Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәзалар катгыйлана

Эчкән килеш руль артына утырган машина йөртүче кабат инспекторлар күзәтүенә теркәлгән, шулай ук медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Әлеге закон 2015 елның 1 июленнән гамәлгә керә.

Бу төр хокук бозган өчен 200 мең сум күләмендәге штрафтан ике елга иректән мәхрүм итүгә кадәр җаваплылык каралган. Җәзаны суд билгели.

Исерү халәтенә китергән сәбәпләр дә (исерткеч эчемлекләр, наркотик яки психотроплы матдәләр) ачыкланырга тиеш.

Кеше үлеменә сәбәпче исерек машина йөртүчеләргә карата да җәзалар үзгәрә. Законга кертелгән яңа өстәмәләр нигезендә, юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән очракта - 2 елдан 7 елга кадәр, 2 һәм аннан да күбрәк кешенең гомере өзелгәндә, 4 елдан 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев