Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб Фәридә Шәрифуллина: “50 процент очракта эчкечелек нәселдән-нәселгә күчә”

Сугыш ветераннары госпитале баш табибының шифаханә буенча урынбасары Фәридә Шәрифуллина белән әлеге чир һәм аның нинди бәхетсезлекләргә китерүе хакында сөйләштек.

Эчкечелек – куркыныч чир. Спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында халык арасында аңлату эшләре алып барылса да, җәмгыять әлеге чирдән тулысынча арына алмый. Россиядә ирләрнең 19,6 проценты, хатын-кызларның 15,5 проценты спиртлы эчемлекләрне атна саен кабул итә. Ирләрнең 60,7 проценты, хатын-кызларның 46,9 проценты кайвакытта исергәнче эчә.  Эчкечелеккә каршы көрәш бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Сугыш ветераннары госпитале баш табибының шифаханә буенча урынбасары Фәридә Шәрифуллина белән әлеге чир һәм аның нинди бәхетсезлекләргә китерүе хакында сөйләштек. 

– Фәридә ханым, чамасыз күп күләмдә спиртлы эчемлекләр куллану кешене упкынга китерергә мөмкин бит. 

– Эчкечелек – бик куркыныч чир. Кызганыч, Россиядә аның белән авыручылар шактый. Дөньяда җинаятьләрнең 60-85 проценты исерек килеш кылына. Моннан тыш, эчкечелек аркасында югалтулар чамасыз күп. Эчкән кеше гаиләсен, балаларын, фатирын, мал-мөлкәтен югалта, ахыр чиктә урамда кала. Адәм баласы эчкечегә әверелүен сизми кала: башта «кәефне күтәрү» өчен мәҗлесләрдә генә кабып куя, аннан соң дус-иш белән җыелышулар ешая. Шулай итеп, күбрәк эчкән саен, упкын якыная бара. 

– Бу чирне дәвалап буламы?

– Әгәр кеше хатасын аңлап, үз теләге белән медицина белгечләренә ярдәм сорап килсә, нәтиҗәсе була. 

– Хатын-кызларның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы аеруча куркыныч диләр. Сезнең моңа карата фикерегез нинди?

– Бу чыннан да шулай. Хатын-кыз эчсә, гаиләдә фаҗига. Кызганыч, эчкече хатын-кызлар шәһәрдә дә бар. Шунысын да әйтергә кирәк, гүзәл затлар ир-егетләргә караганда эчкечелеккә тизрәк бирешә. Кагыйдә буларак, алар әлеге чирен яшерергә тырыша, алар арасында дәваланырга теләүчеләр дә чагыштырмача аз. Алар үзләренең эчкече булуларын танымыйлар, танырга теләмиләр дә. Бәйрәмнәрдә даими рәвештә эчкән хатын-кыз бик тиз эчкечегә әйләнә. Алкоголь барыннан да элек кешенең психикасына, үзәк нерв системасына тәэсир итә. Исерек кеше артык күп сөйли, уйламыйча эшли, хәтта тыелган гамәлләр дә кыла. Исермәскә тырышу өчен кайберләре чамасыз күп ашый, нәтиҗәдә симерә. Аңарда шикәр диабеты һәм башка чирләр барлыкка килә.

– Эчкечелек гомерне дә кыскарта бит.

– Таҗикстан, Йәмән кебек илләрдә халык хәерчелектән, эчә торган суга кытлыктан, тиешенчә тукланмаудан, сәламәтлек саклауның түбән дәрәҗәдә булуыннан күп үлә, ә бездә күпләп үлү сәбәпләренең берсе – эчкечелек. Илдәге барлык үлем-китемнең 23 процентына спиртлы эчемлекләр сәбәпче. Эчкечеләрнең якынча 63,9 проценты эшкә сәләтле ирләр. Бу шулай дәвам итсә, 2025 елга Россиядә халык саны саны 12-14 миллионга кадәр кимергә мөмкин.

– Эчәргә яратучы кешеләр төрле авырулар чыганагы да булып тора.

–  Спиртлы эчемлекләр йөрәк-кан тамырлары, бавыр һәм үпкә авыруларын да китереп чыгара. Эчкечелек нәтиҗәсендә туберкулез да артырга мөмкин, чөнки эчкечеләрнең күпчелеге дәваланудан баш тарта бит.  Эчкечелек кешенең, аның якыннарының гына проблемасы түгел, ә бөтен ил күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Күпләр аз гына аракы эчү куркыныч түгел дип саный. Бу бәлки шулайдыр да. Ләкин аракыны сирәк һәм чамасын белеп эчсәң генә зыянсыз икәнен күпләр аңламый. 
Яшьтән спиртлы эчемлекләр белән дус булган кешеләрнең гомер озынлыгы 30-40 процентка кыскара. Эчкече ата-анадан туган балалар хроник авырулар белән интегә. Йөкле вакытта алкоголь кулланган хатын-кызлардан туган балаларның 70 проценты йөрәк авырулы, Даун синдромлы, гарип була.

– Бу чир нәселдән күчәме?

– 50 процент очракта эчкечелек нәселдән-нәселгә күчә. Адәм баласына, теләге булганда, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, тормышны кешечә алып барырга мөмкинлекләр кала бит әле. Балаларны әлеге куркыныч афәттән саклау – ата-аналарның изге бурычы. Чөнки спиртлы эчемлекләргә бәйлелек 12-18 яшьтә барлыкка килә. Якыннары һәм дуслары белән еш бәйрәм иткән яшүсмерләрнең дә эчкечелеккә китү куркынычы арта. 

– Эчкечеләр арасында кайсы категориядәге кешеләр күбрәк?

– Күп очракта белемсез, тәртипсез, көчсез кешеләр эчкече булып китә, чөнки алар тормыш авырлыкларына тиз бирешәләр һәм проблеманы аракы эчеп «хәл итәләр». Бу чир белән хатын-кызлар чагыштырмача сирәк авырый, аларны дәвалау да бик кыен. 

– Хатын-кызлар арасында исерек килеш җинаять кылучылар да күп бит.

– Әйе, ел саен меңләгән хатын-кыз исерткеч эчемлекләр кабул иткәннән соң авыр җинаятьләр кыла. 

– Кыскасы, спиртлы эчемлекләр – кеше тормышын челпәрәмә китерүче фактор.

– Дөрестән дә шулай. Әйтик, таркалган гаиләләрнең яртысының төп сәбәбе – эчкечелек. Дөньядагы һәр 25нче кеше эчкечелек аркасында якты дөньядан китә. Исерек машина йөртүчеләр аркасында Россиядә елына уртача 13 мең юл-транспорт һәлакәте була. Анда күпме кешенең гомере өзелә. Аракыга һәм наркотикларга бәйлелек – җәмгыятебезнең иң зур проблемаларының берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы  мәгълүматларга караганда, елына 8 литрдан артык спиртлы эчемлекләр куллану зур бәлаләргә китерә. Эчкечелеккә каршы җәмгыятьнең барлык оешмалары бергәләп көрәшкәндә генә бу чирне җиңеп була. Гомер бик кыска, аның һәр мизгеленең кадерен белеп яшик. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек алкоголь