Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Заманында "фәйзрахманчылар" буларак танылган төркем Чаллыда гает үткәрде

Мөселман дөньясы Ураза гаетен 25 июнь бәйрәм иткән булса, халыкта "фәйзрахманчылар" дип танылган төркем гает намазына 27 июнь җыелды. Элек тә халыктан читтә булган, хәзер дә журналистлар белән очрашырга атлыгып тормыйлар. 27 июнь гает намазын "фәйзрахманчылар" иртәнге 8гә җыелып укыды. Ике бүлмәле фатирга 20ләп кеше сыйды. Алар башлыча Чаллыда торучылар....

Мөселман дөньясы Ураза гаетен 25 июнь бәйрәм иткән булса, халыкта "фәйзрахманчылар" дип танылган төркем гает намазына 27 июнь җыелды. Элек тә халыктан читтә булган, хәзер дә журналистлар белән очрашырга атлыгып тормыйлар.

27 июнь гает намазын "фәйзрахманчылар" иртәнге 8гә җыелып укыды. Ике бүлмәле фатирга 20ләп кеше сыйды. Алар башлыча Чаллыда торучылар. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә килде. Гает намазын 8дә укулары да аларга бәйле, таң белән килеп җитү икеле, автобуслар йөрми дип аңлаталар. Каршы килүче булмаган. Алар намазны фотога да, видеога да төшермәгез дип сорый, тагын тикшерүләр, сораштырулар михнәтләрен кичерәсе килми дип аңлата үз теләкләрен. Арыдык, диләр. Гает укылганнан соң итле бәлеш, коймак, өй мичендә пешкән икмәк, чәкчәк, торт белән чәй эчелде. Гомәр Ганиев хатыным тортны кичтән үк үзе әзерләде, диде. Ул җәмәгатьчелек юк, барыбызны да тараттылар, кем кайда яши, шунда көн күрә дип сөйләде. Чаллыдагы ике бүлмәле фатирда ике гаилә яши. Берсе - Гомәр әфәнде гаиләсе, икенчесе - Мөхәммәд әфәнденеке.

- Гомәр абый, ни өчен гаетне соңрак бәйрәм итәсез? Бу нәрсәгә бәйле?

- Аллаһ Тәгалә безгә 2нче сүрәнең 185нче аятендә айны күреп уразага керергә куша. Астрономик ай туа, җәдвәлләрдә языла, әмма айны аның белән башларга ярамый. Дөресрәге ышану дөрес түгел. Тәүлек ярым вакыт узгач кына яңа ай туа. Гарәпләрнең дә, төрекләрнең дә айны күрүе безгә туры килми, үзебезнең күз белән күрергә кирәк. Корбан гаете дә бер көнгә соңрак бәйрәм ителә, моның да сәбәбе - күктә айны күрмәү.

- Хәзер бит әллә нинди техника бар, анда әллә ниләрне күрергә мөмкин, төгәл хисаплар да ясала...

- Анысы шулай, әмма үз күзебез белән күреп шаһит булуыбыз мөһим. Күрми калу сәбәпле бер көнне үткәреп уразага кердек. Мөхәммәд пәйгамбәребез айны күрмәсәгез, Рамазан аен 30га тутырыгыз дигән шуңа ике тәүлеккә аерма чыга. 30 көнне тоттык, уразаны сакладык. Чаллыда, Казанда, Базарлы Матакта, Аксубайда да айны көттек, күзәттек. 25 июнь карадылар, айны күрмәгәч, ураза бер көнгә күчте. Шөкер, ураза җиңел узды, һавасы җиләс булды, эссе түгел иде. 2015 елда авыр дип истә калган, ә быел сизми дә калдык, кабул ителсен.

Казанның Торфлы урамындагы 41нче йортта яшәүче мөселманнар тентүләргә кадәр. Архив фотосы
Казанның Торфлы урамындагы 41нче йортта яшәүче мөселманнар тентүләргә кадәр. Архив фотосы

- Бүген сезнең җәмәгать бармы?

Өченче тапкыр куганда мәчетебезгә кермәдек, бу - Аллаһ Тәгалә әмере

- Каян булсын ди?! Барыбызны да куркытып тараттылар, туздырдылар. Башта 2013 елның апрелендә килеп кудылар. Полиция, ОМОН кешеләре автоматлар белән килделәр. Куып чыгардылар. Тик вакыт узу белән без кире кайттык. 2014 елның 28 августында тагын килделәр, тагын барыбызны да туздырдылар. Әмма Казанның Торфлы 41 адресы белән урнашкан йорт мәчетебезгә кире кайттык. Өченче тапкыр кугач мәчетебезгә кермәдек, бу - Аллаһ Тәгалә әмере. Фәйзрахман рәсуллүллаһка вәхи килде, безгә китәргә кушылгач, ул йортны ташладык. Без таралдык.

Чаллыда фатирыбыз бар иде, мин, Фәйзрахман рәсүллүллаһ, Мөхәммәд кардәшебез белән бергә яши башладык. Калганнары кем кая китте, шунда төпләнде. Әлки, Аксубай, Кукмара, Чалыга китте, кемдер Казанда калды. 2015 елның 12 гыйнварында Фәйзрахман рәсүллүлаһ вафат булды. Мин хатыным, Мөхәммәд тә хатыны белән шунда яшәп калдык. Юлбашчыбыз 2006 еда ук кешеләргә мин вафат булгач, бәхәсләшмәгез, тарткалашмагыз, минем урынга Гомәр калыр, диде. Аллаһ Тәгалә 1995 елда ук миңа аны төшемдә белдергән иде.

Торфлы 41 ихатасындагы мәчет манарасы. Архив фотосы
Торфлы 41 ихатасындагы мәчет манарасы. Архив фотосы

Торфлы 41 адресындагы йортта эшебез юк, ул тартып алынды. Аның манарасын кискәннәр дигән хәбәр бар иде. Сатылган дип тә сөйләделәр, караучы булмаса, йорт җимерелә. Ул Мөдәррис Ибраһимов - Фәйзрахман рәсүлүллаһ кияве исемендә иде, хәзер ул да хуҗа түгел.

- Элек бергә җәмәгатьчелектә булган кешеләр белән элемтә тотасызмы? Кем нәрсә белән яши?

Балаларны барысын да әти-әниләренә кайтардылар

- Шалтыратышабыз, кайчак очрашабыз. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ булучылар бар. Аеруча авылда яшәгән ялгыз хатыннарга хуҗалыкта булышырга кирәк була. Кайчак җыелышып кайтабыз, кемгә койма төзәтәсе, йорт, абзарын тәртипкә китерергә кирәк, түбә ябарга булышабыз. Балаларны барысын да әти-әниләренә кайтардылар, әмма алар бер, ел ярым хөкүмәт карамагында яшәделәр. Хәзер аларның кайсыдыр балалар бакчасына йөри, кемдер мәктәптә укый. Эшкә керүчеләр дә, үз хуҗалыклары белән көн күрүчеләре дә бар. Мин эшләмим, Аллаһ Тәгалә биргәненә шөкер итәм, ул безне яшәтә. Пенсия яшенә җитмәдем, миңа - 51 яшь кенә. Көн дәвамында гыйбадәт кылабыз.

- Җомга, гаеткә кешеләр киләме?

- Чаллыдагылар белән җомганы бергә укыйбыз, 5-6 кеше җыелабыз. Мәчеткә йөрмибез, үзебез бармыйбыз. Башкаларга ияреп тә, башкаларны үзебезгә ияртеп тә намаз укымыйбыз. Кемдер керә, кызыксына, әмма тоткарланмыйлар. Рәсүлүллаһ вафат булгач 3 кеше бөтенләй китте. Гаеткә 20ләп кеше җыелабыз, башлыча - әбиләр.

- Сезгә нинди дә булса басым ясау бармы, күзәтәләрме?

Прокуратура безнең секта түгеллегебез хакында карар чыгарды

- Юк, хәзер андый-мондый нәрсә сизелми. Тыныч. Башта безне куып тараткач, булды андый хәлләр. Аеруча Әлки районында төпләнгән кардәшләрне борчыдылар. Былтыр Чаллы прокуратурасы чакыртты. Анысы да матбугатта чыккан бер язма аркасында булды, безне бер фатирда зур җәмәгатьчелек белән яшиләр дип уйладылар. Әмма ахыр чиктә аңлаштык. Безне "фәйзрахманчылар" дип йөрттеләр, тәртип саклаучылар, халык алдында без ниндидер бер секта итеп күзаллана идек.

Узган ел прокуратура безнең бернинди дә секта түгеллегебез хакында карар чыгарды. Без бернинди дә Фәйзрахманга табынучы булмадык, аның динен тотмадык, без - Аллаһ өммәте кешеләре. Прокуратура хәзер борчымый, әмма артык кешеләрне, журналистларны якын җибәрмибез, хатыннар да теләми, чөнки тагын прокуратурага сорау алуга йөрисе килми.

* * * *

Фәйзрахман Саттаров тирәсендә тупланган мөселманнар Казандагы Торфлы урамының 41, 41а, 41б йортларында бергә яшәп дини тормыш алып бара иде. 2013 елда мәхкәмә "фәйзрахмановчылар" дип аталган төркемне экстремистлыкта гаепләп тыйды, алар яшәгән йортларыннан чыгарылды.

2012 елның җәендә алар яшәгән йорт тентелде, көч структуралары анда махсус операция үткәрде, балалары тартып алынып балалар йортларына урнаштырылды.

https://www.azatliq.org/a/28580342.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X