Заманча татар мәдәниятен үстерү мәйданчыгы эшли башлый Чаллы театрында
Яшьләр мәйданчыкка «Дарелфөнун», «Гыйләҗев пирамидасы», «Әзер булмаган эксперимент» кебек исемнәр тәкъдим итте
Быелгы сезонны өр-яңа бинада ачкан Чаллы драма театрында заманча татар мәдәниятен үстерү өчен өстәмә мәйданчык ясыйлар.
Театр бинасында шәһәрнең креатив татар яшьләре катнашында узган воркшопта шул хакта хәбәр ителде. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.
Воркшопка урбанистлар, иҗат, тарих, фән, заманча технология белгечләре һәм татар мәдәнияте белән кызыксынган яшьләр җыелды. Башта алар өчен театр бинасына экскурсия уздырылды. Соңыннан яшьләр, дүрт төркемгә бүленеп, булачак мәйданчыкның исемен һәм эш юнәлешләрен билгеләде. Чараны оештыручы, URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй әйтүенчә, воркшоп — әлеге мәдәни мәйданчыкны булдыруга беренче адым. «Бу җыелуыбызның максаты — үзәкнең төп концепциясен, миссиясен, форматын, эш рәвешен ачыклау», — диде ул.
Чарада катнашучылар театр кысаларында эшләячәк үзәк татар яшьләренең мәдәният, сәнгать, фән өлкәсендә аралашу һәм тәҗрибә алмашу урыны булачак дигән фикергә килде. Алар аңа «Дарелфөнун», «Гыйләҗев пирамидасы», «Әзер булмаган эксперимент» кебек кызык исемнәр тәкъдим итте.
Биредә балалар өчен театр курслары ачу, күренекле шәхесләр белән мастер-класслар үткәрү мөмкин булачак. Шулай ук халыкның аерым катламнары өчен төрле чаралар, мәсәлән, «Әниләр һәм бәбиләр коворкингы» булдыру, шәһәр тарихын өйрәнүчеләр һәм иҗатчылар клубы ачу идеяләре яңгырады. Театрның музыка бүлеге мөдире Эмиль Әмиров әлеге мәдәни үзәкнең яшь музыкантларга тавыш яздыру студиясе буларак хезмәт күрсәтү мөмкинлеген һәм аларга чыгыш ясау өчен яхшы мәйдан булачагын билгеләп үтте.
Шәһәр халкының мәдәни үзәккә карата фикер-теләкләрен белү максатыннан, якын арада онлайн-сорашу үткәреләчәк. «Алга таба, махсус белгечләр чакыртып, аларны гомумиләштерергә, мәйданчыкның концепциясен төгәлләргә, стратегик сессия уздырырга ниятлибез», — диде Гүзәл Әхмәтгәрәй.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев