Зарлана торгач, ишеттеләр: юллардагы колеяларны кыралар
«Автомобиль юллары предприятиесе» эш барышын күрсәтеп социаль челтәрләрдә фотолар элде.
Чаллы машина йөртүчеләре соңгы вакытта социаль челтәрләрдә еш канәгатьсезлек белдерде. Сәбәбе дә җитди - колея. Әз генә дөрес хәрәкәтләнмәсәң, машинаны бора да куя. Юл-транспорт һәлакәтләре саны да артты. Раскольников урамында багананы да җимерделәр, Чулман проспектында, Комаров урамында баганаларны да аудардылар. Исемлекне дәвам итәргә мөмкин. Ярый, һәлакәтләр хәвеф-хәтәрсез узды, машина гына зыян күрде, дип сөенә машина йөртүчеләр.
Ниһаять, бүген "Автомобиль юллары предприятиесе" колеяларны бетерү өстендә эшләүләрен белдерде. Социаль челтәрдәге шәхси аккаунтында фотолар элде.
"Юлларда колеяларны бетерү өстендә эшлибез. Реагент кулланып булмый - һава температурасы түбән. Шуңа күрә грейделар кулланабыз. Хәзерге вакытта 170 техника эшли. Төнлә 100гә якын техника чыкты", - дип язганнар.
Моннан соң колеяларны вакытында кырып барырга вәгъдә итәләр.
Фотолар МУП "ПАД" социаль челтәрендәге шәхси аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев