Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Замелекесьеда яңа мәктәпне 2021 елда төзи башларга планлаштыралар

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: "Финанс ресурсларын бүлеп бирү өлешендә республика һәм федераль ярдәм дә үтәлер дип өметләнәбез", – диде Наил Мәһдиев.

– "Ике ел элек төзелгән мәктәп бүген инде йөкләнеп кенә калмыйча, чамадан тыш тулган да. Ул 1224 укучыга исәпләнгән, бүген анда 1800дән артык бала белем ала. Микрорайон перспективалы, ул төзелә. Россия Федерациясе һәм республика хөкүмәте яңа төзелә торган микрорайоннар инженерлык һәм социаль инфраструктура белән тәэмин ителергә тиеш, ди".

Шәһәр башлыгы шулай ук республикада социаль ипотека алу кагыйдәләре үзгәрүен искә төшерде. Әйтик, социаль ипотека программасы буенча фатирны Татарстанның барлык яшь гаиләләре ала алачак. "Әгәр гаилә социаль ипотекада катнашкан булса да, ул өстәмә рәвештә әлеге программада катнашырга хокуклы. Сүз дә юк, бу яшь гаиләләр өчен торак алу перспективасында мөмкинлекләрне киңәйтә. Безнең төзелеш оешмалары өчен бу яңа уңайлы торак төзү өчен өстәмә мөмкинлекләр", - дип өстәде ул.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев