Занфира һәм Таһир Вәлиевләр: «Нишләп азапланып йөрибез дип, авылга кайтасы булдык»
Авылларга еш чыгып йөрибез. Барган саен, үз эшләрен булдырган, уңган, булдыклы гаиләләр белән танышып кайтабыз. Арча районына баргач та, шундый тырыш гаилә белән күрештек. Айван авылында яшәүче Занфира һәм Таһир Вәлиевләр күпләп терлек асрый.
– Шәһәрдә дә яшәп караган бар инде. Анда да сиңа беркем эшен дә, акчасын да китереп бирми. Кайда да тырышырга кирәк. Мич башында ятып икмәк булмый, – ди Занфира.
Кияүгә чыкканчы, Казанда яшәгән. Тормыш корып, бала ялына чыккач кына ире белән авылга кайтып төпләнгәннәр. Шуның өстенә, әнисе дә авырып киткән. Таһир да авылдан китеп читтә эшләп йөргән.
– Нишләп азапланып йөрибез дип, авылга кайтасы булдык. Эшчән кеше авылда да тормышны алып бара. Авылда яшәгәч, терлек асрамый булмый. Элек тә сыерны күпләп тоттык. Дүрт ел элек исә аларның санын арттырырга булдык. Ит, сөт саткан акчага яшибез, балаларны да аякка бастырасы бар бит. Улыбызны өйләндерәсе, үзебез өчен дә яшисе, төзисе, яңартасы килә, – дип сүзгә кушыла Таһир.
Олы уллары армиядән кайткач та авылда әти-әнисе янында калган, «КамАЗ» машинасында эшли. Бер кызлары күрше авылда кияүдә. Төпчек кызларына әле алты яшь кенә.
– Улыбыз да, кызыбыз белән киявебез дә булыша. Бергәләп эшлибез, – ди Занфира.
Вәлиевләрнең фермасында 21 баш мөгезле эре терлек бар. Ферманы хөкүмәт биргән 200 мең сум акчага төзеп куйганнар. Шул акча стеналарын күтәреп, түбәсен ябып чыгарга җиткән.
50 гектар мәйдандагы пай җирләрендә бодай, арыш, печән үстерәләр. Сөтне көн дә 19 сумнан тапшыралар.
– Берара хәтта 13 сумга да бирергә туры килде. Сөт бәясе күтәрелми, ягулыкныкы артып тора. Сөтне 19 сумнан тапшырабыз, ә ягулыкны 45 сумга алабыз. Ел әйләнәсе сөт бәясе 22 сум булса да ярар иде әле, шулай булганда да ярдәм бераз сизеләчәк, – ди Занфира.
Сүз арасында авылда көтү булмау проблемасы турында да әйтеп узды алар.
– Көтүлекләр дә, көтүчесе дә юк. Халык терлек асрамагач, көтү дә чыкмый. Ун йортка бер сыер да туры килми хәзер. Үзебез генә көтсәк, кырда, өйдә эш бармый. Аерым көтүче тотарга мөмкинлек юк, – ди Вәлиевләр.
Кырда бөтен эшне дә үз техникалары белән башкаралар. Сөт һәм ит саткан акчага техникасын алып торалар. Анда да яңасын алып булмый, әлегә искерәкләренә генә җитә. Күптән түгел генә ике ел асраган бер үгезне 80 мең сумга сатып җибәргәннәр. Аңа кадәр сатканының акчасын кушып, 170 мең сумга салам пресслый торган иске җайланма алганнар. Яңасы 450 мең сум тора, ди. Анысын алырга дүрт үгез акчасы кирәк. Ике үгез акчасы бер елга ягулык алырга гына җитә, ди хуҗалар.
– Һәр сыерга дәүләт 4 мең сумнан артык субсидия бирә. Ветеринария хезмәте өчен һәр терлеккә 500әр сум акча түләдек. Хөкүмәт шуның 300ен кире кайтарды. Шуннан да күңел була инде, бер дә булышмыйлар түгел, – ди Таһир.
Вәлиевләр, җир мәйданын арттырып булса, тагын биш сыер алырга исәпләп торалар. Уңган кеше кулына туфрак учласа алтын итәр ди, теләк булгач, калганын тырышлыклары белән булдырачак алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев