Шəhри Чаллы

ЗАГСТА 100мең отып булачак

Татарстанда никахлашкан парлар 100 мең сум күләмендә акча отарга мөмкин. ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомство коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Гаилә канаты астында” республика төбәк иҗтимагый оешмасы әнә шундый социаль лотерея уйнатуны тәкъдим иткән икән.

Шулай итеп, яшь парларга, язылышканнан соң, билет биреләчәк. Әмма лотерея уйнатуның бер шарты бар: яшь гаиләдә 12 ай эчендә бала туган очракта гына акчалата сертификат отуда катнашып булачак. Шул ук вакытта, Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, һәр шәһәрдә үз җиңүчене ачыклаячаклар. Җиңүчене бәйсез иҗтимагый комиссия билгели.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: