Чаллы укучылары каникулда робот ясаячак
ИТ-паркта мәктәп укучылары өчен гомуми үсеш бирүче курсларга - ILAND җәйге сменасына әзерлек бара. Беренче төркемнең шөгыльләре 6 июньдә башлана. Биредә тәүге тапкыр ИТ-эшмәкәрлек буенча курслар оештырылачак. Анда укучылар ИТ-бизнес алып бару буенча нигезле белем алачак һәм шәхси эшләрен үстерү өюнәлешендә кирәкле мәгълүмат туплаячак.
Болардан тыш программада робот техникасы, анимация һәм компьютер графикасы буенча курслар планлаштырылган. Тәҗрибәле укытучылар балаларга робот техникасындагы алдынгы юнәлешләртурында сөйләячәк. Смена ахырында укучыларны ярышлар көтә: иң чыдам роботны ачыклаячаклар.
Шулай ук укучылар текстлы һәм график мәгълүмат белән эшләү бунча мөһим белемнәр һәм күнекмәләр алачак, үз мультфильмнарын ясаячак. Смена ахырында һәркемгә курслар тәмамлау турында сертификат, сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Җәйге чорда 10ар көнлек өч смена оештыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев