Шəhри Чаллы

Затлы кала төзелә – куанычы кемнәргә?

Шушы көннәрдә хакимияттә шәһәрнең 19нчы комплексын төзү проектына үзгәрешләр кертү турында җитди сөйләшү булды. Әлеге территорияне үзләштерүнең яңа вариантын Түбән Новгород проектчылары тәкъдим итте. Алар фикеренчә, шәһәр үзәге Х. Туфан, Вахитов проспекты, КАМАЗ-Мастер командасы урамы һәм Сөембикә проспекты чикләрен үз эченә алган 30 гектар мәйданда төзелергә тиеш. Чаллы үзәген планлаштыру...

Шушы көннәрдә хакимияттә шәһәрнең 19нчы комплексын төзү проектына үзгәрешләр кертү турында җитди сөйләшү булды. Әлеге территорияне үзләштерүнең яңа вариантын Түбән Новгород проектчылары тәкъдим итте. Алар фикеренчә, шәһәр үзәге Х. Туфан, Вахитов проспекты, КАМАЗ-Мастер командасы урамы һәм Сөембикә проспекты чикләрен үз эченә алган 30 гектар мәйданда төзелергә тиеш.

Чаллы үзәген планлаштыру проекты 2007 елда ук «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән иде. Ләкин әлеге урында шәхси затның (Элчин Мамедов) 3,2 гектар җир участогы булу проектны тормышка ашыруга киртә булды. Бары тик судта аның дәгъвәләре канәгатьләндерелгәннән соң гына, башкарма комитет проектка үзгәрешләр кертте. Архитектура, шәһәр һәм торак төзелешен үстерү идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Никитина сүзләренә караганда, бүгенге план элеккесеннән артык аерылмый. Гомумән, үзәкне үзләштерү концепциясенә үзгәрешләр кертү үтә җаваплылык һәм сакчыл караш таләп итә. Беренчедән, шәһәрнең тарихи үзенчәлеген исәпкә алырга тиешле техник таләпләргә игътибар итми булмый. Икенчедән, әлеге җирлек аша инженер челтәрләре белән чолганган магистраль коллектор уза. Өченчедән, архитекторлар гамәлдәге эспланаданы һәм 17,18 комплексларны 19нчы комплекс белән тоташтыручы күпер кичүләрен дә исәптән чыгара алмый.

Түбән Новгородта уңышлы эшләп килүче "Да" проект бюросы белгечләре үзләренең проектын 11 мең халык яшәвенә һәм торак мәйдан өчен 10 гектар җир бүленүенә исәпләп төзегәннәр. Алар фаразынча, шәһәр үзәгендә эшлекле офислар да, югары сыйфат белән төзелгән торак йортлар да, мәдәни-күңел ачу урыннары һәм зәвык белән түшәлгән җәяүлеләр урамнары да булырга тиеш. Тагын бер мөһим үзенчәлек: биредә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә булмаячак. Аның каравы, 3 мең тамашачыга исәпләнгән зал һәм заманча сәнгать үзәге төзү тәкъдим ителә. Бу нисбәттән, халык белән очрашуларда бары тик Элчин Мамедов кына ризасызлык белдерде. Ул шәһәр үзәгендә сәүдә-күңел ачу үзәге төзү ягында. Ләкин әлеге бина яңа проектка кертелмәгән.

Бер караганда, чат саен сәүдә үзәкләре төзү кемгә кирәк икән? Булганнары да атна дәвамында буш тора бит. Кайберләре инде ябыла да башлады. Ә яшьләрне зәвыклы сәнгать әсәрләре белән якыннан таныштыруны, балаларның рухиягын баетуны максат итеп куйган заманча мәдәни үзәк төзү, минемчә, һәркайсыбызның күңеленә хуш килер! Тик иң мөһим шарт: аның ишекләре барлык социаль катлаулар өчен дә ачык булырга тиеш.

Сүз дә юк, яңа проектның кайбер пунктлары белән риза булмаучылар да бар. Әйтик, 19нчы комплекста урнашкан гаражларга урыннар күзалланмый. Ләкин Ольга Никитина, бу нисбәттән, гараж хуҗалары белән сөйләшүләр алып барылачагына һәм закон нигезендә әлеге җирләрнең сатып алыну яки башка гараж кооперативларында урыннар тәкъдим ителәчәгенә ышандыра. Ә яңа микрорайонда яшәүчеләрнең машиналарын кую өчен ишек алларында 12 мең автомобиль сыешлы җир асты паркинглары төзү планлаштырыла.

Фаразлаганнар тормышка ашса, шәһәребез үзәге искиткеч матур булыр. Тик андагы йортларда яшәү бәхете бары тик "калын кесәле" чаллылыларга гына елмаячагын фаразлап торасы да юк. Кв. метры 46 мең сумнан да ким булмаган элиталы фатирны сатып алу гади КАМАЗ эшчесенең дә, бюджет оешмасында намус белән хезмәт куючының да хәленнән килми. Шуңа күрә шәһәр эчендә затлы шәһәрчек төзелү халыкның байга һәм ярлыга бүленүенә тагын бер этәргеч булмасмы?!

Рәзинә Насыйбуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: