык юбилеена багышланган бәйрәм чарасында яңа гына конвейердан төшкән Ford-Sollers автомобиле дә тәкъдим ителде. Тик 400 млрд доллар инвестицияләр бәрабәренә төзелгән, 1200 кешене эш урыннары белән тәэмин иткән һәм елына 115 мең җиңел машина җыюны үзенә бурыч итеп алган яңа заводның киләчәген әлегә анык кына күзаллап булмый. Совет заманындагы станокларда, төзелгәннән бирле ремонт күрмәгән цехларда хезмәт куючы һәм запас частьләр сылтамасы белән айлар буе эшсез утырырга мәҗбүр булган КАМАЗ эшчеләре фонында әлеге проектта катнашучылар космостан төшкән марсианнарны хәтерләтә. Алар җитештергән машиналарның да сатылуы бәхәсле. Байлар аны алмаячак, ә гади халыкның акчасы юк. Алай да яңа проектның гомере озын булсын дип телик. Яшәүдән туктаса, тагын күпме халык эшсез калачак бит. Дмитрий Медведевның йөк автомобильләре линияләрен яңартуга һәм әзер продукцияне башка төбәкләргә сатуны субсидияләргә вәгъдә бирүен дә КАМАЗга йөз белән борылу дип кабул итик. Ә КАМАЗ яшәсә, шәһәр дә яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X