Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Закирҗан Хуҗин: “Намазны укып бетергән идем, янгын дип шалтыраттылар”

“Гараж 500”та зыян күрүче эшмәкәрләр салынган зыян күләме турында сөйли.

“Гараж 500”тагы янгын нәтиҗәсендә дистәләгән эшмәкәр зыян күрде. Алар арасында 30 ел гомерен автомобиль запчастьләре, май һәм резина сатуга багышлаган шәһәрдәшебез Закирҗан Хуҗин да бар.   

“Эш беткәч, павильонны ябып “Чишмә” мәчетенә киттем. Намазны укып бетергәч, янгын чыкты дип шалтыраттылар. Килгәндә павильон эче тулы төтен иде. Товарларның бераз өлешен, бәлки, алып чыгып та булгандыр. Әмма күршеләрдә шартлау тавышлары ишетелгәч, гомеремне куркыныч астына куймадым. Акча да, товарлар да янып бетте. Салынган зыян күләме 15 миллион сум тирәседер. Нишлисең инде?! Башта бик борчылдым борчылуын. Әмма шулай язган, күрәсең. Аллаһы Тәгалә бирде – Аллаһы Тәгалә алды. Әлхәмдүлилләһ диясе генә кала. Динебез шулай куша да. Хәерлесе булсын”, - ди Закирҗан Хуҗин. 

Исегезгә төшерәбез, янгын иң беренче 30нчы павильонда чыга. Соңыннан ялкын якындагы сәүдә нокталарына күчә. Закирҗан Хуҗинның 22нче павильон була.

“Минеке дә, сеңлемнең дә павильоны янып бетте. Аныкы 23нче иде. Ул аксессуарлар, лампочкалар, электроника сата иде. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйбыз, искә алмыйбыз. Минем павильонда 2 кеше генә намаз укый иде. Шуңа күрә Раббыбыз шундый сынаулар биргәндер, бәлкем”, - ди эшмәкәр.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев